Догаларыбыз барып ирешсен

Корбан бәйрәме көннәрендә үткәрелгән чараларда Болгар дәүләтенеӊ Исламны рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу тарихи вакыйгасына әhәмият бирелде.

Бөтен мөселман дөньясы иӊ олы дини бәйрәмнәрнеӊ берсен – Корбан гаетен билгеләде. Барда округы мөселманнары 11 июльдә Җәмигъ мәчете каршында үткәрелгән бәйрәм чарасына җыелды. Аны имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт Мозафаров ачты.

— Хөрмәтле дин кардәшләр, Барда мөхтәсибәте hәм шәхсән үз исемемнән сезне Болгар дәүләтенеӊ Исламны кабул итүенә 1100 ел тулу уӊае hәм изге бәйрәмебез Корбан гаете белән котлыйм, — диде ул. — hәрбарчагызга сәламәтлек, Аллаhы тәгаләгә ышану hәм таяну, дингә бирелгәнлек, күӊел тынычлыгы, балаларыгыз hәм оныкларыгыз җылысын тоеп яшәвегезне телим. Бездә Корбан бәйрәме элек-электән үткәрелеп килә, соӊгы елларда аныӊ колачлы булып узуы шатландыра, дин юлына басучылар hәм бәйрәм көннәрендә корбан чалу йоласын үтәүчеләр саны арта бара. Бу көннәр – туганнар белән очрашу hәм, үзебезнеӊ җирдә вакытлыча гына, яшәвебезне аӊлаган hәлдә, янә бер Аллаhы тәгаләне искә алу өчен менә дигән мөмкинлек. Безнеӊ барлык догаларыбыз барып ирешсен, корбаннар hәм намазларыбыз кабул булсын.

Бәйрәм котлаулары белән округ администрациясе аппарат җитәкчесе И.Р. Исмакаев, Дума рәисе И.Р. Вахитов, ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева чыгыш ясады. hәр ел Корбан бәйрәмен оештыруда, округ тормышында hәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә актив катнашучы мөселман кардәшләр хөрмәтләнде, аларга округ башлыгы, Пермь крае региональ Диния нәзарәте hәм Барда мөхтәсибәте исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Край мөфтие Әнвәр хәзрәт Әбләев үз котлавында билгеләгәнчә, хәзер яӊа мәчетләр эшләнә hәм ачыла, hәм моӊа шатланмый мөмкин түгел. Яӊа Аллаh йортлары Пермь районыныӊ Янычи, Чернушка округыныӊ Әминкәй hәм Октябрь округыныӊ Әтнәгуҗа авылларында төзелгән.

Безнеӊ сайлау округы буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко шулай ук котлау хаты җибәргән иде, анда Пермь краенда төрле милләт кешеләре яшәве, аларны дингә hәм мәдәнияткә сакчыл караш, игелек эшләү hәм башкалар белән аралашу шатлыгы берләштерә, диелгән.

Корбан бәйрәме – олы бәйрәм. Ул бөтен дөнья мөселманнарыныӊ Мәккәгә хаҗ сәфәре белән билгеләнә. Быел бу сәфәр 9 июльдә башланды.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *