Ел укытучысы бәйгесе — зур тәҗрибә

Бер акыл иясе болай дигән: “Берничә айдан уӊыш алыйм дисәӊ – иген чәч; 10 елдан җимеш ашыйм дисәӊ – агач утырт; гомерем буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәӊ – балалар укыт”. Бу сүзләр педагогик эшчәнлекнеӊ нигезедер, ахрысы. Укытучы hөнәренә берьяклап кына бәя биреп булмый. Гади генә күренсә дә, аӊлатып бетерә алмаслык катлаулы бу hөнәр ияләре баланы hәрьяклап аӊларга, аныӊ мөмкинлекләрен, сәләтен ачарга, аларга дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күӊел, олы йөрәк hәм