Көзге ярминкәләр гөрләде
Көз — муллык чоры, төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерә, чәчәкләр әйләнә-тирәне ямьгә күмә. Җирле товар җитештерүчеләргә, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга, фермерларга ярдәм итү йөзеннән Барда муниципаль округы администрациясенеӊ авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсе тарафыннан оештырылган көзге ярминкәләр Бардада 8 hәм 22 сентябрьдә үткәрелде. Биредә сатып алучылар да, үзләреннән артканын сәүдәгә тәкъдим итүчеләр дә шактый булды. Агымдагы 2022 елда Барда муниципаль округы территориясендә “Кече hәм урта эшмәкәрлек hәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында 8 авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылып үткәрелгән.









