Камыр ризыкларын барысы да ярата

26 майда илнең барлык эшмәкәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен –Рәсәй эшмәкәрләре көнен билгеләп үттеләр. Кече, урта һәм зур бизнес ил икътисадын үстерүдә мөһим роль уйный. Демидовларның коралчылар династиясен, туку фабрикалары хуҗалары – Морозовларны, сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр Елисеевлар һәм Строгановларны искә алырга мөмкин. Барда округы тарихында шулай ук әлеге территорияне үстерүгә үз өлешләрен керткән фамилияләр бар. Бүген муниципалитет халкы файдасына 692 кече һәм урта бизнес субъекты хезмәт куя. Алар барлык өлкәләрне дә диярлек колачлаган, әмма, аеруча авыл хуҗалыгы, сәүдә, хезмәт күрсәтү, җитештерү