Эзләнүләр, ачышлар вакыты

Менә беренче җәй ае да узып китте, безне кояшлы июль каршы алды. 27 июньдә бөтен ил буенча Яшьләр көне билгеләп үтелде, бардалылар да бу датадан читтә калмады, Барданыӊ Җиӊү мәйданында 1 июль киче бик күп кешене җыйды. Бәйрәмдә катнашучыларны округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, администрация башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Р. Әмирова hәм мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова котлады hәм актив яшьләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Кичә дәвамында “ПартиниКа”, “Withes”, “Тормыш ритмы”, “Дуслык”, “Барда гүзәле”, “Ассорти” бию hәм вокаль