Балалар иминлеге өчен

ГАЗЕТА битләрендә еш кына территориябездә алып барылучы төзелеш яки ремонт эшләре турында материаллар күрергә мөмкин. Күп кенә социаль объектлар, территориаль бүлекләр биналары төзекләндерелде инде.

“Колос” МАДОУсы корпусларында да ремонт бара. Апрель ахырында комиссия составында мин дә биредә булдым hәм эшләрнеӊ барышы белән таныштым. Үзгәрешләр йокы hәм административ корпуска кагылачак. Беренчесендә эшләр тышкы якта гына алып барылса, административ корпус тышкы hәм эчке яктан да үзгәрәчәк.

Йокы корпусы тулысынча плиткә белән тышлана, бина “башак” рәвешендә үз символын алган инде, шулай ук биредә балкон рәшәткәләре буялачак, түбә ремонтланачак. Административ бинада беренче булып актлар залы төзекләндерелде. Без килгән көнне эшләр бильярд, тренажер, склад бүлмәләрендә, буфетта h.б. урыннарда бара иде.

Эшләрне подрядчы оешма “Спектр” ОООсы (дир. Ф.З. Хәлилова) башкара. Шул ук подрядчы “Петушок” 4нче санлы балалар бакчасы бинасын тышлый, яктырткычлар урнаштыра. Учреждение гадәти режимда эшләгәнгә күрә, ремонт эшләре ял көннәрендә hәм кичке вакытта алып барыла. График буенча барлык эшләр дә 1 июньгә кадәр төгәлләнәчәк.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *