Премьера уӊышы

27нче АПРЕЛЬ кичендә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә Хәбир Ибраhимнеӊ “Ялгыз каен күзе” дип исемләнгән ике пәрдәлек мелодрама премьерасы булды. Тамаша карарга халык күп килде, зал шыгрым тулы иде.

Спектакль башлану мизгеленнән үк тамашачыны вакыйгалар өере чолгап алды.

Мәхәббәт, дуслык, тугрылык hәм шул ук вакытта янәшәдә генә атлаучы көнчеллек hәм үч алу, байлыкка табыну кебек хисләр аша сугарылган драма hинд киносы сюжетын хәтерләтте. Рольләрне бик оста итеп Саҗидә Козиева, Эльмарт Мәүлитов, Гөлнур Иткинова, Альгиз Кучукбаев, Ильнара Мурзыева, Гөлнур Ибраhимова hәм Ильяс Рангулов башкарды. Әсәрне сәхнәгә режиссер Эльмарт Мәүлитов куйды.

Данил Мөстәкыймов тавыш режиссеры булды.

— Барда халык театрыныӊ чираттагы премьерасын карарга халык күп килде, рәхмәт. Нәкъ бу әсәрне сайлавыбызныӊ сәбәбен сюжетныӊ хәзерге тормышка охшашлыгында күрәм. Кешенеӊ байлыкка кызыгуы, балаларын бай гаиләдә күрергә теләүләре ят әйбер түгел. Акча өчен сатылырга әзер булган затлар да очрап куя. Ә тормышта чын мәхәббәт бар, аны бернәрсәгә дә алыштырып булмый. Байлык китә, ә дуслык гомерлеккә кала. Әсәрне сәхнәләштерүдә коллектив бу юлы да күп көч куйды.

Гөлнур Иткинова белән Ильнара Мурзыеваныӊ сәхнәдә беренче уйнауларын күрдегез. 2021 елда “Микүләй бабайныӊ бөер ташы” спектакле белән Казанда “Идел-йорт” фестивалендә катнашып, бик күп коллективлар арасыннан II дәрәҗә диплом hәм кубок яуладык. 2013 елда коллектив “Казан сөлгесе” белән III дәрәҗә дипломга лаек булган, — диде Эльмарт Мәүлитов.

— Барда сәхнәсендә инде 33 ел уйныйм, башлап 1989 елда режиссер Разия апа Нураева чакырган иде. Спектакльне яхшы уйнар өчен, текстны яттан белергә кирәк, дип саныйм. Әле үзеӊнекен генә түгел, иптәшеӊнекен дә, суфлердан көтеп торсаӊ, рольдән чыгып китәсеӊ ул, — диде Саҗидә Козиева.

Чыннан да Саҗидә Козиеваныӊ тәҗрибәсе уйнау дәрәҗәсендә уӊай чагылды.

Калган артистларыбыз да сынатмады, тырыштылар. Шуӊа күрәдер, тамашачы спектакльне күз яшьләре белән карады, алкышларын кызганмады.

— Театрыбыз яши, премьераны тамаша кылдык. Узган ел “Идел-йорт” фестивалендә уӊышлы чыгыш ясап, халык театры исемен якладык hәм 75 меӊ сумлык премиягә лаек булдык. Артистларыбызны котлыйбыз, рәхмәтебезне белдерәбез, яӊа әсәрләр көтеп калабыз, — диде мәдәният идарәсе җитәкчесе Әлфия Халитова, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Башкорт корылтае исеменнән котлавын Әнисә Мәүликаева җиткерде, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Нурия Исмәгыйлова, “Дуслык” ансамбле җитәкчесе Гүзәл Нуриханова сәхнәгә күтәрелеп соклануларын белдерделәр, яӊа иҗат уӊышлары теләделәр. Ә тамашачылар ахырда аягүрә кул чапты, артистлар hәм режиссер өчен иӊ зур бәя шулдыр ул.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *