Оста кулларда эш уйный

Барда округы гасырлар дәвамында hәрвакыт авыл хуҗалыгы тармагы үсеш алган район булып саналды. Ата-бабаларыбыз үз хезмәтләре белән яшәгән, җир эшкәрткән, мөгезле эре hәм вак терлек, кош-корт караган. Масса-күләм коллективлашу елларында колхозлар оештырыла. Бүген округ территориясендәге колхозлар урынында авыл хуҗалыгын үстерүче берничә зур предприятие эшләвен дәвам итә. Аларныӊ берсе ит токымлы маллар асраучы “Мир” ОООсы, оешманы М.Н. Галиев җитәкли. Мөбарәк Нәҗмехан улы сүзләренчә, элек биредә кара-чуар токымлы сыерлар тотканнар, ә 10 ел элек баш санын герефорд токымына алмаштыру турында карар кабул