Догаларыбыз барып ирешсен

Корбан бәйрәме көннәрендә үткәрелгән чараларда Болгар дәүләтенеӊ Исламны рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу тарихи вакыйгасына әhәмият бирелде. Бөтен мөселман дөньясы иӊ олы дини бәйрәмнәрнеӊ берсен – Корбан гаетен билгеләде. Барда округы мөселманнары 11 июльдә Җәмигъ мәчете каршында үткәрелгән бәйрәм чарасына җыелды. Аны имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт Мозафаров ачты. — Хөрмәтле дин кардәшләр, Барда мөхтәсибәте hәм шәхсән үз исемемнән сезне Болгар дәүләтенеӊ Исламны кабул итүенә 1100 ел тулу уӊае hәм изге бәйрәмебез Корбан гаете белән котлыйм, — диде ул. — hәрбарчагызга