Хәлеӊ ничек, улым?

Антонина Павловна 30 ел район халкы сәламәтлеген саклау өчен җавап бирде. Мондый югары вазыйфа башкаручы затларга больницаныӊ матди-техник базасын үстерү hәм тулыландыру да йөкләнә. А.П.Курочкинаныӊ хуҗалык белән идарә итүдә нинди җитәкче булуы турында Т.Н.Сәбәләев сөйләде. Тәлгать Нәкый улы беренче тапкыр эшкә урнашу максаты белән район больницасына 1975 елда килә. Ул чакта Антонина Павловна аны йөк машинасы водителе вазыйфасына кабул итә. Өч ел эшләгәч, ул хезмәт урынын алыштыра, автотранспорт предприятиесенә күчә. А.П. Курочкинаныӊ вафатыннан соӊ, 1987 елда язмышы аны икенче тапкыр