Алтын алка

Хоккей — спорт кына түгел, ул чын тормыш мәктәбе, биредә яшь спортчылар авырлыкларны җиӊәргә, командада эшләргә hәм ахырга кадәр көрәшергә өйрәнә. Яшүсмерләр командалары арасында хоккей буенча турнир — яшь уенчыларны, тренерларны, ата-аналарны hәм тугрылыклы җанатарларны берләштерүче мавыктыргыч вакыйга. Бу турнир бозда үз күнекмәләреӊне күрсәтү, яӊа дуслар табу, команда рухын ныгыту hәм уеннардан ләззәт алу мөмкинлеге. 5-7 март көннәрендә “Барда” боз аренасында 2008-2009 елларда туган яшь хоккейчыларныӊ “Алтын алка” Бөтенрәсәй ярышларыныӊ төбәк этабы финалы узды. Ярышларда Пермь, Губаха, Соликамск, Чайковский hәм