Ике капитан
Мурадымов Хасан Мурадымов Михаил Утызынчы еллар башы. Район үзәгеннән еракта, ат белән түгел, җәяүле дә барып җитә алмас кара урман эчендә урнашкан Федорки авылына СССРда уздырылган сөрген кампаниясе бик тиз килеп җитте. Беренчеләрдән булып, мал-мөлкәтен тартып алып, Хәсәнҗан мулланы Сарапул төрмәсенә алып киткәч, авыл халкы куркуга төште. Озак та үтми, мулла артыннан авылныӊ хәллерәк кешеләрен дә берәм-берәм чүпли башладылар. Менә бүген дә кулакларны сөрүчеләр авылда икән дигән сүзләр ишеткәч, эш-йомышларын онытып, Муллаяр карт үз Хәсәнҗаны (1899 елныӊ 16 ноябрендә туган)