Газ hәм юллар турында

25 апрельдә округ җитәкчелегенеӊ халык белән соӊгы очрашулары уздырылды. Бу көнне чара җиде торак пунктта үтте, шул рәвешле берьюлы өч территориаль бүлек: Барда, Төнгүк hәм Әрҗәнгә кагылды. Әлеге очрашуларда округ башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В.Балтаева, округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р.Исмакаев, территориаль бүлекләр, үзәк район больницасы, Пермь крае буенча ПФРныӊ Барда муниципаль округында клиентлар хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенеӊ Барда округы буенча территориаль бүлеге, Барда округы буенча 5нче санлы МТУсы, Рәсәй гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре начальниклары hәм