Хезмәтенә бирелгән кеше

1975 год, момент операции. Слева направо: Антонина Курочкина,
Полина Овчинникова, Фануза Хасанова, Дарья Наумова,
Альфия Аптукова (Алексеева).

1922 елны« 25 июнендә Марий Эл Республикасыныӊ Совет районы Яӊа Ургаш авылында бу дөньяга гаҗәеп кеше – Демакова Антонина аваз сала. Тик аныӊ туганнары бу баланы нинди язмыш көткәнен күз алдына да китерә алмый әле. Ә алда аны фельдшер-акушерлык мәктәбендә уку, үз теләге белән күргән сугыш, Молотов медицина институтында белем алу, юллама буенча Барда районына килү, танылу hәм күп санлы дәүләт бүләкләре көтә. Әлбәттә, сүз уникаль табиб – Курочкина Антонина Павловна турында бара.

Элегрәк без тәҗрибә hәм күнекмәләр үзләштереп, Антонина Павловна белән озак еллар дәвамында иӊгә-иӊ куеп эшләгән хезмәттәшләренеӊ хатирәләре белән таныштырган идек. Үзеннән соӊ калдырган онытылмас эшләре белән ул әле дә табибларны, гади кешеләрне – үзенеӊ пациентларын сокландыра, ә аныӊ турында хикәяләр hаман да телдән-телгә йөри.

Фәнүзә Сәлимҗан кызы Хәсәнова җиде ел А.П. Курочкина белән операция шәфкать туташы булып эшли hәм аныӊ турында ишетеп кенә белми. Чайковский медицина училищесын тәмамлаганнан соӊ, нәкъ 50 ел элек, 1972 елныӊ 27 мартында, 14 фельдшер hәм шәфкать туташы арасында ул Бардага килә. “Фельдшерларны Антонина Павловна шунда ук авыллар буенча бүлде, мин Зязелгага эләктем. Район үзәгеннән китәсем килмәде, шул вакытта баш табиб миӊа операция шәфкать туташы курслары узарга hәм аныӊ белән эшләргә тәкъдим итте. Әлбәттә, риза булдым. Ул гадел кеше иде, хезмәттәшләрен эшләренә карап бәяләде. Беркайчан да әрләшмәде, югары тавыш белән сөйләшмәде, әмма аныӊ сүзе бөтен кеше өчен дә закон булды, чөнки ул бик зур абруйга ия иде”, — ди Фәнүзә апа.

Әӊгәмәдәшем сүзләренчә, Антонина Павловна бик кешелекле, тормыш сөючән, hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер зат булган. Баламы ул яки өлкән кешеме, рус телендә яхшы сөйләшә белүче яки бер сүз дә аӊламаган зат мы – ул hәр кеше белән уртак тел таба белгән. Ә операцияне бик тиз үткәргән, шуӊа күрә аныӊ янәшәсендәге шәфкать туташыныӊ да җитез булуы соралган. “Гадәттә, Антонина Павловна миӊа “Фая” дип эндәште, тик операция вакытында каушый башласам, шунда ук “Мадам!” диюен ишетә идем. Әгәр ул хәзер исән булса, мин аннан үз-үзен саклавын сорар идем. Антонина Павловна кебек кешене бүтән белмим, ул чын-чынлап тулысынча хезмәтенә бирелгән кеше булды. Әлегә кадәр аныӊ барына да ничек түзә алганын аӊламыйм. Аныӊ гадилеге ошады, югары белем, дәүләт бүләкләре hәм зур тәҗрибәгә ия булса да, ул беркайчан да үзен хезмәттәшләреннән югарырак санамады”, — дип искә ала Фәнүзә Сәлимҗановна. Операция шәфкать туташы булып җиде ел эшләгәннән соӊ Ф.С. Хәсәнова ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә күчә hәм 30 ел шунда фельдшер булып эшли, 2009 елдан лаеклы ялда.

Фтизиатр Әлфия Мәхмүд кызы Назарованы округныӊ күп кенә кешеләре белә, дип уйлыйм. Ул да үзен медицинага багышлый, ә А.П. Курочкина аныӊ өчен үрнәк, остаз, чын дус була. “1970 елда Пермь медицина институтын тәмамладым hәм шунда ук үзебезнеӊ район үзәк больницасына эшкә урнашырга килдем. Ул чакта А.П. Курочкинага 48 яшь иде, ул баш табиб вазыйфасын башкарды. Бу кешенеӊ баш хәрефтән язарлык табиб булуын шунда ук аӊладым. Ул миӊа төрле яклы табиб буларак истә калды. Бала табучы хатын-кыздан hәм балалардан алып өлкән кешегә кадәр барысына да ярдәм итә ала иде”, — дип искә ала югары категорияле табиб, сәламәтлек саклау отличнигы, РФ Хезмәт ветераны.

1973 год. После лыжной гонки.

Бүгенге көндә больницада белгечләр, терапевтлар, хирурглар, офтальмологлар (күз табибы), педиатрлар шактый, әмма hәрвакытта да алай булмаган. Әлфия Мәхмүд кызы эшли башлаганда бөтен районга нибары алты табиб була. Шуӊа күрә Антонина Павловнага гаять зур эш йөкләнә. Әмма ул зарланмый, аныӊ өчен кеше гомерен саклап калу, ярдәм итү мөhим була. Ул үзен тулысынча эшенә багышлый hәм хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итә. Күпләрне яралар тегәргә, гипсларга, хәтта бала табуны кабул итәргә өйрәтә. Татар телендә яхшы аӊлый, кайчагында әбиләр белән аларныӊ туган телләрендә бераз сөйләшә дә, ә пациентлар аны яратып кына “Антонина” дип йөрткәннәр.

— Узган гасырныӊ икенче яртысында районда трахома – күз авыруы таралды. А.П.Курочкина бу авыруга каршы актив көрәште. Аныӊ җитәкчелегендә трахоматоз шәфкать туташлары курслары оештырылды, анда минем әнием дә укыды, аныӊ күзәтүе астында Өчкул авылында яшәүчеләр булды. Бу шәфкать туташлары йорт саен йөреп, авыруларны ачыкладылар, дәвалау авыр hәм озак иде. Бүген А.П. Курочкинаныӊ үз вакытында башкарылган гамәлләре аркасында округта бу авыру юк. Өлкән яшьтә буларак, ул хезмәтен дәвам итә, пенсиядә тыныч тормыш урынына пациентлар файдасына сайлау ясый. Аныӊ барлык бүләкләре дә лаеклы тапшырылды, дип саныйм. Ә без, Барда районында яшәүчеләр, шундый күренекле кешенеӊ нәкъ менә безнеӊ территориядә хезмәт итүе белән бәхетле идек, — ди әӊгәмәдәшем. Ул еш кына үзенеӊ укытучысын җылы сүз белән искә ала hәм хезмәттәшләрен якын кешеләре кебек кабул иткәне, барысына да өйрәткәне, беркайчан да кешеләрне бүлмәве hәм барысына да бер үк төрле караганы өчен аӊа рәхмәтле.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *