Камыр ризыкларын барысы да ярата

26 майда илнең барлык эшмәкәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен –Рәсәй эшмәкәрләре көнен билгеләп үттеләр. Кече, урта һәм зур бизнес ил икътисадын үстерүдә мөһим роль уйный. Демидовларның коралчылар династиясен, туку фабрикалары хуҗалары – Морозовларны, сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр Елисеевлар һәм Строгановларны искә алырга мөмкин. Барда округы тарихында шулай ук әлеге территорияне үстерүгә үз өлешләрен керткән фамилияләр бар. Бүген муниципалитет халкы файдасына 692 кече һәм урта бизнес субъекты хезмәт куя. Алар барлык өлкәләрне дә диярлек колачлаган, әмма, аеруча авыл хуҗалыгы, сәүдә, хезмәт күрсәтү, җитештерү һәм эшкәртү, җәмәгать туклануы, төзелештә уңышка ирешкән.

Регина Рамил кызы Әбләшева күптән түгел котлаулар кабул итүчеләрнең берсе. Шәхси эшмәкәр статусында ул 2015 елдан бирле. “Барысы да Байавылда кибет ачудан башланды, вакыт узу белән Үдиктә дә тагын ике сәүдә ноктасы барлыкка килде. Сәүдә яхшы бара, товарга сорау бар”, — дип уртаклаша әңгәмәдәшем һәм аларның кибетләрендә иң кирәкле барлык әйберне табарга мөмкин булуын билгеләп үтә.

— Һәр татар кешесе чәй эчәргә ярата. Ә аны, гадәттә, тәм-томсыз эчмиләр. Камыр ризыкларын яратмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Озак уйлап тормыйча, без бу үзенә күрә катлаулы эш белән шөгыльләнергә булдык һәм узган елның сентябрендә төрле камыр ризыклары җитештерү цехын эшләтеп җибәрдек. Һәм ялгышмаганбыз, продукциябезне яраттылар, ә сорау без тәкъдим итә алганга караганда күбрәк тә. Бүгенге көндә бездә печенье, пироглар, төрле эчлекле шәнгәләр пешерелә — илледән артык атама (исемлек, наименование) бар. Пешекче белгечлегенә ия булмасам да, бу өлкә мине һәрчак җәлеп итте, кайчан да булса кондитер ризыклары ясау белән шөгыльләнергә хыялландым. Теләгем тормышка ашты, — ди Регина.

Йортның бер өлеше булган цех тәүлек буе эшли дияргә була. Биредә ике сменада дүрт хезмәткәр эшли, барлык пешекчеләр дә Үдик авылы кешеләре, димәк, авылдашлары шәхси эшмәкәрләргә ышана, аларны хөрмәт итә һәм торак пункттан читкә китмичә эшләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмый.

Регинаның төп ярдәмчесе – тормыш иптәше Илнур Илфат улы. Ул продукцияне кибетләргә ташый. Әбләшевларның камыр ризыкларын Үдик һәм Байавыл кибетләрендә генә түгел, Барда (“Сирень”, “Эльвар”, “Молодежный”) һәм Беренче, Икенче Әрҗән кибетләрендә дә сатып алырга була икән. Соңыннан тырыш, максатчан гаилә үз планнары белән уртаклашты. Тиздән сатуга алар җитештергән икмәк чыгачак, ә җәй көне цех өчен аерым бина төзелеше башланачак. Регина белән Илнурның барлык уй-ниятләрен тормышка ашырачакларына бер дә шикләнмим…

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *