Өч көнлек өйрәнүләр

12-14 апрельдә Барда округында Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелегендә команда-штаб өйрәнүләре уздырылды. Беренче көнне Барданыӊ базар мәйданында округ территориясендә гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә җәлеп ителүче көчләр hәм чаралар, ягъни янгын сагы, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләре, газ хуҗалыгы, шулай ук юл тармагы предприятиеләре h.б. төзелеше каралды. Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы hәм мобилизация эшләре бүлеге начальнигы И.М. Кучуков сүзләренчә, көчләрне hәм чараларны төзүнеӊ төп максаты – аларныӊ гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзерлеген тикшерү. “Өч көнлек өйрәнүләр барышында табигый