Бал кортларына мәхәббәт нәселебездән килә
Рәсәйдә авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен октябрьнеӊ икенче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 2025 елда бәйрәм 12нче октябрьгә туры килә. Бу көнне фермерларны, агрономнарны, зоотехникларны, сыер савучыларны, механизаторларны, эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләрен, аграр бизнеста эшләүчеләрне hөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар. Бу бәйрәм кортчыларга да кагыла, алар өстәлләребездә шифалы hәм тәмле ризык булсын өчен хезмәт куя. Альберт Эйнштейн сүзләренчә, әгәр бал кортлары үлеп бетсә, кешеләр алардан башка 4 ел да яши алмаячак. Менә нинди нәни, ләкин зур дәрәҗәгә ия булган бөҗәкләр алар. Бу





