Хоббидан уӊышлы эшкә

Безне« районда бик күп иҗади, үзенчәлекле шәхесләр бар. Алар белән аралашасы, тәҗрибәләрен hәм белемнәрен үзләштерәсе, аларны якыннанрак беләсе килә. Гүзәл затларныӊ үзләре өчен хас булмаган hөнәрләрне үзләштерүе аеруча гаҗәпләндерә. Бу материалда сүз агач остасы булырга теләгән кыз турында барачак. Үдикнеӊ авыл читендә урнашкан “яшь” урамына килеп җиткәч, чакырылган адрес буенча йортныӊ башкалардан гадәти булмаган декор элементлары белән аерылып торуын күрдек. Биредә сәләтле, иҗади кешеләр яшәвен шундук аӊлап алдык. Динара Ильяс кызы Хәкимова Пермьдә туып-үскән, ә җиде ел элек алар ире