Мәктәп булачак

Билгеле булганча, бу көннәрдә Төнгүктә зур төзелеш бара – мәктәп бинасы күтәрелә. Җирле халык, кечкенәсеннән алып зурысына кадәр, яӊа мәктәп ишекләренеӊ ачылу hәм балаларныӊ шау-гөр килеп, яӊа классларга ашкыну мизгелен түземсезлек белән көтә. Округ башлыгы Х.Г. Алапанов күрсәтмәсе буенча округ администрациясе белгечләре территориядә төзелүче hәм ремонтланучы барлык объектларны атна саен тикшереп тора. 27 апрельдә капиталь төзелеш идарәсе начальнигы А.Х. Сарбаева hәм “Барда округы торак-коммуналь хуҗалык hәм төзекләндерү” МКУсы җитәкчесе Э.М. Нурсубин чираттагы тапкыр мәктәп төзелешендә булдылар. Безне төзелеш участогы начальнигы

Подробнее

Чисталык тәэмин итик

Санкцияләнмәгән чүплекләрнеӊ, ватылган урам эскәмияләренеӊ яки әйләндерелгән чүп савытыныӊ ямьсезлеген күреп, ирексездән: “Боларны кем hәм ни өчен эшли?” – дигән сорау туа. Ике ел элек Бардадан ерак түгел урнашкан каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру мәйданчыгы ябылганы барысына да мәгълүм, аны халык арасында “чүплек” дип йөртәләр. Әмма бу факт округта яшәүче кайбер кешеләрне туктатмый. Объектныӊ видеокүзәтү астында булуы да аларга киртә түгел. Туп-туры камера “күзе” астында “тәртип сакчылары” үз чүпләрен калдыра. Әлеге затларныӊ гамәлләре аркасында элеккеге чүплек тирәсендәге территория акрынлап бер

Подробнее

Яӊа җиӊүләребез

Агымдагы елныӊ апрель аенда “Дуслык” халык үрнәк биюе ансамбле ике конкурста катнашты. 17 апрельдә “Мин танылган!” Бөтенрәсәй ачык талантлар конкурсында “Малайлар гына димәгез!” татар биюе белән кече составка уӊыш елмайды. Жюриныӊ hәр әгъзасы иӊ югары “9” бәясен бирде. Иӊ күп 45 балл җыеп, нәниләребез I дәрәҗә лауреат булдылар. Ансамбльнеӊ уртанчы составы, 43 балл җыеп, II дәрәҗә лауреат булуга иреште. 24 апрельдә алар “Star FRIENDS” Халыкара иҗат конкурс-фестивалендә тамашачыларны hәм жюрины яулауларын дәвам иттеләр hәм янә бүләккә лаек булдылар. Конкурс нәтиҗәләре

Подробнее

Хәлне контрольдә тотарга

Озын салкын кыштан соӊ hәрберебез язны, аяз, кояшлы көннәрне түземсезлек белән көтә дип уйлыйм. Әмма көннәр җылыну белән без –машина йөртүчеләр hәм җәяүлеләр кар катламыннан чистарган юллар торышына гаҗәпләнәбез. Кыш буена асфальт өслеге бозыла, кар-боз астында яшеренгән зур hәм кечкенә чокырлар, ярыклар барлыкка килә. Танышларымныӊ күбесе юлларныӊ торышына зарлана, шуӊа күрә “Пермь крае Барда муниципаль округы торак-коммуналь хуҗалык hәм төзекләндерү” МКУсы җитәкчесе Э.М.Нурсубинга “тормыш артерияләребез” торышы hәм юлларны карап тоту мәсьәләләренеӊ ничек хәл ителүен белү өчен мөрәҗәгать итәргә булдым. —

Подробнее

Әле тагын да күбрәк эшлисе бар

12 апрельдә С.Н.Назин рәислегендә “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге“ җәмәгать оешмасы президиумыныӊ чираттагы утырышы уздырылды. Анда Бөтендөнья татар конгрессыныӊ (ВКТ) VIII съездына әзерлек, татар халкыныӊ бөек шагыйре Г.Тукайныӊ тууына багышланган чаралар оештыру hәм үткәрү, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ 30 еллыгына багышланган “Ягъфәр укулары“ китабын әзерләү, “Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызлар җәмәгать оешмасы делегациясенеӊ Барда округына килүе hәм башка мәсьәләләр каралды. Сәлим Нәҗип улы сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ VIII съезды 3 августка планлаштырылган, ул Казан шәhәрендә узачак. Пермь краеннан делегация

Подробнее

Чүпне кая илтергә?

Билгеле булганча, 15 апрельдә территориябездә округ башлыгы Х.Г. Алапанов, округ Думасы депутатлары, край hәм федераль башкарма хакимият органнарыныӊ учреждениеләре, предприятиеләре hәм структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында халык белән мәгълүмати очрашулар башланды. Әлеге очрашулар барышында катнашучылар өмәләр вакытында җыелган чүпне кая илтергә hәм зур габаритлы, төзелеш калдыкларын ничек утильләштерергә дигән сорау бирәләр. Халыкка Барда авылы, Химиков урамы, 5 “в” адресы буенча сәнәгать hәм төзелеш калдыкларын сортировкалау элементлары белән вакытлыча урнаштыру өчен мәйданчык ачылуы турында хәбәр итәбез. Биредә зур габаритлы, төзелеш hәм көнкүреш

Подробнее

Янгын кроссфиты – көч hәм чыдамлык үрнәге

hәр теләгән кеше янгын сүндерүче була алмый. Бу эш өчен физик яктан көчле булырга гына түгел, чын-чынлап ныклы характерга да ия булырга кирәк. 15 апрельдә Барданыӊ базар мәйданында бу игелекле hөнәр ияләре ихтыяр, рух көче белән көч сынаштылар, янгын сүндерүчеләрнеӊ нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Бу көнне 22нче янгын сүндерү hәм коткару отрядыныӊ 11 командасы, шулай ук ФПСныӊ 6 отряды (килешү буенча эшләүче) катнашында янгын кроссфиты буенча гарнизон ярышлары уздырылды. “Янгын кроссфиты” – җиӊел атлетика буенча тизлеккә башкарыла торган катлаулы күнегүләр

Подробнее

Өч көнлек өйрәнүләр

12-14 апрельдә Барда округында Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелегендә команда-штаб өйрәнүләре уздырылды. Беренче көнне Барданыӊ базар мәйданында округ территориясендә гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә җәлеп ителүче көчләр hәм чаралар, ягъни янгын сагы, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләре, газ хуҗалыгы, шулай ук юл тармагы предприятиеләре h.б. төзелеше каралды. Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы hәм мобилизация эшләре бүлеге начальнигы И.М. Кучуков сүзләренчә, көчләрне hәм чараларны төзүнеӊ төп максаты – аларныӊ гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзерлеген тикшерү. “Өч көнлек өйрәнүләр барышында табигый

Подробнее

Авылларыбыз яшәсен өчен

Җомга көнне, 15 апрельдә, округ җитәкчелегенеӊ халык белән отчет-мәгълүмати очрашулары башланды. Округ администрациясе, халыкны социаль яклау hәм эш белән тәэмин итү үзәкләре, пенсия фонды, үзәк район больницасы, янгын сагы hәм башка оешмалар җитәкчеләре, белгечләре, депутатлар hәм округ башлыгы Х.Г. Алапанов җитәкләгән делегация Яӊавыл hәм Сараш территориаль бүлекләрендә, ягъни, Башап Баш, Яӊавыл, Никольск, Башап Түз, Султанай, Танып hәм Сараш авыллары халкы белән очрашты. Иртәгесен шундый ук очрашулар Бөреҗле hәм Печмень территориаль бүлекләренә кергән авылларда оештырылды. Очрашуларга килүчеләр башта округ үсеше нәтиҗәләре,

Подробнее

Онытылмаслык шәхес

Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Ленин ордены кавалеры, РСФСРныӊ атказанган врачы, Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Павловна Курочкинаныӊ тууына быел 100 ел тула. Гомерен hәм көчен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган бу изге шәхес исеме район hәм округ тарихына мәӊгегә язылган. Әйе, бу чыннан да шулай, төбәгебездә А.П. Курочкина исемен белмәүчеләр юктыр ул. Аныӊ фидакарь хезмәт үрнәге олыларга да, яшьләргә дә билгеле. Үзәк район больницасы аныӊ исемен йөртә, бюсты булдырылды, аныӊ эше дәвам итә. А.П. Курочкина 1922 елныӊ 25 июнендә Мари

Подробнее