Баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшә?

Сборы в школу 2022Ничек кенә моңсу яңгырамасын, әмма җәй, ә аның белән бергә мәктәп каникуллары да ахырына якынлаша, бусагада 1 сентябрь — Белем көне. Яңа уку елы алдыннан кибетләр буенча йөреп беренче класс укучысының “мәктәп җыелмасы” күпмегә төшәчәген белергә булдым. Мәкаләм ахырында килеп чыккан нәтиҗәне узган елгы бәяләр белән чагыштырачакмын.

Шулай итеп, сумкалардан башлыйбыз. Кибетләр киштәләрендә алар күп: төрле һәм бер төстәге, кыйммәтле һәм арзан, зур һәм компактлы, танылган брендлардан һәм аз таныш компанияләрдән. Бәяләр аермасы да шактый киң, шуңа күрә һәркем товарны үз ихтыяҗы һәм янчык калынлыгы буенча сайлап алырга мөмкин, ә бала сумкасыз калмаячак, әлбәттә. Рюкзакларга бәяләр 880 сумнан башлана, иң кыйммәтле һәм брендлылары — 6000нән. 1600 сумлык вариантта тукталдым, мине барысы да канәгатьләндерде — бәясе дә, сыйфаты да.

Хәзер исә сумкага технология һәм сынлы сәнгать дәресләре өчен җыелма туплыйбыз. Гади, агач линейка, түгәрәк очлы кайчы, төсле кәгазь, 12 төсле пластилин, төсле һәм ак картон, клей-карандаш, альбом, фломастерлар (12 төсле), акварель буяулар (10 төсле), 18 төсле карандашлар җыелмасы, өч кисточка һәм суы түгелми торган стакан сайладым. Болар барысы 1145 сумга төште. Әле бу кирәк-яракларның башы гына. Рюкзакка 18 битле 20 дәфтәр һәм аларга шул кадәр үк тышлык салабыз, ә калькуляторда тагын 228 сум өстибез. Хәзер исә пенал сайлап туплыйбыз. Аларның бәясе 25тән 245 сумга кадәр, миңа 160 сумлык сыйдырышлы һәм зур булмаган вариант ошады. Аңа бетергеч, карандаш очлагыч, гади карандаш һәм ике ручка салдым — барысы 74 сумлык. Нәтиҗәдә, сумка һәм барлык кирәкле канцтоварлар 3207 сум тәшкил итте.

Кием кибетләре дә шау-гөр килә. Берәүләр итәкләр эзли, икенчеләре күлмәкләр киеп карый, өченчеләре исә футболкалар сайлый. Сатучылар да ыгы-зыгы килә, клиентларына һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Быел малайлар өчен жилетка һәм чалбарлар 2500 сумга якын, жилет белән итәкле кызлар комплекты 2000 сумга төшәчәк, сарафанны исә арзанрак та, 1200-1600 сумга сатып алырга мөмкин. Галстук, каеш һәм күлмәк, ике бант, колготка һәм блузка кебек үк якынча 1300 сум тора. Кайбер әйберләрнең бюджет вариантында да тукталырга мөмкин, әмма аяк киемен бик игътибар белән сайларга кирәк. Ул уңайлы, шул ук вакытта нык һәм матур булырга тиеш. Уртача, малай һәм кыз өчен аяк киеме 2000 сум тирәсендә.

Барлык чыгымнарны берләштереп, быел малайны 9007 сумга, ә кызны 8507 сумга мәктәпкә җыярга була, дип билгеләп үтәргә мөмкин. Узган ел бу саннар 6211 һәм 6651 сум иде. Минем исәп-хисаплар якынча, әлбәттә, һәм һәр ата-ана үз ихтыяҗларыннан һәм финанс мөмкинлекләреннән чыгып балага кием-салым һәм канцелярия сайлый. Өстәвенә, кибетләрдә бәяләр төрле, минем исемлек тә тулы түгел, мәсәлән, спорт костюмын һәм аяк киемен кертмәдем. Физкультурага чалбарлар уртача 500 сум, футболка 450 сум, ә кроссовка 1200 сум тора.

Яңа уку елына әзерлек чыгымлы һәм гади генә эш түгел. Әмма яңа бантиклар, матур пеналлар һәм дәфтәрләр балаларга күпме шатлык алып килә. Ә беренче класс укучылары түземсезлек белән парта артына утыруларын көтә. Һәм алар өчен “Белем иленә” искиткеч сәяхәт башланачак.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *