Ана язмышы яки Гөлҗамал

Мунафир Акбашев

— БУ ТУРЫДА фикер күӊелемә 50 еллар элек үк килгән иде. Бер фото тарихын сөйләргә телим сезгә, — дип сүзен башлады Бардадан Мөнәфир Мөнир улы Акбашев. — Унсигез яшем тулгач, 1971 елныӊ 7 ноябрендә армия сафларына алындым.

Литвага Каунас шәhәренә эләктем.

11 ноябрьдә безне фотога төшерделәр, частьтән: “Әниләрегезгә салыгыз”, — диделәр. Салдым. Әти ягыннан картәнием ул чакта 85 яшендә иде, хәле авыр булып үлем түшәгендә яткан. Ул кече улы Гаптелгани гаиләсе белән яшәде (уртадагы фоторәсемдә). Минем солдат фотомны карагач: “…Бу минем Гаптеләхәт улым да”, — дип кадерләп күкрәгенә кыскан. Гаптеләхәт картәнинеӊ сугышта хәбәрсез югалган улы була.

Картәни үзе үлем түшәгендә ятса да, улын уйлагандыр инде, өметләнеп көткәндер. Бу сүзләре күӊелемне кузгатты, гомерлеккә исемдә калды. Әтигә югалган туганыбызны эзләтеп карарга кирәклеген әйттем.

“Барыбер табып булмас”, — диде ул.

Соӊыннан үзем эзләттем дә, табалмадым. Аныӊ бит әсирлеккә төшүе дә бик мөмкин иде.

Картәнием Бухарова Гөлҗамал Низаметдин кызы 1887 елда Бардада Крупская урамында туып-үскән, Сүҗде авылыннан Гаделша Акбашевка кияүгә чыккан. Аларныӊ 3 кызы, 4 улы туган. Улларыныӊ дүртесе дә сугышта катнашкан. Гаптеләхәт абый әтидән ике яшькә зуррак була, 1921 елгы. Армиягә 1941 елныӊ апрель ахырында алына, Белоруссия-Польша чигеннән ике-өчне хат салырга өлгерә. Язган хатларында пулялар очуны читләтеп кенә “чебеннәр оча” дип аӊлата. hәм берничә айдан дәhшәтле сугыш башлана… Ул гаилә корырга да өлгерми кала, гомере бик яшьли өзелә.

Әтинеӊ сөйләве буенча Гаптеләхәт абый таза, нык, егәрле булган, спорт белән шөгыльләнгән. Ул Каенавыл мәктәбендә укыган. Активист буларак, беренчеләрдән комсомолга кергән, колхоз төзелешендә катнашкан. Балачаклары ничек узганмы дисәк, кичләрен чүрәкә сугып үскәннәр, урманда куян куганнар.

Картәнинеӊ сугышта үлгән тагын бер улы Нәҗмеләхәт исемен йөрткән, ул 1912 елда туган.

Аныӊ 1935 hәм 1937 елларда туган ике баласы: Наил hәм Наиф булган. Алар: “Әтине 1942 елныӊ җәендә озатып җибәрдек. Туганнар җыелышып Әрҗән белән Аклыш арасындагы Сазтамак дигән җиргә кадәр озатып бардык.

Монда сугышка китүчеләрне атлар белән көтеп торганнар, аннан Куедага алып киткәннәр”, — дип сөйләделәр.

Хәтер китабында аныӊ турында 1942 елныӊ июлендә Ленинград өлкәсе, Волхов шәhәре янында hәлак булган, туганнар каберлегендә күмелгән дип язылган. Бергә сугышка барган авылдашлар, райондашлар күргән, Нәҗмеләхәт абый миномет утына эләккән, өстенә мина төшкән.

Минем әтием Мөнир 1924 елныкы була, Барда мәктәбендә 7 класс белем ала. Безне бер үк укытучылар укытты: физкультурадан Әмир Латыйп улы Тайсин, математикадан Хәдичә апа Якупова. Хәдичә апа энем Әлфирне укытты әле, икебезнеӊ дә класс җитәкчебез булды. 1942 елныӊ 7 августында 18 яшен тулган hәм көзен сугышка алынган әти. Яӊгыр яуган болытлы бер көнне ат арбаларына утырып юлга кузгалганнар. Пермьдә яшь сугышчы курсын узгач, Мәскәүгә алып киткәннәр, Украинаны азат итүдә катнашкан. Танкта хезмәт иткән, кече сержант булган. Курск дугасында Прохоровка авылы янындагы танклар бәрелеше турында бергә хезмәт иткән иптәше старшина Федор Дмитриевич Копылов сөйләве бик тәэсирле язылган, без аны интернеттан табып укыдык.

Мондагы батырлыгы өчен әти “Сугыштагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. Җиӊүне Венгриядә каршы алган, аныӊ “Венгрияне азат иткән өчен” дигән медале дә булырга тиеш. Сугышта төрле хәлләр булган, юктан гына гаеп тагылып 1945 елда әти иптәшләре белән берлектә трибунал аша ирегеннән мәхрүм ителә, Кизелга җибәрелә. Картәни шушы хәлне ишеткәч, әтине күрәм дип өзгәләнә.

Кышкы салкын, ачы бураннар да куркытмый аны, азык-төлек, күчтәнәчләре белән чана сөйрәп юлга чыга. Икмәк алып бара, юлда туӊмасын дип, күкрәгенә куеп җылытып бара. Картәни физик яктан таза була, 200 чакрым тирәсе араны җәяүләп уза. Аларныӊ hәрвакыт ике сыер каравын да әйтергә кирәктер. Әле сугышка кадәр ялларда базар көннәре оештырылган, шунда май, йомырка алып барып саткан.

“Утын эшенә барганда әтигә пешкән 3 йомырка, безгә берәрне сала, майны икмәккә буяп җибәрә торган иде”, — дип әти утын кискән чакларда безгә сөйли иде. Ул туган якларга 1947 елда кайткан.

Ә картәнинеӊ төпчек улы Гаптелгани абый сугышка 1945 елда чакырылган булырга тиеш. Ул 1945 елныӊ 9 августында башланган совет-япон сугышында катнаша, исән-сау йөреп кайта. Әти сугышка киткәндә юл буена тальян гармунда уйнап хәрби комиссариатка кадәр озаткан, аӊа әле ул чакта 16 яшьләр чамасы гына була.

“Хуш авылым, сау бул” җырын җырлап барганнар.

“Исән булсам, бер кайтырмын, язлар кебек әйләнеп”, дигән сүзләре бар. Бу җырныӊ көен Салих Сәйдәшев иҗат иткән, икенче төрле Рәйсә ариясе дип тә атыйлар. Радиодан шул җыр яӊгыраганда, әтинеӊ күзләренә яшь тула торган иде.

Мөнир, Гаптелгани, Гаптеләхәт Акбашевлар сугышка кадәр (сулдан уӊга)

Сугышка 4 улын озаткан картәнием Гөлҗамал революцияне дә, гражданнар сугышын да күргән, 1921 hәм 1931 еллардагы каты ачлыкны, репрессия елларын кичергән. Колхоз төзелеше еллары авыр барган. Бөек Ватан сугышы еллары кыенлыгын татыган, ил азатлыгы өчен аныӊ ике улы, ике кияве башын салган. Болар берсе дә йогынтысыз үтмәгән. Шуӊа карамастан, бирешмәгән ул, матур гаилә тоткан, балаларын бердәм, тәртипле, тәрбияле итеп үстергән. Ул үзе динле, тыйнак, гаиләсендә таләпчән, гадел, бик ышанычлы тормыш иптәше, балаларына бик ягымлы әни булган, аныӊ тәртибе ислам дине кануннарына туры килгән. Ул-кызлары әти-әниләре сүзен тыӊлап, хөрмәт итеп яшәде, якты истәлекләрен гомерләре буена саклады. Хәтердә калган кызыклы hәм кызганычлы бер хәлне генә яӊартам. Ул вакытта өйләрдә су булмаган, көянтәләп чишмәләрдән ташыганнар. Кышларын кодыкта кер чайкаганнар. Куллары бик каткан булгандыр, өенә кергәч, авыртуга түзә алмыйча елаган чагы да булган. Ике кечкенә кызы аптырап: “Әни, ни булды, нигә елыйсыӊ?” – дигәч, картәнием тагын да шәбрәк елый икән, — дип сөйли Мөнәфир Мөнир улы.

Әӊгәмәдәшем үзе I Әрҗәндә туып, Бардада бик матур урында үсә.

Башта урта мәктәптә 8 ел укый hәм Елово районы Суганка авылында тракторчылар курсында белем ала, “Беларусь” тракторында эшли, слесарь була. Армиядә hава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә, кайткач Верещагино районындагы Зюкайка авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Шул рәвешле гомер буе туган районда эшли.

Бу язмабыз бер фоторәсем тарихына багышланды дисәк тә, чынлыкта ул бер гаилә әгъзаларыныӊ Бөек Ватан сугышы авырлыкларын җиӊүе, тормыш алып бару өчен тырышулары тасвирланды. Бар вакыйгаларныӊ үзәгендә балалары өчен җанын бирергә әзер торучы Гөлҗамал Низаметдин кызы чагылды.

Гомеренеӊ соӊгы көннәрендә дә сугыштан кайтмаган улын сагына ул.

Ана күӊеле балада, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул…

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фотолар гаилә архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *