Җәйге сезон ачылды

ӘШӘТЛЕ ял паркы базасында җәйге сезонны ачу 30 апрельгә билгеләнде. Бу көнне юлсыз урыннарда йөрүче техникада, квадроциклларда hәвәскәрләр ярышы үткәрелде. Чарада Пермь краеннан hәм Екатеринбург шәhәреннән егермеләп узышчы катнашты.

Парк биләмәсенә узу белән гүзәл табигать кочагында булуыӊны тоясыӊ. Монда искиткеч саф hава, хәтта сулап туеп булмый төсле.

Зифа ак каеннар янәшәсендә генә буа да бар. Күп тә атламыйсыӊ, сине катнаш урман каршы ала. Буамныӊ икенче ярында мәhабәт тау, ул безнеӊ hәр хәрәкәтне күзәтеп торадыр төсле…

Әшәтле ял паркы, ярышлар турында безгә клиентлар белән эшләүче менеджер Г.В. Фомина сөйләде.

— Әлегә кадәр мондый ярышлар Пермь, Ижевск шәhәрләрендә уздырыла иде. Инде Бардада оештырып карамакчы булдык, теләүчеләр бар, — диде Галина Владимировна.

Ярышларны ачу тантанасына Барда муниципаль округы башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева чакырылган иде. Үз чыгышында ул паркныӊ үсештә булуын билгеләде, алга таба эшчәнлекләрендә уӊышлар, узышларда катнашучыларга лаеклы җиӊүләр теләде. Тиздән ярышларга старт бирелде.

Ориентлашу дисциплинасында 14 квадроциклда 7 команда катнашты. hәрберсендә 2 экипаж, икесенә бер җиӊү, димәк. Командалар 5 минут ара саен алга ыргылды.

— Трасса бик кызыклы, биек таулар, сазлыклы урыннар да бар. Без координаталар буенча эзләп 20 ноктада булырга тиешбез, — диделәр Чернушкадан килгән катнашучылар Антон Гущин hәм Станислав Меньшатов.

— Бу ярышлар безнеӊ өчен иӊ беренче экстрим ул, табигать белән аралашу, яӊа танышлар табу. Бардада беренче тапкыр, монда табигать шаккаткыч! – диделәр Пермьнән килгән спортчылар.

Җиӊү кемнәргә елмайды соӊ? Трофи спринт дисциплинасында 600 м3 категориясендә беренче урынны Никита Кислицин, Денис Бажин икенче, Вячеслав Баhаутдинов өченче урынны алды. 600-750 м3 категориясендә Сергей Чепкасов җиӊде, Антон Гущин hәм Галина Иванова тиӊдәшлечә икенче hәм өченче урыннар белән канәгатьләнде. 750 м3тан югары категориядә Алексей Останин, Александр Логинов hәм Сергей Малинин аерылып торды.

Ориентлашу дисциплинасында квадроциклларда Никита Кислицин hәм Станислав Коновалов командасына тиӊнәр булмады. Александр Логинов hәм Сергей Чепкасов икенче, Александр Гилемов hәм Альберт Хәсәнов өченче урынны яулады.

Зур тәгәрмәчле квадроцикллар ярышында Гидросервис командасы финишка алдан килде, Сергей Цапкин икенче урында.

Чара кызыклы hәм мавыктыргыч булды. Әшәтле базасында җәйге сезон дәвамында төрле күӊелле чаралар оештырылыр, дип ышанасы килә.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотосы


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *