Гагаринның фатихасын алып

Галиулла Габдрашитов

Хәрби комиссариатта: “Очучы булырга теләгең юкмы?“ – дигән сорау 18 яшьлек Галиулла Габдрәшитовның бөтен язмышын үзгәртә. Ничек итеп ул хәрби очучы булган hәм гомер юлында Гагарин белән очрашкан, шул сорауларга җавап табар өчен сүзне үзенә бирик әле. Галиулла абый белән җанлы әңгәмәне аның балачагыннан башладык. — 1934 елның салкын январь аенда Карман авылында туганмын. Кечкенәдән тырыш, сәләтле бала булып үстем, шуңа күрә әнием алты яшемдә мәктәпкә укырга бирде. 1947 елда мәктәпне гел бишле билгеләренә генә мактау грамотасы белән тәмамладым. 1942

Подробнее

Баш табиб белән — төп мәсьәләләр турында

Однако перемены, ремонт и новшества на этом не заканчиваются.

А.П. Курочкина исемендәге үзәк район больницасы кеше күп йөри торган учреждениеләрнең берсе. Бөтен кеше яңарышларны hәм поликлиниканың беренче катында ясалган ремонтны бәяләргә өлгергәндер инде дип уйлыйм. Уңайлы hәм җайлы булганлыгы белән килешәсездер. Ләкин үзгәрешләр, ремонт hәм яңарышлар моның белән генә чикләнми. Без больницаның баш табибы И.Ә. Сәгыйдуллин белән әңгәмә корырга hәм бар нәрсәне тәртип белән сорашырга булдык. — Илнур Әдеhәм улы, быел бардалыларны тагын нинди яңалыклар көтә? — Башкарылган ремонттан башка, без регистратура эшен яңа баштан карадык. Хәзер hәр пациент

Подробнее

Барда кызы – Мәскәү Кремле сәхнәсендә

Бардымская девушка - на сцене Кремлевского Дворца

Якташыбыз – татар эстрадасының танылган җырчысы Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шуны раслаучы Указга кул куйды. Югары дәрәҗәгә лаек булуы белән котлап, җырчыга яңа иҗат уңышлары, милли сәнгатебез күгендә hәрчак якты йолдыз булып балкуын телибез. Гүзәлнең балачагыннан, мәктәп елларыннан җыр-музыка белән мавыгуын, конкурс hәм фестивальләрдә уңышлы чыгышларын бардалылар яхшы хәтерли. Казан мәдәният академиясенең вокал бүлегендә укыган вакытында инде ул, матур тавышлы, өметле яшь җырчы буларак, бөтен татар дөньясында танылу ала. Иҗат сәләте ташып

Подробнее

Иӊ гүзәл татар кызын сайлаячаклар

Выберут самую красивую татарочку

18 апрельдә Пермь шәhәре “Губерния” халык иҗаты йортында быелгы язныӊ иӊ матур чарасы — “Пермь крае татар кызы-2019” региональ конкурсыныӊ финалы үтәчәк. Конкурс краебызда яшәүче гүзәл кызларыбызныӊ сәләтен hәм үзенчәлекләрен күрсәтүче уникаль мәдәни вакыйга. Анжелика Мөэминова – оештыручы: “Конкурсныӊ төп бурычы булып халкыбызныӊ мәдәниятенә, тарихына кызыксыну арттыру тора. Бу чара кызларыбызныӊ эчке халәтен яктырта, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәтне гәүдәләндерә. Әзерлек барышында гүзәл затларыбызныӊ уӊганлыгын, аш-суга осталыкларын, иҗади талантларын күрә алачакбыз”. Кама буе башкаласында конкурс икенче тапкыр үткәрелә. ”Татар кызы-2017“ конкурсы

Подробнее

“Гүзәл Чулман“ Барданы яулады!

Мартныӊ соӊгы көннәрендә Үдик, Түбәнавыл hәм Икенче Әрҗән авылларында Пермь шәhәреннән “Гүзәл Чулман“ татар бию ансамбле концертлары булды. Ә 31 мартта алар тәүге чыгышлары белән үк Барда тамашачысы күӊелен яулады. “Гүзәл Чулман“ ансамбле моннан 7 ел элек кенә барлыкка килгән. Аны Пермь краенда яшәүче талантлы яшьләр – матур кызлар hәм сөлектәй егетләр тәшкил итә. Алар крайныӊ төрле районнарыннан: Орда, Октябрь, Уен, Суксун, Кишерть, Оса, Кунгур, Чернушка, Барда районнарыннан hәм Пермь районы Башкултай авылыннан җыелган. Барда районыннан ансамбльдә 2 кыз hәм

Подробнее

Иӊ мөhиме – саулык hәм күӊел байлыгы

«Атланту» - 10 лет

“ГАЗПРОМ трансгаз Чайковский“ оешмасы филиалы саналган Барда магистраль газүткәргечләренеӊ линия производство идарәсе (ЛПУМГ) 2018 елныӊ октябрендә үзенеӊ 35 еллыгын билгеләп үтте. Ә агымдагы елныӊ март аенда Барда ЛПУМГсенеӊ физкультура-сәламәтләндерү комплексы файдалануга тапшырылуга 10 ел тула. Хезмәткәрләрнеӊ сәламәтлек торышын кайгыртуга hәм ялын оештыруга предприятиедә зур игътибар бирелә. Бу язмабызда без нәкъ шул теманы яктыртачакбыз, чөнки сәламәтлек булмаса, бернинди байлык та мөhим түгел. ЛПУМГдә эшләүчеләр өчен физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү турында сүз озак еллар дәвамында алып барыла. Ниhаять, 2007 елныӊ көзендә “Газпром –

Подробнее

Күӊелләрдә hәрчак яз булсын

ӘЛЕ кайчан гына, яшел чыршы әйләнәсендә яӊа елныӊ тәүге таӊын каршы алган идек, инде язныӊ беренче ае тәмамланып килә. Быел яз иртәрәк киләме дисәк, кыш бирешергә теләми икән әле. Табигатьтә көн дә үзгәреш, көн дә яӊа тамаша — көндезен яӊгыр сибәләсә, кичен кар яварга тотына. Шулай да күӊелләргә яз халәте үтеп керде инде. Бардада язны каршы алу – Нәүрүз бәйрәме 23 мартка билгеләнгән иде. Нәүрүз фарсыча “яӊа көн“ дигәнне аӊлата, бик борынгыдан килгән яӊа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн

Подробнее

Сездән күчә безгә милли рух

ТАНЫЛГАН якташыбыз, галим, фольклорчы, мөгаллим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Р.Ф. Ягъфәров иҗатына багышланган “Ягъфәр укулары“ VI край балалар фестивале 15 мартта үткәрелде. Бардага Пермь районы Башкултай авылыннан hәм Барда, Суксун, Октябрь, Чернушка, Березовка районнарыннан күп санлы катнашучылар килде. Фестивальдә Р.Ф. Ягъфәров язган шигырьләр, җырлар, аныӊ әсәрләренә нигезләнгән фольклор hәм театр композицияләре тәкъдим итүче балалар иҗат коллективлары hәм аерым башкаручылар (7 яшьтән 16 яшькә кадәр) катнашты. Чарага Татарстан Республикасыныӊ мәдәният, сәнгать, әдәбият әhелләре дә чакырылып, алар Барданыӊ истәлекле урыннарында булдылар hәм Р.Ф.

Подробнее

Главное – не упускать возможность

Семья Малика и Рамисы Тляшевых

На исходе зимы мы побывали в одной из небольших деревень нашего района, где живут, в основном, пенсионеры. Лишь в 17 домах теплится жизнь — вечерами из труб поднимается дым, днем кто-то чистит снег, другие наблюдают за происходящим на улице, третьи отправляются за покупками в ближайшую деревню. Учкул расположен практически в объятиях самой природы: ель протягивает свои лапы, будто хочет пожать вам руку, то тут, то там слышно, как дятел «отбивает дробь», щебечут птицы и не слышно транспорта, а вокруг ни

Подробнее

Таныш булыгыз, яӊа китап!

Новая книга Фаимы Мубараковны Газизовой «Бакин тау батырлары»

Кодаш авылы район халкына биредә табылган каберлек белән билгеле. Бу Халыкларныӊ бөек күченеше чорына караган археологик hәйкәлдә менә ике дистә елга якын Удмуртия дәүләт университеты хезмәткәрләре казу эшләре алып бара. Каберлек табылдыклары бу территориядә батыр, тәвәккәл, тырыш халык яшәгәнлеген сурәтли. hәм аларныӊ варислары да ата-бабаларыннан калышмый. Нинди соӊ алар, кодашлылар? Бу сорауга җавапны үзәк китапханәдә үткән Фәимә Мөбәрәк кызы Газизованыӊ ”Бәкин тау батырлары“ дип аталган китабын тәкъдир итү чарасында табарга була иде. Фәимә Мөбәрәк кызы үзе дә Кодашта туып-үсә. Кодаш,

Подробнее