Камыр ризыкларын барысы да ярата

26 майда илнең барлык эшмәкәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен –Рәсәй эшмәкәрләре көнен билгеләп үттеләр. Кече, урта һәм зур бизнес ил икътисадын үстерүдә мөһим роль уйный. Демидовларның коралчылар династиясен, туку фабрикалары хуҗалары – Морозовларны, сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр Елисеевлар һәм Строгановларны искә алырга мөмкин. Барда округы тарихында шулай ук әлеге территорияне үстерүгә үз өлешләрен керткән фамилияләр бар. Бүген муниципалитет халкы файдасына 692 кече һәм урта бизнес субъекты хезмәт куя. Алар барлык өлкәләрне дә диярлек колачлаган, әмма, аеруча авыл хуҗалыгы, сәүдә, хезмәт күрсәтү, җитештерү

Подробнее

Хезмәтенә бирелгән кеше

1975 год, момент операции. Слева направо: Антонина Курочкина,Полина Овчинникова, Фануза Хасанова, Дарья Наумова,Альфия Аптукова (Алексеева). 1922 елны« 25 июнендә Марий Эл Республикасыныӊ Совет районы Яӊа Ургаш авылында бу дөньяга гаҗәеп кеше – Демакова Антонина аваз сала. Тик аныӊ туганнары бу баланы нинди язмыш көткәнен күз алдына да китерә алмый әле. Ә алда аны фельдшер-акушерлык мәктәбендә уку, үз теләге белән күргән сугыш, Молотов медицина институтында белем алу, юллама буенча Барда районына килү, танылу hәм күп санлы дәүләт бүләкләре көтә. Әлбәттә, сүз

Подробнее

Мәктәп белән саубуллашу көне…

Быел Барда муниципаль округы буенча барлыгы 412 бала мәктәпне тәмамлый, шуларныӊ 305е – тугызынчы класс, 107се унберенче класс укучылары, аларныӊ барысына да дәүләт имтиханнарын үтәргә рөхсәт ителгән. 18 май көнне барлык урта, төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә, аларныӊ структур бүлекчәләрендә, шулай ук коррекция мәктәбендә соӊгы кыӊгырау яӊгырады. Печмень мәктәбендә узган hәм әлеге мөhим бәйрәмгә багышланган тантаналы линейкада бик күп кунаклар булды, алар арасында округ башлыгы Х.Г. Алапанов та бар иде. Ул чыгарылыш класс укучыларын, укытучыларны, ветераннарны hәм ата-аналарны җылы сәламләде.

Подробнее

Спортивные мероприятия 1 и 9 Мая

2нче санлы Барда урта мәктәбе командасы Эстафета Яз hәм Хезмәт бәйрәме уӊаеннан 1 майда Барданыӊ мәктәпара стадионында ветераннар арасында җиӊел атлетика буенча эстафета уздырылды. Чара халыкны, өлкән яшьтәге кешеләрне даими рәвештә физик культура hәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү hәм “Спорт – тормыш нормасы” региональ проектын тормышка ашыру максатыннан үткәрелде. Хатын-кызлар 100 метр, ә ир-атлар 200 метр дистанцияне йөгерделәр. Ярышларда округыбызныӊ 14 ветеран командасы катнашты, алар –Төнгүк, Сараш, Яӊавыл, Байавыл, Үдик, Бөреҗле, Печмень hәм Шермейка территориаль бүлекләре, спорт мәктәбе, ветераннар

Подробнее

Премьера уӊышы

27нче АПРЕЛЬ кичендә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә Хәбир Ибраhимнеӊ “Ялгыз каен күзе” дип исемләнгән ике пәрдәлек мелодрама премьерасы булды. Тамаша карарга халык күп килде, зал шыгрым тулы иде. Спектакль башлану мизгеленнән үк тамашачыны вакыйгалар өере чолгап алды. Мәхәббәт, дуслык, тугрылык hәм шул ук вакытта янәшәдә генә атлаучы көнчеллек hәм үч алу, байлыкка табыну кебек хисләр аша сугарылган драма hинд киносы сюжетын хәтерләтте. Рольләрне бик оста итеп Саҗидә Козиева, Эльмарт Мәүлитов, Гөлнур Иткинова, Альгиз Кучукбаев, Ильнара Мурзыева, Гөлнур Ибраhимова hәм

Подробнее

Ана язмышы яки Гөлҗамал

Мунафир Акбашев — БУ ТУРЫДА фикер күӊелемә 50 еллар элек үк килгән иде. Бер фото тарихын сөйләргә телим сезгә, — дип сүзен башлады Бардадан Мөнәфир Мөнир улы Акбашев. — Унсигез яшем тулгач, 1971 елныӊ 7 ноябрендә армия сафларына алындым. Литвага Каунас шәhәренә эләктем. 11 ноябрьдә безне фотога төшерделәр, частьтән: “Әниләрегезгә салыгыз”, — диделәр. Салдым. Әти ягыннан картәнием ул чакта 85 яшендә иде, хәле авыр булып үлем түшәгендә яткан. Ул кече улы Гаптелгани гаиләсе белән яшәде (уртадагы фоторәсемдә). Минем солдат фотомны

Подробнее

Җәйге сезон ачылды

ӘШӘТЛЕ ял паркы базасында җәйге сезонны ачу 30 апрельгә билгеләнде. Бу көнне юлсыз урыннарда йөрүче техникада, квадроциклларда hәвәскәрләр ярышы үткәрелде. Чарада Пермь краеннан hәм Екатеринбург шәhәреннән егермеләп узышчы катнашты. Парк биләмәсенә узу белән гүзәл табигать кочагында булуыӊны тоясыӊ. Монда искиткеч саф hава, хәтта сулап туеп булмый төсле. Зифа ак каеннар янәшәсендә генә буа да бар. Күп тә атламыйсыӊ, сине катнаш урман каршы ала. Буамныӊ икенче ярында мәhабәт тау, ул безнеӊ hәр хәрәкәтне күзәтеп торадыр төсле… Әшәтле ял паркы, ярышлар турында

Подробнее

Туган илгә хезмәт – горурлык

Ибраhим Тимганов фотосында фронтовик В.М. Акбашевны тәбрикләү мизгеле. БӨЕК Ватан сугышы ветераннары олы хөрмәтебезгә лаек. Җиӊү бәйрәме алдыннан, ягъни 6 май көнне округ җитәкчелеге hәм җәмәгатьчелек инде традицион рәвештә hәр ветеранны өенә барып котлады. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, Дума рәисе И.Р. Вахитов, округ ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев, икенче Барда урта мәктәбеннән Бөтенрәсәй волонтер хәрәкәте вәкилләре, территориаль бүлекләр начальниклары

Подробнее

Балалар иминлеге өчен

ГАЗЕТА битләрендә еш кына территориябездә алып барылучы төзелеш яки ремонт эшләре турында материаллар күрергә мөмкин. Күп кенә социаль объектлар, территориаль бүлекләр биналары төзекләндерелде инде. “Колос” МАДОУсы корпусларында да ремонт бара. Апрель ахырында комиссия составында мин дә биредә булдым hәм эшләрнеӊ барышы белән таныштым. Үзгәрешләр йокы hәм административ корпуска кагылачак. Беренчесендә эшләр тышкы якта гына алып барылса, административ корпус тышкы hәм эчке яктан да үзгәрәчәк. Йокы корпусы тулысынча плиткә белән тышлана, бина “башак” рәвешендә үз символын алган инде, шулай ук биредә

Подробнее

Онытырга хакыбыз юк

КОЯШЛЫ 9 май иртәсендә Барда үзәге буйлап колонналар узды, кешеләр кулларында дәhшәтле сугыш еллары авырлыкларын кичергән әтиәниләре, картәти-картәниләренеӊ портретларын алып барды. Аларныӊ күбесе Ватан иминлеге өчен гомерләрен биреп, якыннарыныӊ хәтерендә мәӊге яшь булып калганнар, икенчеләре җиӊү белән туган районга әйләнеп кайтканнар. Колонна үзәк мәйдан янында тукталды, анда Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 77 еллыгына багышланган чара үткәрелде. 9 Май барыбыз өчен дә яраткан, кадерле, фаҗигале hәм кайгылы, әмма шул ук вакытта якты, шатлыклы hәм рәхмәт сүзләре белән тулы көн. Бәйрәм мәйданга

Подробнее