Янгын кроссфиты – көч hәм чыдамлык үрнәге

hәр теләгән кеше янгын сүндерүче була алмый. Бу эш өчен физик яктан көчле булырга гына түгел, чын-чынлап ныклы характерга да ия булырга кирәк. 15 апрельдә Барданыӊ базар мәйданында бу игелекле hөнәр ияләре ихтыяр, рух көче белән көч сынаштылар, янгын сүндерүчеләрнеӊ нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Бу көнне 22нче янгын сүндерү hәм коткару отрядыныӊ 11 командасы, шулай ук ФПСныӊ 6 отряды (килешү буенча эшләүче) катнашында янгын кроссфиты буенча гарнизон ярышлары уздырылды. “Янгын кроссфиты” – җиӊел атлетика буенча тизлеккә башкарыла торган катлаулы күнегүләр