Көчлеләр һәм егәрлеләр алгы сафта

Кышны озату, язны каршы алуга багышлап 19 мартта Бардада спорт чаралары уздырылды. Халыкны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, “Спорт — яшәү нормасы” региональ проектын тормышка ашыру максатында оештырылган бу бәйрәмдә күп спортчылар, округ авылларында яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты. Әле иртәннән үк Җиңү мәйданында сәүдә рәтләре эшли башлады, матур көйләр яңгырады. Теләүчеләр үз кирәк-ярагын алды, әйләнә-тирәдәге күренештән хозурланды. Чараны уен-көлке белән мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде һәм котлау өчен сүз Барда муниципаль округы башлыгының социаль үсеш буенча

Подробнее

Хезмәтебез — безнең дөньябыз, яшәү рәвешебез

25 март – мәдәният хезмәткәрләре көне Һәр һөнәр үзенчәлекле һәм кабатланмас сыйфатларга ия. Алар арасында ял һәм бәйрәмнәрдә эшләүче, халыкның күңелен рухи яктан баетучы мәдәният хезмәткәрләре бар. Бу һөнәрне сайлаган талантлы затлар сәхнә дөньясын бернигә дә алыштырмый, һаман тамашачы алдында балкый. Мәдәният хезмәткәрләре белән якыннан танышу өчен Үдиккә юл алабыз. Бу авылга килеп керүе үк күңелле. Юлның ике ягында агачлар, яшь каеннар үсә, тирә — яктагы үләннәр вакытында кистерелеп, һәрчак каралып тора. Юкка гына театр гардеробтан башлана, димиләр бит. Авыл

Подробнее

Здесь исполняются мечты

Получать подарки – приятно, но дарить их – приятнее вдвойне. Несомненно, самое волшебное время года, когда даже взрослые верят в чудеса – новогодние праздники. Под самый бой курантов Всероссийским проектом «Мечтай со мной» была организована акция, направленная на то, чтобы как можно больше людей поверили в мечту. Так, Всероссийская акция «Елка желаний» подарила еще одну возможность порадовать детей и пожилых людей. В эти дни подходит к концу осуществление желаний, которые удалось исполнить, подарки постепенно находят своих обладателей. Акция, поддерживаемая Президентом

Подробнее

Сызлаулы хәтер

Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды, тик бу афәт китергән яралар әле дә булса төзәлми, онытылмый. Хәзер без тыныч тормышта яшибез. Шуӊа да карамастан, төрле илләрдә сугыш уты кабынып ала, я вәхши бәндәләр тарафыннан терактлар оештырылып, бер гаепсезгә кеше гомерләре өзелә. Бу язмам тыныч тормышта күзәтелгән сугыш хәрәкәтләрендә интернациональ бурычларын үтәгән Уймуж hәм Федорки авылы егетләренә багышлана. Әйе, дөрес аӊладыӊ, укучым, сүзем күп аналар каргаган, яшьләребезне харап иткән Әфган сугышы хакында. Бу илдә әле дә булса тынычлык урнашып бетми.

Подробнее

Бер мәхәббәт тарихы

Гашыйклар көтә торган иӊ назлы, гадәти булмаган бәйрәм – Изге Вәли көне (Гашыйклар көне) якынлаша. Безнеӊ илдә бу датаны чагыштырмача күптән түгел генә бәйрәм итә башласалар да, 14 февральдә инде меӊ ярымнан артык ел дәвамында төрле континенттагы кешеләр бер-берсенә йөрәкләрен ачалар. Гашыйклар көнендә ир-егетләрнеӊ зур тартмадан кызлар язып салган мәхәббәт хатлары алу традициясен искә алырга мөмкин. Кайсы кызныӊ хаты эләгә, шуныӊ белән йөри дә инде егет. Шулай ук нәкъ менә бу көнне “Кош туе“ дип атау турында мәгълүмат бар, чөнки

Подробнее

Ковид бүлеге оештырылды

8 февральдә Пермь крае Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан А.П.Курочкина исемендәге Барда үзәк район больницасында COVID-19 белән пациентларны дәвалау өчен койка фондын үзгәртү турында приказ чыгарылды. Шул уӊайдан учреждениенеӊ баш табибы И.Ә.Сәгыйдуллинга әлеге закон актыныӊ үтәлеше буенча аӊлатмалар сорап мөрәҗәгать иттек. Илнур Әдhәм улы сүзләренчә, 9 февральдә Барда үзәк район больницасында барлык кирәкле әзерлек эшләре башкарылып, 40 урынга исәпләнгән ковид бүлеге ачылган, аларныӊ 25е стационар бинасыныӊ өченче катында, тагын 15е – инфекцияле авырулар бүлегендә урнашкан. — Бездә эпидемиологик хәл катлаулы. 10

Подробнее

Ул, барыннан да элек, бизнес

Дмитрий Владимирович Рожков hәм аныӊ йорт куяннары фермасы бөтен төбәк буенча hәм аннан читтә дә билгеле. Газета битләрендә бу хуҗалык турында бер генә тапкыр язмадык. Йорт куяннарын үрчетүче бу эшкә ничек тотынырга карар итүе, уӊышлары, фермадагы эшләрнеӊ ничек баруы, сату-алу эшен ничек җайга салуы турында сөйләп килде. Бүген дә уӊган хуҗа шаккаттырудан туктамый. 2019 елда биредә “Герефорд“ токымлы мөгезле эре терлек — үгезләр hәм таналар асрый башладылар. — Йорт куяннары үрчетү өлкәсендә тәҗрибәм бик зур. Фермада селекция, йорт куяннарын үрчетү

Подробнее

Кышкы фестиваль

Январь аеныӊ соӊгы шимбәсе күӊелле hәм мавыктыргыч чара белән истә калды – бу көнне “Әтине, әнине hәм хоккейны яратам“ дип исемләнгән гаилә фестивале уздырылды. Рәсәй хоккей федерациясе булышлыгы буенча Елена hәм Геннадий Тимченколар Хәйрия фондыныӊ “Рәхимле боз“ (“Добрый лед“) программасы кысаларында оештырылган әлеге чара зур бәйрәмне хәтерләтте. 29 январьда Барда округы үзәге шаулап, гөрләп торды. Көннеӊ чагыштырмача салкынча булуына да карамастан, уйлар чынга ашты. Бит бу көнгә гаилә фестиваленеӊ бөтен ил буенча алтынчы сериясе планлаштырылган иде — Рәсәйнеӊ 14 регионындагы

Подробнее

Өйгә кайтам

Кулымда якташым — шагыйрь Рәшит Ягъфәровныӊ “Сагынылды” дигән зәвыклы, матур итеп эшләнгән, Бардада нәшер ителгән китабы. Инде ничәнче тапкыр яӊадан укыйм. Китапка кертелгән hәр шигырь туган илгә мәхәббәт белән сугарылган, бала чакларны сагындырып, укучы күӊеленеӊ рухи дөньясына тәэсир итеп уйландыра, дулкынландыра… Шагыйрь өчен туган ягында барысы да кадерле. Ул тауларын, чишмәләрен, авылдашларын сагынып җырлый, моӊсулана. Туган якныӊ илаhи моӊына чумып, безне дә шунда алып китә hәм безне дә тәэсирләндерә, җырлата, елата, хисләр уята. Әйе, туган якныӊ гүзәллеген, аныӊ сихри матурлыгын

Подробнее

Больница ял көннәрсез эшли

Ильнур Сагидуллин

Пермь крае Сәламәтлек саклау министрлыгыныӊ “План тәртибендәге беренчел медик-санитар ярдәмен туктатып тору турында“гы министр вазыйфаларын башкаручы Е.В.Рожнев кул куйган 34-01-02-54 санлы приказы нигезендә, 25 январьдән план тәртибендәге беренчел махсуслаштырылган, медик-санитар ярдәме күрсәтү, диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү, Профилактик прививкалар милли календаре кысаларында балаларны вакциналаштыру туктатылды. Район больницасыныӊ баш табибы И.Ә.Сәгыйдуллинга бу хәл буенча аӊлатулар сорап мөрәҗәгать иттек. Илнур Әдhәм улы сүзләренчә, кабул ителгән барлык чикләүләр – мәҗбүри чара, чөнки коронавирус инфекциясенеӊ яӊа дулкыны башланды. Узган ел белән чагыштырганда авырулар саны

Подробнее