Догаларыбыз барып ирешсен

Корбан бәйрәме көннәрендә үткәрелгән чараларда Болгар дәүләтенеӊ Исламны рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу тарихи вакыйгасына әhәмият бирелде. Бөтен мөселман дөньясы иӊ олы дини бәйрәмнәрнеӊ берсен – Корбан гаетен билгеләде. Барда округы мөселманнары 11 июльдә Җәмигъ мәчете каршында үткәрелгән бәйрәм чарасына җыелды. Аны имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт Мозафаров ачты. — Хөрмәтле дин кардәшләр, Барда мөхтәсибәте hәм шәхсән үз исемемнән сезне Болгар дәүләтенеӊ Исламны кабул итүенә 1100 ел тулу уӊае hәм изге бәйрәмебез Корбан гаете белән котлыйм, — диде ул. — hәрбарчагызга

Подробнее

Эһ, сабантуй, сабантуй, Синдә җәйнең бар яме!..

Олуг бәйрәмебез, сабан туен табигать кочагында үткәрүгә ни җитә?! Соңгы елларда, дөрес, шәһәрләрдә аны халыкка уңайлы булсын дип, парклар һәм стадионнарда да уздыра башладылар. безнең крайда шулай ук бәйрәм Пермь ипподромында, стадионда оештырылган еллар, сабан туен, шулай ук Октябрь, Уен, Барда районнары кабул иткән вакытлар да булды. Ә менә быел бөтен Кама буе татарларын Кунгур округының авыл хуҗалыгы нык үсеш алган һәм милли-мәдәни традицияләрне кадерләп саклаучы Тор Түз авылы үзенә җыйды. Край губернаторы һәм округ администрацияләре, край татарлары, милли-мәдәни мөхтәрияте,

Подробнее

Өйдә дә, эштә дә — гел бергә

flowers_in

Полиция бүлегендә ике гаилә пары эшли. Алар – Марат hәм Эльмира Мостаевлар, Ренат hәм Динара Тляшевлар. Марат и Эльмира Мустаевы РФ Эчке эшләр министрлыгы юридик институтында белем алганнан соӊ Марат Фәрит улы 1999 елда полиция бүлегендә хезмәтен участковый вазыйфасында башлый. Аннары ул тикшерүче, бүлек начальнигы урынбасары – тикшерүләр бүлекчәсе начальнигы булып эшли. 2015 елдан – ГИБДД бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы званиесендә. Эльмира Марсель кызы Оса педагогия училищесын тәмамлый, аннан соӊ югары белем ала. Полиция бүлегенә 2001 елда килә hәм өч

Подробнее

Яратырга һәм хөрмәт итәргә

8 июльдә илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә. Шушы якты бәйрәм алдыннан округыбызның унтугыз пары “Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен“ истәлекле билгеләре белән бүләкләнде, ә Шабаркадан Шестаковлар югары бүләккә — “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медаленә лаек булды. Гаиләне Барда округы башлыгы вазыйфаларын башкаручы И.С. Туйгелдин һәм округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов котлады, алар Шестаковларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер теләде. Котлауларга Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, Шермейка территориаль бүлеге начальнигы

Подробнее

Алар — җиӊүчеләр буыны

Антонина Павловнаныӊ вафатыннан соӊ район үзәк больницасын төрле кешеләр җитәкли, ә 2013 елныӊ августыннан бу вазыйфаны И.Ә. Сәгыйдуллин башкара. А.П. Курочкинаныӊ 100 еллыгында без, асылда, аныӊ эшен дәвам итүче кеше белән аралашмый кала алмадык. — Антонина Павловна белән беренче очрашуым кечкенә чагымда булды, әле мәктәпкә дә йөрми идем. Больницага кабул итүгә алып килделәр, ә врач миӊа бик өлкән яшьтә кебек тоелды, мәрхәмәтле, тыныч иде. Исәпләп карасаӊ, ул чакта А.П.Курочкинаныӊ минем хәзерге яшемдә булуын аӊларга мөмкин. Ә 53 яшьтә мин үземне

Подробнее

Мөмкинлекләрегездән тулы файдаланыгыз

30 июньдә 2нче санлы Барда урта мәктәбен тәмамлаучыларга гомуми төп белем hәм гомуми урта белем турында документлар тапшырылды. Егет hәм кызларны мәктәп директоры Т.И. Абузов сәламләде, Таhир Исмәгыйль улы аларны имтиханнарын уӊышлы тапшырулары белән котлады hәм hәркайсына тормыш юлын дөрес сайлауларын, куйган максатларына ирешүләрен теләде. — Без сезне яхшы итеп тәрбияләдек, ныклы белемнәр бирдек. Сез тормышыгызда гади булмаган чорны уӊышлы үттегез — мәктәп тәмамладыгыз. Хәзер сезнеӊ алда барлык юллар ачык hәм яӊа, мөстәкыйль тормыш чоры башлана. Сезгә уӊышлар телим, хыялларыгыз

Подробнее

Эзләнүләр, ачышлар вакыты

Менә беренче җәй ае да узып китте, безне кояшлы июль каршы алды. 27 июньдә бөтен ил буенча Яшьләр көне билгеләп үтелде, бардалылар да бу датадан читтә калмады, Барданыӊ Җиӊү мәйданында 1 июль киче бик күп кешене җыйды. Бәйрәмдә катнашучыларны округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, администрация башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Р. Әмирова hәм мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова котлады hәм актив яшьләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Кичә дәвамында “ПартиниКа”, “Withes”, “Тормыш ритмы”, “Дуслык”, “Барда гүзәле”, “Ассорти” бию hәм вокаль

Подробнее

Барлык игътибар спорт объектларына

29 июньдә округыбызга эш сәфәре белән Нытва шәһәр округы башлыгы Р.М. Хәертдинов, әлеге муниципалитет администрациясе вәкилләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Краснокамск шәһәр округы администрациясенең спорт һәм физик культура идарәсе начальнигы Л.А. Вороная килде. Делегацияне муниципалитет башлыгы Х.Г. Алапанов каршы алды. Кунаклар иң беренче Үдик авылында булды. Әлеге территориядә инде күп еллар төрле спорт объектларын төзү һәм ремонтлау буенча планлы эш алып барыла. Бу ел да искәрмә булмады, агымдагы елда мәктәп спорт залы төзекләндерелде. Моннан тыш, Пермь крае Физик культура

Подробнее

Укудагы аерым уңышлары өчен

30 июньдә округ администрациясендә укудагы аерым уңышлары өчен отличиеле аттестатлар һәм медальләр тапшыру тантанасы уздырылды. Округ башлыгы Х.Г. Алапанов һәм округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов мәгариф оешмалары директорлары һәм ата-аналар алдында укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән муниципалитет мәктәпләренең 9 һәм 11 класс укучыларын хөрмәтләделәр. — Бүген истәлекле көн — без иң яхшыларны хөрмәтлибез. Бер яктан, ул күңелсез дә, чөнки сезнең мәктәп еллары тәмамланды, әмма сез икенче, олы тормыш бусагасында басып торасыз. Мәктәпне тәмамлаучыларга сайлаган югары уку йортларына укырга керүләрен, белем туплап,

Подробнее