Кадерле урын булсын
Каенавылда Биәмби чишмәне төзекләндергәннәр, 11 октябрьдә ачу тантанасы да үтте. Бу изге эштә бөтен битараф булмаган район халкы катнашкан дип әйтсәк тә ярыйдыр. Мондый чакта форсаттан файдаланып изгелек орлыкларын чәчеп калырга кирәк бит! Тантанада район имам-мөхтәсибе Марат-хаҗи Мозафаров, Каенавыл имам-хатыйбы Сәлим хәзрәт Батыров, Каенавыл мәдәни үзәге директоры Венера Сарманаева, авыл активистлары hәм башка кунаклар катнашты. Венера Сарманаева: “Оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә үзләренә тазалык, бәхет белән әйләнеп кайтсын шушы изгелекләре. Чишмәнеӊ суын озак-озак еллар эчеп яшәмәгә насыйп булсын”, — диде. Марат Нәшәт