Тамашачылар алкышы — хезмәтебезгә иӊ зур бәя
Бүген бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Театр дигәч, күз алдыбызга нәрсә килә соӊ? Миӊа, мәсәлән, бу сүзне ишетү белән белде-рүләр тактасында эленеп торган спектакль афишасы, мәдәният йорты фойесында затлы киемнәрен кигән әби-бабайлар, абый-апаларныӊ бер-берсе белән сөйләшеп, гардеробка пальто-курткаларын тапшыруы, шуӊа өстәп, зур шәhәрләрдә була күрсәӊ, бина эченеӊ серле күркәмлеге, түшәмдәге зур-зур люстралар, гайрәтле баскычлар, картиналар галереясы, үз кунакларын тәнәфес вакытында пирожный, кекслар белән тәмләп чәй эчәргә көткән буфет hәм, әлбәттә, сәхнәдә барган күренешләрне бар күӊелеӊ белән бирелеп карап хисләр