Мәктәп белән саубуллашу көне…

Быел Барда муниципаль округы буенча барлыгы 412 бала мәктәпне тәмамлый, шуларныӊ 305е – тугызынчы класс, 107се унберенче класс укучылары, аларныӊ барысына да дәүләт имтиханнарын үтәргә рөхсәт ителгән. 18 май көнне барлык урта, төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә, аларныӊ структур бүлекчәләрендә, шулай ук коррекция мәктәбендә соӊгы кыӊгырау яӊгырады. Печмень мәктәбендә узган hәм әлеге мөhим бәйрәмгә багышланган тантаналы линейкада бик күп кунаклар булды, алар арасында округ башлыгы Х.Г. Алапанов та бар иде. Ул чыгарылыш класс укучыларын, укытучыларны, ветераннарны hәм ата-аналарны җылы сәламләде.

— Бу территориядә уӊайлы яшәү өчен безнеӊ яктан күп нәрсә эшләнә. Күптән түгел мәктәп ремонтланды, гомумән, балаларны уӊышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырыла. Барлык укучылар да имтиханнарны тапшырачагына бер дә шикләнмим. Мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына укырга керүләрен, дипломлы белгечләр булып туган округларына әйләнеп кайтуларын, аныӊ файдасына эшләүләрен телим. Сез бусагасында басып торган олы тормыш бер үк вакытта авыр да, кызыклы да. Бу дөньяда үзегезне табуыгызны, бәхетле кешеләр булуыгызны телим”, — диде Хәлил Газбулла улы hәм тугызынчы класс укучыларына тулы составта унынчы класска килүләренә ышаныч белдерде. Бу уку елында Печмень мәктәбен унбер 9 hәм өч 11 класс укучысы тәмамлый.

Бу көнне округныӊ иӊ күп санлы мәктәбен тәмамлаучылар өчен дә соӊгы кыӊгырау яӊгырады. 2нче санлы Барда урта мәктәбе укучыларын котларга округ башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева, РФ hәм Башкортостан Республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” үрнәк халык биюе ансамбле җитәкчесе Г.Ф. Нуриханова чакырылган иде. Алар мәктәпне тәмамлаучыларга имтиханнарны уӊышлы тапшырып, кызыклы hөнәр сайлауларын, укытучыларга hәм әти-әниләргә уӊышлар, сәламәтлек hәм иминлек теләделәр.

— Кадерле чыгарылыш класс укучылары, бу ел сезнеӊ өчен бик катлаулы булды. Сезнеӊ алда чыгарылыш имтиханнарына әзерләнү, hөнәр hәм уку йортларын сайлау бурычы торды. Безнеӊ мәктәпне тәмамлаучы барлык 40 унберенче hәм 109 тугызынчы класс укучысына йомгаклау имтиханнарын тапшырырга рөхсәт ителде. Сезгә тормыш юлын дөрес сайлавыгызны, hәрвакыт алга баруыгызны телим. Әти-әниләрегез hәм укытучыларыгыз сезнеӊ белән горурлансын, безне уӊышларыгыз hәм казанышларыгыз белән сөендерегез. Хәерле юл сезгә, егетләр hәм кызлар, — диде мәктәп директоры Т.И. Абузов.

Уку эшчәнлеге буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән укучы hәр мәктәпнеӊ горурлыгы булып тора. Нәкъ менә аларны – акыллы, спорт сөючән, иҗади, интеллектуаль балаларны грамоталар, ЛПУМГ оешмасы, округ башлыгы Х.Г. Алапанов, мәгариф идарәсе исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, мәктәп исеменнән “Алтын Йолдыз – 2022”, “Олимпия йолдызы – 2022”, “Иҗади йолдыз – 2022” hәм “Җәмәгать эшчәнлеге” билгеләре тапшырылды. Мәктәпне тәмамлаучыларныӊ беренче укытучылары, класс җитәкчеләре, беренче класс укучылары да котлауларга кушылдылар hәм тантана сәбәпчеләренә уӊышлар теләделәр.

Венера Шәрәфетдинова.


М.Г.Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбен быел алты 11 hәм ун 9 класс укучысы тәмамлый. Биредә барлыгы 170 укучы белем ала.

Соӊгы кыӊгырау бәйрәменә багышланган линейкада өмет тулы, яшь кыз hәм егетләрне бер-бер артлы мәктәп директоры Р.Г.Әмиров, округ башлыгы Х.Г.Алапанов, мәгариф идарәсе начальнигы Т.М.Мукаева котлады. “Тиздән башланачак дәүләт имтиханнарында кирәкле баллар җыеп, үзегез теләгән уку йортларында белем алырга язсын, бүгенгедәй матур, тырыш, акыллы булып калыгыз, мәктәпне, укытучыларыгызны онытмагыз“, — дип теләкләрен җиткерде Таӊсылу Мирза кызы. Тантана сәбәпчеләрен шулай ук беренче укытучылары, класс җитәкчеләре тәбрикләде, беренче класс укучылары матур шигырьләрен бүләк итте. Бәйрәм дәвамында уку алдынгылары билгеләнде, төрле олимпиадаларда җиӊүче hәм призерларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Аеруча 11нче классны “5“ле билгеләренә генә тәмамлаган укучылар фикере кызыксындырды.

— Пермь милли тикшеренү университетына укырга керергә планлаштырам, физикадан ныклап әзерләнәм, инженер белгечлегенә ия буласым килә, — диде Гүзәл Габдушева.

— Казан федераль университетыныӊ филология факультетына укырга керергә ниятлим. Яшьтәшләремә имтиханнарга ныклы әзерләнүләрен, курыкмауларын телим, чөнки бу безнеӊ тормышта бары тик тагын бер мөhим этап кына, — дип уртаклашты Анжела Юрушбаева.

Тимур Зәетов шулай ук Пермь милли тикшеренү университетына укырга керергә тели. Тормышын робототехника юнәлеше белән бәйләргә уйлый.

Кызыклы hәм чараларга бай мәктәп еллары, иӊ якын дусларга әйләнгән классташлар, таләпчән, әмма шул ук вакытта мәрхәмәтле укытучылар чыгарылыш класс укучылары күӊелендә әле озак сакланыр. Бәйрәм дәвамында яӊгыраган ихлас теләкләр чынга ашсын, тормышта үз урыныгызны табарга язсын.

Ләйсән Көчекбәева.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *