Ул безнеӊ районны яктыртты

Кеше гомере тиз уза hәм кыска. Бу җирдә безнеӊ hәрберебезнеӊ үз миссиясе бар. Берәүләр кешелек дөньясына нәсел куя, башкалары ачышлар ясый hәм яӊа әйберләр уйлап таба, кайберәүләр иҗат җимешләре калдыра. Язмышларны янып торган шәмнәр, аларныӊ ялкыны, төрле якка очкан очкыннары белән чагыштырып була. Курочкина Антонина Павловна безнеӊ районны үзенеӊ язмыш “яктылыгы” белән яктыртты, күпләргә өмет бүләк итте, үзен сәламәтлек саклау системасына багышлады, авылдашларыныӊ иминлеге өчен күп нәрсәсен корбан итте. Ул 1984 елда вафат булды, әмма бу искиткеч табиб, гүзәл кеше

Подробнее

hәрвакыт ярдәмгә килә иде

Искиткеч врач, гаҗәеп кеше, Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Ленин ордены кавалеры, РСФСРныӊ атказанган табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Павловна Курочкина турында материаллар бастыруны дәвам итеп, сезнеӊ игътибарыгызга Фирдәвес Булат кызы Иманаева hәм Рәифә Миргалим кызы Юсупова истәлекләренә нигезләнгән язма тәкъдим итәбез. Фирдәвес Булат кызы Башкортостан Республикасыныӊ Хәйбулла районы Акъяр авылында туа. Башкорт медицина институтын тәмамлаганнан соӊ Осада ординатурада белем алып, 1977 елда юллама буенча Бардага җибәрелә. Ул вакытта район үзәк больницасында ике балалар врачы: Рәмзия Разаковна hәм Тәлгать

Подробнее

Барысы өчен дә җавап бирде, һәркем өчен борчылды

Лукерья Екимовна Мельчакова

Лукерья Екимовна Мельчакова Социалистик Хезмәт Герое, Барда район больницасының баш врачы Антонина Павловна Курочкинаның тууына 100 ел тулуга багышланган мәкаләләр циклын дәвам итеп, бу санда Л.Е. Мельчакова истәлекләре буенча материал бастырабыз. Лукерья Екимовна тумышы белән Олы Сосновка районының Юрково авылыннан, аңа өч яшь булганда гаилә Лысьва шәһәре янында урнашкан Любимовский урман участогына күчеп китәргә мәҗбүр була. Бер елдан сугыш башлана, тиздән озак авырудан соң аның әтисе вафат була, җиде бала әниләре Рахманова Надежда Петровна тәрбиясендә кала. “Безнең салкын, ач балачак

Подробнее

Хәлеӊ ничек, улым?

Антонина Павловна Курочкина

Антонина Павловна 30 ел район халкы сәламәтлеген саклау өчен җавап бирде. Мондый югары вазыйфа башкаручы затларга больницаныӊ матди-техник базасын үстерү hәм тулыландыру да йөкләнә. А.П.Курочкинаныӊ хуҗалык белән идарә итүдә нинди җитәкче булуы турында Т.Н.Сәбәләев сөйләде. Тәлгать Нәкый улы беренче тапкыр эшкә урнашу максаты белән район больницасына 1975 елда килә. Ул чакта Антонина Павловна аны йөк машинасы водителе вазыйфасына кабул итә. Өч ел эшләгәч, ул хезмәт урынын алыштыра, автотранспорт предприятиесенә күчә. А.П. Курочкинаныӊ вафатыннан соӊ, 1987 елда язмышы аны икенче тапкыр

Подробнее

Алар — җиӊүчеләр буыны

Антонина Павловнаныӊ вафатыннан соӊ район үзәк больницасын төрле кешеләр җитәкли, ә 2013 елныӊ августыннан бу вазыйфаны И.Ә. Сәгыйдуллин башкара. А.П. Курочкинаныӊ 100 еллыгында без, асылда, аныӊ эшен дәвам итүче кеше белән аралашмый кала алмадык. — Антонина Павловна белән беренче очрашуым кечкенә чагымда булды, әле мәктәпкә дә йөрми идем. Больницага кабул итүгә алып килделәр, ә врач миӊа бик өлкән яшьтә кебек тоелды, мәрхәмәтле, тыныч иде. Исәпләп карасаӊ, ул чакта А.П.Курочкинаныӊ минем хәзерге яшемдә булуын аӊларга мөмкин. Ә 53 яшьтә мин үземне

Подробнее

Минем дөньям больница иде

Күбебез врач Антонина Павловна белән таныш, тик аның больницадан читтә нинди тормыш иптәше, әни, хуҗабикә булуын иң якын кешеләре генә белә. Бу үзенчәлекле шәхесне икенче яктан күрү һәм аның турында тулы “картина” җыю өчен без аның кызы Ольга Алексеевна Курочкинага мөрәҗәгать иттек. — Безнең әни башка әниләрдән бернәрсә белән дә аерылмады. Ул бик тәмле аш-су әзерләде, шимбә көнне, кагыйдә буларак, пироглар пешерде. Аның борынгы рецепт буенча ботканы сыер ашказанында пешергәнен хәтерлим. Ә әле генә пешеп чыккан ризыкның исе, әйтерсең лә,

Подробнее

Кулларыныӊ җылысын тоям

А.П. Курочкина истәлегенә 1957 ел. Май ае ахыры, миӊа ул чагында 14 яшь иде. Бакчабызда эшләнеп йөрибез. Тишелеп чыккан көнбагышларны алмасыннар дип, каргаларны куам. Зур апам җир казый, кинәт минем эчемне нәрсәдер бөреп алды, көч-хәл белән өйгә кереп егылдым. Әти белән әни сөйләшеп алдылар да, әти тиз генә авылга чыгып китте. Тиздән әти ат җигеп кайтып керде, тизрәк больницага алып барырга кирәклеген аӊлатты hәм без юлга кузгалдык. Озак кына баргач, мин каты итеп елый башладым. Әти: “Сүҗдене чыктык, күп калмады,

Подробнее

Хезмәтенә бирелгән кеше

1975 год, момент операции. Слева направо: Антонина Курочкина,Полина Овчинникова, Фануза Хасанова, Дарья Наумова,Альфия Аптукова (Алексеева). 1922 елны« 25 июнендә Марий Эл Республикасыныӊ Совет районы Яӊа Ургаш авылында бу дөньяга гаҗәеп кеше – Демакова Антонина аваз сала. Тик аныӊ туганнары бу баланы нинди язмыш көткәнен күз алдына да китерә алмый әле. Ә алда аны фельдшер-акушерлык мәктәбендә уку, үз теләге белән күргән сугыш, Молотов медицина институтында белем алу, юллама буенча Барда районына килү, танылу hәм күп санлы дәүләт бүләкләре көтә. Әлбәттә, сүз

Подробнее

Искиткеч табиб

Курочкина Антонина Павловна башкалардан аерылып тора торган шәхес. Аныӊ язмышы якты, әмма авыр була. Ул Бөек Ватан сугышын да үтә, әмма бу елларны искә алырга яратмый. Ул чактагы дәhшәтле еллар хатирәләре белән уртаклашкан бердәнбер кешесе Фәгыйлә Юлышева булгандыр, мөгаен. Бу истәлекләр 2015 елныӊ 8 маенда чыккан “Яктылык өләшеп…” мәкаләсе нигезенә салынган. Материалда Антонина Павловнаныӊ үз теләге белән фронтка китүе, сугышларда катнашып, тормыш hәм үлемнеӊ hәрчак янәшә йөрүләренә инануы турында сөйләнелә. Шулай ук мәкаләдә аныӊ партиягә керүе дә чагылдырыла, комсомол тормышында

Подробнее