Туган илгә хезмәт – горурлык

Ибраhим Тимганов фотосында фронтовик В.М. Акбашевны тәбрикләү мизгеле.

БӨЕК Ватан сугышы ветераннары олы хөрмәтебезгә лаек. Җиӊү бәйрәме алдыннан, ягъни 6 май көнне округ җитәкчелеге hәм җәмәгатьчелек инде традицион рәвештә hәр ветеранны өенә барып котлады. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, Дума рәисе И.Р. Вахитов, округ ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев, икенче Барда урта мәктәбеннән Бөтенрәсәй волонтер хәрәкәте вәкилләре, территориаль бүлекләр начальниклары сугыш афәте кичкән ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Алар шулай ук Пермь крае губернаторы Д.Н. Махонин, “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсы генераль директоры О.В. Третьяков, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко, ”Бердәм Россия” партиясе, район кулланучылар җәмгыяте исеменнән дә котлаулар җиткереп бүләкләр тапшырдылар.

Быелгы Җиӊү язын нибары 6 Бөек Ватан сугышы ветераны каршы алды. Ветераннарыбыз катлаулы, авыр сугыш юлы уза. Гаптрәхим Шәрип улы Тимганов 1925 елда Сарашта туа. Хәрби хезмәткә 1943 елныӊ февралендә чакырыла, Чиләбе өлкәсенеӊ Златоуст шәhәрендә була. Литвага җибәрелә, Каунас шәhәре янында сугышта катнаша, аэропортта моторист хезмәтен үти. 1945 елда Познань шәhәрендә сугышта була, 1946-1948 елларда Германиядә хезмәт итә. Биредә аэродромда Як-15 hәм Ла-9 самолетларын ягулык белән тәэмин итә. 1950 елда гына туган якларга кайту бәхетен татый. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиӊгән өчен” медале h.б. белән бүләкләнгән.

Әрәмәавылда гомер итүче икенче фронтовик Вахит Мөхлис улы Акбашев 95 яшьтә инде. Ул сугыш утына 1944неӊ октябрендә керә, 37 дивизиянеӊ 41 полкында (пехота) хезмәт итә. Башта Көнбатыш фронтта, аннан IV Украина фронтында сугыша. Одер елгасы аша чыга, соӊрак Чехословакиягә, Польшага озатыла.

Җиӊү хәбәрен 9 Майда Прага аэродромында ишетә. Әрәмәавылга 1945 елныӊ ноябрендә кайта.

Габделбәр Гайса улы Сәвәләев I Әрҗән авылында яши. Совет Армиясе сафларына 1951 елда чакырыла, Көнбатыш Белоруссияне бандерачылардан азат итә. Аныӊ күкрәген “1941-1945 еллар фронтовигы” билгесе, “Георгий Жуков”, “Белорусь Республикасын немец-фашист юлбасарларыннан азат итүгә 70 ел” медальләре бизи.

Рәүхәтулла Минниәхмәт улы Ишморатов Совет Армиясе сафларына 1954 елда чакырыла, хәрби хәзерлекне Румыниядә уза, аннан Венгриягә җибәрелә. Будапештны баш күтәрүче фетнәчеләрдән саклый.

Кашфулла Шәймәгъсум улы Сардыков армиягә 1954 елда чакырылып, хәрби хезмәтне Венгриядә уза. 1957 елда демобилизацияләнә, 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Нәҗип Гәрәй улы Туймачев 1934 елда дөньяга килә. Шулай ук Венгриядә баш күтәрүче фетнәчеләр белән бәрелештә катнаша.

Ветераннарыбызныӊ hәркайсы кадерле hәм игътибарга лаек.

Хөрмәтле өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш телик.

Без сезнеӊ белән горурланабыз!

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *