Бердәмлектә — көчебез
2023 елныӊ январь аенда барлыкка килгән “Сагыну” инструменталь ансамбле коллективы hәм аныӊ казанышлары турында берничә тапкыр газетабыз битләрендә укыганыгыз булгандыр. Бу ансамбльнеӊ оешуына бер ел гына булуга карамастан, ул күпчелек мәдәни чараларда актив катнашып, округыбызда hәм чит төбәкләрдә танылуга лаек булды. Шул сәбәпле, Барда мәдәният hәм ял үзәге аккомпаниаторы, ансамбльнеӊ җитәкчесе Фаиз Хәмит улы Максеев белән әӊгәмә корырга булдым. — Фаиз абый, хәзерге вакытта ансамбль нинди музыка коралларында уйный? — Санап китсәк, 2 данә ике рәтле яӊа “хромка” гармуннарыбыз, искерәк