Онытырга хакыбыз юк

КОЯШЛЫ 9 май иртәсендә Барда үзәге буйлап колонналар узды, кешеләр кулларында дәhшәтле сугыш еллары авырлыкларын кичергән әтиәниләре, картәти-картәниләренеӊ портретларын алып барды. Аларныӊ күбесе Ватан иминлеге өчен гомерләрен биреп, якыннарыныӊ хәтерендә мәӊге яшь булып калганнар, икенчеләре җиӊү белән туган районга әйләнеп кайтканнар. Колонна үзәк мәйдан янында тукталды, анда Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 77 еллыгына багышланган чара үткәрелде.

9 Май барыбыз өчен дә яраткан, кадерле, фаҗигале hәм кайгылы, әмма шул ук вакытта якты, шатлыклы hәм рәхмәт сүзләре белән тулы көн. Бәйрәм мәйданга Җиӊү байрагын кертү белән башланып китте. Бу хөрмәткә орден билгеләре кавалерлары, Әфган сугышы ветераннары Шамил Тимганов, Ринат Мостаев, Илгизәр Имайкин лаек булды. Узган гасырныӊ иӊ канкойгыч сугышы шаhитләре елданел кими бара, быел истәлекле майны нибары 6 ветеран каршы алды.

Иӊ җылы теләкләр белән Барда округы башлыгы Х.Г.Алапанов, округ Думасы рәисе И.Р.Вахитов, РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н.Шубинныӊ ярдәмчесе, Барда районыныӊ почетлы гражданины Р.Ә.Исмәгыйлов, 23нче округ буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухихныӊ кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф.Корбангалиева, Барда районы хәрби комиссары А.В.Богородский, район ветераннар советы рәисе Ә.Ш.Габдушева h.б. дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясады. Алар сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына фашистлар Германисен җиӊгән өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек hәм озын гомер кичерүләрен теләделәр.

Бер минут тынлык, Дан обелискына чәчәкләр салганнан соӊ, чара бәйрәм концерты hәм спорт ярышлары белән дәвам итте. Ә мин парадта катнашучылар белән аралашып, аларныӊ портретларында сурәтләнгән якын кешеләре турында белештем.

“Фотода әтием, рядовой Уразов Гапсәлам Мөбарәк улы. Аӊа озын гомер кичерергә насыйп булды, сугыштан исән-сау кайтып, 1995 елда 87 яшендә арабыздан китте. Сугыш турында күп сөйләде, сапер булып хезмәт иткән, яраланганнан соӊ туган ягына кайтарылган hәм Аклышта яшәгән, җирле колхозда эшләгән“, — дип уртаклашты Вәсилә апа.

“Әтием Мәүлитов Мирҗан Минҗан улы 1941 елда сугышныӊ беренче көннәрендә Батырбай авылыннан фронтка китә. Камалышта калган Ленинградта була. Җиӊүне Берлинда каршы алырга тели, әмма бу хыялы тормышка ашмый, ул яралана hәм госпитальгә эләгә. Сугыш бетүгә ярты ел калгач демобилизацияләнә hәм өенә кайтарыла. 1946 елда әниебез белән гаилә коралар. Барлыгы алты балалары туа, бүген дүртебез исән. Әтием авыл советында, кибеттә эшли, озак еллар склад мөдире була. Җиӊүнеӊ 35 еллыгын каршылап, каты авырудан соӊ 59 яшендә вафат булды. hәр ел каберенә барабыз, аны чистартабыз, әти белән күӊелдән сөйләшәбез. Кызганыч, ул арабызда булганда аӊардан сугыш турында сорашмаганбыз. Бүген әтиебезгә сорауларыбыз күп, әмма инде соӊ“, — дип сөйләде парадта катнашучы.

Кызлары сүзләренчә, Башап Түздә туып-үскән Ижгузина Мөслимә Габдулла кызы 1942 елда үзе теләп фронтка китә. Мәскәү өлкәсендә укчылар дивизиясендә хезмәт итә, аеруча мөhим объектларны саклый. 1945 елда аныӊ әти-әнисе вафат була hәм җиде яшьлек энесе ятим кала, шуӊа күрә аны өенә кайтаралар. Ул туган районына ефрейтор званиесендә кайта, соӊрак сугышныӊ бик авыр сынау булуы турында сөйли. Мөслимә белән бергә сугышка киткән биш кызныӊ барысы да исән-сау әйләнеп кайталар hәм соӊгы көннәренә кадәр бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрен саклап калалар.

Бүген алар арабызда юк инде, иӊ соӊгысы булып 2013 елда 91 яшендә Мөслимә Габдулла кызы вафат булган.

Бөек Җиӊү көне елдан-ел ерагая бара, әмма без ата-бабаларыбызныӊ җиӊүгә нинди югалтулар белән ирешкәнен онытмаска тиешбез. Әйдәгезче, үз-үзләрен корбан итеп, безгә тыныч күк йөзен бүләк иткән кешеләрне искә төшерик…

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *