Талант иясе

Наиль Габдушев

Үзәк район китапханәсендә талант иясе — скульптор, рәссам, җирле шагыйрь Наил Габдушевньщ гомер бәйрәме уңаеннан иҗат кичәсе үткәрелде. Бу чарада Барда гимназиясенең 10 класс укучылары, укытучылар, җәмәгать вәкилләре катнашты. Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Алина һәм Динә Гарифуллиналар, Мираис Кадыйров һәм Хәмис Әҗмеханов репертуарындагы җырлардан өзекләр яңгырады, үзе дә тамашачыларга яраткан шигырьләрен укыды. — Барда төбәге талантлы ул-кызлары белән билгеле, алар арасында Наил Мөхетдин улы Габдушев та лаеклы урын тота. Үзенчәлекле иҗаты белән башкалардан аерылып тора ул. Сезгә алга таба да иҗат

Подробнее

Күңелләрдә гөлләр булсын

Ощущая красоту: Мунафир Акбашев

Кеше күңеле аңлатып бирә алмаслык киң дәрья. Язмыш хәзерләгән михнәтләрне җиңәргә көч таба ул, тимердән нык, уттай ярсу… һәм шул ук вакытта гөлчәчәкләрдәй ягымлы һәм назлы да була ала. Көннәрдән бер көнне редакциягә урта яшьләрдәге ир-ат керде. «Сезгә килдем. Газетада кызык хәлләр турында язасызмы?» — дип сүз башлады ул күрешкәч. һәм онытылып үзе үстергән гөл турында сөйли башлады. Сүз кактус турында бара икән. Эхинопсис дигән бу гөлнең язмышы кызыклы гына түгел, маҗаралы да булып чыкты. — Бу кактус безнең өйдә шактый

Подробнее

Онытырга хакыбыз юк

Не смолкнет слава! - День Победы в Барде - 2018

9 майның кояшлы иртәсе Барда авылы үзәк урамыннан барган колонналарны каршы алды. Җиңү каhарманнары буыны бәйрәм җырлары астында ата-бабалары фотографияләре белән Җиңү мәйданына юл тотты. Бәйрәм чарасы Җиңү байрагын мәйданга алып чыгудан башланды. Быел истәлекле көнне нибары сигез Бөек Ватан сугышы ветераны: Габделхәй Назаргулов, Барый Ишманов, Шәрифулла Бакунов, Вахит Акбашев, Зыялетдин Галин, Назиф Амакачев, Гаптрәхим Тимганов, Гәйфетдин Ибраhимов hәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңләштерелгән биш кеше: Рәүхәтулла Ишморатов, Кашфулла Сардыков, Габтрәшит Таhиров, Габделбәр Сәвәләев, Назип Туймачев каршылады. Иң изге теләкләр

Подробнее

Хәерле сәгатьтә!

В парке Тукая

Барда инде икенче тапкыр “Пермь крае — мәдәният үзәге“ проекты кысаларында җиңүче булып танылды. 2009 елда “Барда — менә ул! Бар!“ проекты белән җиңү яулаган идек. Димәк, безне тагын вакыйгаларга бай ел көтә, район үзәгендә яңа объектлар барлыкка килә дигән сүз бу. “БардаДа.Перезагрузка“ программасын ачу тантанасы 27 апрельдә Барда мәдәният hәм ял йортында уздырылды. Бу көнне районга крайдан бик күп кунаклар килде, алар төрле эчтәлектәге чараларда катнашты. Иң беренче булып сүзне Барда авыл поселениесе башлыгы Ә.С. Балтаева алды, тамашачыларны сәламләп

Подробнее

Спорт hәм дуслык бәйрәме

Праздник спорта и дружбы

28 апрельдә “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Уразова призларына өстәл теннисы буенча Барда муниципаль районының бишенче юбилей ачык шәхси-команда беренчелегенә ярышлар узды. Бу ярышта Гүзәл Уразова тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән бергә катнашты. Чара командалар парадыннан башланды. Ярышта 100дән артык спортчы Пермь hәм Нефтекамск шәhәрләре, Пермь, Суксун, Елово, Октябрьск, Уинск, Куеда, Барда, Башкортостанның Тәтешле районнарыннан үз территорияләрен тәкъдим итте. Аннан катнашучыларны ярышның хуҗабикәсе Гүзәл Уразова сәламләде: “Хәерле көн, спортчылар! Барыгызны да бишенче беренчелектә сәламлим. Барлык кунакларга,

Подробнее

Бөек халыкның бөек батырлыгы

Габдрахманов Ясави Аюпович

Габдрахманов Ясави Аюпович Әмир Фатыйховның “Гәйнә иле” китабында шундый юллар бар: “…Оса төрмәсенең җиде камерасында Тол бассейны авылларыннан Колчакның оккупациясе вакытында 370 кеше тоткында була… Тик аларның кайберләре генә исән-сау өйләренә кайту бәхетенә ирешә. Шундыйларның берсе — Сараш авылыннан Ясәви Габдрахманов…” Миңа Габдрахманов Ясәви Әюп улының оныгы белән сөйләшү бәхете елмайды. Кадрия Рәхимҗан кызы Сарашта яши, бүген ул үзе өлкән яшьтә, күптән картәни. Ул миңа саргаеп беткән фотолар белән иске альбомны ачып Ясәви Әюп улын күрсәтте. “ Бу, ахрысы, аның

Подробнее

Мине йолдызлардан эзләгез

Дамира Кузаева: "Ищите меня среди звезд"

Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дамирә Кузаеваның тууына 70 ел уңаеннан апрель ахырында Барда районында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре оештырылды. Төнгүк, Барда hәм Үдик авылларында спектакльләр куелды, укучылар өчен остаханәләр эшләде. Гастрольләрдә Дамирә Кузаева белән бер сәхнәдә иңнәрен иңгә куеп иҗат итүчеләр: Татарстанның халык артистлары Роза Салихова, Луиза Солтанова, Камил Вәлиев h. б. катнашуы үзе үк олы мәгънәгә ия булды. Барда мәдәният hәм ял йортында спектакль тулы зал белән узды. Мондый эчтәлекле чыгышны

Подробнее

Аларның стихиясе – су hәм ут

Конный пожарный ход

Пример колокола “Карактан кала, уттан калмый“, дип дөрес әйтәләр. Ут-күз чыгу — иң куркыныч бәла-казаларның берсе. Элек авылларда бар корылмалар: йортлар, абзарлар, мунчалар агачтан гына булганга, янгын бер йортны гына түгел, ә бар авылны да алып китү куркынычы белән янаган, шуңа ут чыгуга бар халык игътибарлы булган. 22 – ОФПС ПСЧ-87 начальнигының урынбасары Салават Әсхәт улы Әхметовның сүзләре буенча, элекке заманнарда авыл урнашкан урынның иң биек ноктасында күзәтү манарасы – каланча куелган, аннан дежур кеше авылны күзәткән, әгәр ул төтен

Подробнее

Үзеңнеке — үзәктә яки үзенчәлекле барда сөйләше хакында

Кол Гали - известный булгарский поэт (примерные годы жизни 1183-1236)

Кол Гали (якынча 1183-1236). Күренекле болгар шагыйре. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә, ягъни 26 апрельдә бөтен татар җәмәгатьчелеге Туган тел көнен билгеләп үтә. Билгеле ки, мәгариф hәм мәдәният өлкәләрендә бу уңайдан төрле чаралар уздырыла. Без исә үзебез аралашкан кабатланмас барда сөйләше турында сүз алып баруны дәвам итәбез. Бу өлкәдә озак еллар дәвамында нигезле эш алып барыла. Сараш авылында туып—үскән райондашыбыз Сарманаева Дания Мирhаҗ кызы (1917-1977) 1950 елда “Урта Урал татарлары теленең диалекталь үзенчәлекләре“ дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Барда

Подробнее

Көрәш — минем тормышым ул

В Бардымском ФОК «Батыр» прошли соревнования по вольной борьбе

Район территориясендә Бөтенрәсәй күләмендәге чаралар уздырылуга без инде күнегеп киләбез. 11-14 апрельдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында 18 яшьтән өлкән ир-егетләр hәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча ярышлар: 11-13 апрельдә Идел буе федераль округы чемпионаты, 13-14 апрельдә “Кама” Бөтенрәсәй (осталык) турниры үткәрелде. Соңгысы Пермь краенда ирекле көрәшкә нигез салучылар В.А. Горюнов, К.Т. Калагов hәм Л.В. Гергауловка багышланды. Ярышларны тантаналы ачу 12 апрельгә билгеләнгән иде. Барысы 11 төбәктән: Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Мордовия республикаларыннан, Ульян, Саратов, Самара, Оренбург өлкәләреннән hәм Пермь

Подробнее