Спортивные мероприятия 1 и 9 Мая

may9-dsc_0479.jpg
2нче санлы Барда урта мәктәбе командасы

Эстафета

Яз hәм Хезмәт бәйрәме уӊаеннан 1 майда Барданыӊ мәктәпара стадионында ветераннар арасында җиӊел атлетика буенча эстафета уздырылды.

Чара халыкны, өлкән яшьтәге кешеләрне даими рәвештә физик культура hәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү hәм “Спорт – тормыш нормасы” региональ проектын тормышка ашыру максатыннан үткәрелде.

Хатын-кызлар 100 метр, ә ир-атлар 200 метр дистанцияне йөгерделәр.

Ярышларда округыбызныӊ 14 ветеран командасы катнашты, алар –Төнгүк, Сараш, Яӊавыл, Байавыл, Үдик, Бөреҗле, Печмень hәм Шермейка территориаль бүлекләре, спорт мәктәбе, ветераннар – чик сакчылары, Барда ЛПУМГсе, Барда коррекция мәктәбе, Сараш урта мәктәбе хезмәткәрләре, үзәк район больницасы ветераннар командалары.

Беренчелек өчен киеренке көрәштә Барда ЛПУМГсе командасы җиӊү яулады, икенче урынга Төнгүк мәктәбе командасы, өченче урынга спорт мәктәбе командасы лаек булды.

9 майда Җиӊү көнендә спорт сөючеләр җиӊел атлетика эстафетасында көч сынашты, анда округыбызныӊ 25 командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча белем бирү учреждениеләре арасында эстафетаныӊ I төркемендә Байавыл төп мәктәбе укучылары җиӊүче булды, икенче hәм өченче урыннарны коррекция мәктәбенеӊ 1нче hәм 2нче командасы яулады.

II төркемдә беренче урынны Барда гимназиясе командасы яулады, икенче hәм өченче урынны 2 нче санлы Барда hәм Үдик урта мәктәпләре командалары алды.

III төркемдә гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында беренче урынны 2нче санлы Барда урта мәктәбе командасы яулады, икенче hәм өченче урыннарда – Үдик hәм Төнгүк урта мәктәпләре командалары.

IV төркемдә территориаль бүлекләр командалары көч сынашты, уӊыш Әрҗән территориаль бүлек командасына елмайды, икенче hәм өченче нәтиҗәгә Төнгүк hәм Сараш территориаль бүлекләр командалары иреште.

V төркемдә Барда муниципаль округы оешмалары командалары катнашты, җиӊүне Край политехник колледжыныӊ Барда филиалы командасы яулады, 87нче ПСЧ hәм Барда ЛПУМГсе командалары тиӊдәшлечә икенче hәм өченче урыннарда.

may9-dsc_0471.jpg
Н. Каракулов призын яулаучы Әлфир Латыйпов

Стритбол

Шулай ук 1 май көнне укучылар арасында стритбол буенча ярышлар уздырылды. Турнирда гимназия, 2нче санлы Барда, Байавыл, Төнгүк, Сараш hәм Озын Ялан мәктәпләреннән 40тан күбрәк укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында беренче урынны 2нче санлы Барда урта мәктәбенеӊ 1нче командасы яулады, икенче урынны Сараш урта мәктәбе командасы алды, өченче урында – 2нче санлы Барда урта мәктәбенеӊ 2нче командасы. Егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 2нче санлы Барда урта мәктәбенеӊ “Феникс” командасы җиӊүче булды, икенче hәм өченче урыннарда – Барда гимназиясе hәм Төнгүк урта мәктәбе командалары.

2004-2006 елларда туган егетләр арасында да урыннар уйнатылды. 2нче санлы Барда урта мәктәбе командасы янә беренче урынны отты, Барда гимназиясе hәм Сараш урта мәктәбе укучылары тиӊдәшлечә икенче hәм өченче урыннарны алды.

Футбол

Җиӊү көненә Барданыӊ мәктәпара стадионында футбол буенча турнир оештырылды. Ярышлар көндәшлек hәм спорт азарты атмосферасында узды. Шулай итеп, беренче урынга Барда округы җыелма командасы лаек булды, икенче урынны “Яшьләр” (“Молодежка”) командасы яулады.

Барлык спортчыларга киләчәктә дә уӊышлар hәм билгеләнгән максатларына ирешүләрен телибез!

Мәгълүматлар интернеттан алынды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *