Әниле-кызлы, диярсеӊ…

Казан дәүләт университеты студенты булу бәхетенә ирешеп, укый башлагач та, укытучыларыбыз, кайлардан килдегез дип, танышып чыктылар. Без төркемдә унбиш кыз идек. hәркем үз туган ягын атады. Барысы да Татарстан кызлары. Ә без Әлфизә белән — Пермь өлкәсе, Барда районыннан. Кайсы укытучы икәнен хәзер хәтерләмим, өлкән яшьтәге ягымлы абый иде, безнеӊ кайдан килгәнне ишеткәч: “Без Пермь кызларын бик хөрмәт итәбез, яратабыз“, — диде. Беләсезме ни өчен икәнен дип, болай сөйләп китте: “Пермь — Хәсән Туфанныӊ хатыны Луиза Сәлиәскәрованыӊ туган ягы ул,

Подробнее

hаман юлда, hаман иҗаттамын

Барда ягы талантлы шәхесләргә бай төбәк, аларныӊ берсе – Нәсүр Әндәрҗан улы Юрушбаев 20 августта, ягъни бүген үзенеӊ түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Кинорежиссер, продюсер, сценарийлар язучы, җәмәгать эшлеклесе hәм журналист якташыбыз Гәйнә төбәген яӊа эшләре белән данлый. Моннан тыш Рәсәй Язучылар hәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортостан кинематографистлар берлеге әгъзасы исемнәренә ия зат. Язмам героеныӊ язмышы искитмәле, нинди генә hөнәрләр үзләштерми ул, нинди генә илләр гизми. Гизү генә түгел, 1988 – 2018 елларда Германия дәүләтендә яши, төрле урыннарда, шул

Подробнее

hәркемгә гаилә кирәк

“Ана йөрәге чиксез“, диләр. Күчтәнти авылында яшәүче күп балалы Хәсәновлар гаиләсенә карап, бу әйтемнеӊ чынлыгына ышанасыӊ. Фаил Муллаәхмәт улы hәм Гәүhәрия Хәмит кызы мәхәббәт hәм кайгырту белән 22 бала үстерәләр, шуларныӊ 17се – тәрбиягә алынган балалар. Мәкаләм геройлары җәмәгать транспортында танышалар. Гәүhәрия апа ул вакытта Осада ветеринария табибы, ә Фаил абый Верещагинода авыл хуҗалыгы технигы-механигы белгечлегенә укый. Юл аларны кавыштыра, шул чактан бирле 39 ел дәвамында тормыш буенча кулга-кул тотынып атлыйлар. Бу еллар эчендә гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Бүген

Подробнее

Уӊышлар юлдаш булсын

Мәктәп тәмамлаучылар өчен җаваплы чор башланды: хәзер егет hәм кызлар алга таба кайсы уку йортында белем алуны хәл итәләр. Хәер, күпләр бу сорауга җавапны күптән тапты инде. Округта бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алуга быел бер укучы – Үдик урта мәктәбеннән Арина Альберт кызы Шәрипова иреште. Арина туган мәктәбен “5” билгеләренә генә тәмамлап, “Укуда аеруча уӊышлар өчен” медале белән бүләкләнде. 100 баллны ул рус теленнән имтиханда алды. — Сынауларга әзерләндем, төрле темаларга иншалар яздым. Унберенче класста укыганда хәзерлекне ныклап алып

Подробнее

Матурлык hәм уӊайлылык — аерылгысыз төшенчәләр

Ход работ в Бардымской средней школе №2

Августныӊ икенче якшәмбесендә үз куллары белән уӊайлылык hәм матурлык тудыручы затлар — төзүчеләр үзләренеӊ hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. 1955 елныӊ 6 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумыныӊ “Ел саен үткәрелүче “Төзүчеләр көне“ бәйрәмен билгеләү турында“гы Указы чыга, ә инде 1956 елныӊ 12 августында бу тармакныӊ барлык хезмәткәрләре котлаулар кабул итә башлый. Быел ил төзүчеләрен 8 августта хөрмәтләячәкләр, hәм шундый мөhим көн алдыннан без округныӊ төрле эшләр барган объектларында булырга hәм аларда эш колачы белән танышырга булдык. Сәфәребезнеӊ беренче пункты округныӊ иӊ

Подробнее

Үрнәк староста

БЫЕЛ «Пермь краенда авыл торак пунктларыныӊ иӊ яхшы старостасы» край конкурсыныӊ муниципаль этабында җиӊүчеләр арасында Төнгүк авылы старостасы Даниф Ибраhим улы Нурсубин да бар. Ул 500 кешедән артык яшәүчесе булган авыл торак пунктларыныӊ I төркемендә беренче урынга лаек дип танылды. Региональ этапта бу конкурс әле тәмамланмаган, аӊа йомгак соӊрак ясалачак. Берничә ел элек Д.И. Нурсубин Төнгүк авыл поселениесе депутаты итеп сайлана, 2016 елдан староста вазыйфасын башкара. 1985 елда урта мәктәп тәмамлап, Пермьдә 50нче училищеда радиотехник белгечлеген үзләштерә ул. Туган авылында

Подробнее

Тырышлык уӊышка китерә

ТЫШТА июнь ае, иртәгә язгы чәчү эшләре тәмамлануга багышланган милли бәйрәм үтәчәк, димәк, 2020-2021 елларда язгы кыр эшләре hәм кышлату чорыныӊ смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча иӊ яхшы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен билгеләргә вакыт. Бу ел «Таӊ» газетасыныӊ Почет тактасына зур үзгәрешләр кертмәде, җиӊүче булып янә «Искир» ОООсы танылды. Без аныӊ директоры Н.И.Лушников белән очрашып җәмгыятьнеӊ ничек барлыкка килүе, эшләрнеӊ бүгенге торышы hәм алдагы киләчәккә планнары турында белергә булдык. — Җәмгыятьнеӊ ничек барлыкка килүен бик азлар белә. 2013 елда без бу басуларга килгән

Подробнее

Тәвәккәллек таш яра

БЕЗНЕӉ өчен чәй эчү ризыклану гына түгел, чын йола да. Әгәр сезгә кунаклар, якын күршеләрегез булса да килсә, бер чәшкә чәйгә чакыру мәҗбүри, кунакныӊ баш тартуы йорт хуҗаларын үпкәләтергә дә мөмкин. Ә менә бу искиткеч эчемлеккә күп төрле тәмлекәйләр куела, бу бары тик фантазиягә, пешерү осталыгына яки финансларга бәйле. Күп очракта өстәл өстендә коры җимешләр, кәнфитләр яки төрле камыр ашларын: бәлешләр, шәӊгәләр, беленнәр, барысыныӊ да күӊеленә хуш килгән чәкчәкне күрергә була. Барда округында берничә цех пешеренү белән шөгыльләнә, ләкин иӊ

Подробнее

”Мин үз эшемне яратам“

АКУШЕР – тамырлары ерак тарихка киткән медицина белгечлекләренеӊ берсе. Нәкъ менә акушерлар яӊа тормышныӊ беренче мизгелләренеӊ шаhите булалар. Бу мәкаләдә сүз сабыйларга дөньяга килергә ярдәм итүче кешеләрнеӊ берсе – Гөлфия Габдрәшит кызы Акҗигитова турында булачак. Ул төсле тасма белән биләнгән кадерле төргәкләрне балалар тудыру йортыннан бик күп тапкыр алып чыккан. Барда үзәк район больницасыныӊ тудыру бүлегендә эшләгән утыз елдан артык вакыт эчендә дистәләгән гаиләне бәхетле иткән. — Минем бу hөнәрне сайлавым югарыда хәл ителгәндер дип уйлыйм. Бала чагымда ук уенчыкларны

Подробнее

Күӊелле дә, моӊсу да бәйрәм

“Соӊгы кыӊгырау“ – бер үк вакытта шатлыклы да, моӊсу да бәйрәм. Бер яктан, балалар кызыклы hәм вакыйгаларга бай олы тормышка аяк басалар, анда аларны үзләре сайлаган hөнәрләре, яӊа дуслар, ә бәлки булачак сөйгән ярлары белән танышу көтә. Икенче яктан, бу көнне укучылар мәктәп белән генә түгел, ә балачаклары белән дә саубуллашалар. 21 майда Барда округы мәктәпләренеӊ өлкән класс укучылары өчен соӊгы кыӊгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейкалар узды. Иртәдән, hаваны сафлаткан җиӊел яӊгырдан соӊ, Сараш мәктәбе каршындагы ишегалды кояш нурларына hәм

Подробнее