Эһ, сабантуй, сабантуй, Синдә җәйнең бар яме!..

Олуг бәйрәмебез, сабан туен табигать кочагында үткәрүгә ни җитә?! Соңгы елларда, дөрес, шәһәрләрдә аны халыкка уңайлы булсын дип, парклар һәм стадионнарда да уздыра башладылар. безнең крайда шулай ук бәйрәм Пермь ипподромында, стадионда оештырылган еллар, сабан туен, шулай ук Октябрь, Уен, Барда районнары кабул иткән вакытлар да булды. Ә менә быел бөтен Кама буе татарларын Кунгур округының авыл хуҗалыгы нык үсеш алган һәм милли-мәдәни традицияләрне кадерләп саклаучы Тор Түз авылы үзенә җыйды. Край губернаторы һәм округ администрацияләре, край татарлары, милли-мәдәни мөхтәрияте, край башкортлары Корылтае һәм җәмәгатьчеләр, меценатлар ярдәме белән үткәрелүче бәйрәмне оештыру буенча төп хәстәрлекне Кунгур округы татар үзәге рәисе, бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы Алмаз Альберт улы Хавыев үз җаваплылыгына алды.

Алгарак узып билгелик: кунакларның, төрле төбәкләр милли үзәкләре вәкилләренең фикеренчә, ул бу олы бурычны яхшы башкарып чыкты.

Мәйданга иртәдән халык агылды. Соңырак сабан туенда унҗиде меңнән күбрәк кеше катнашуы билгеләнде. Бу болында Кунгур һәм Орда районнарының берләштерелгән сабан туе электән бер генә узмады, әмма бу кадәр күп кеше әле моңарчы җыелганы булмагандыр. Кайлардан гына килмәгән иде бирегә кунаклар, милли-мәдәни үзәкләр – коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре! Край башкаласыннан, Чайковскийдан, Соликамскидан, Чернушкадан, Добрянкадан, Лысьвадан, Октябрьскийдан, Губахадан, Осадан, Куедадан, Суксуннан, Кишертьтән һәм, әлбәттә, Пермь районыннан, Барда, Уен, Орда округларыннан. Ара ерак дип тә тормаганнар, иртәдән юлга кузгалып, йөзләрчә чакрымнар үтеп, мәданга килеп тә урнашканнар. Уйлап карасаң, нинди зур ул безнең край: мәсәлән, Соликамск кайда да, Чайковский кайда – Кунгур округы белән арада – ничәмә километр. Әмма юл мәшәкатьләре беркемне шүрләтмәгән, җыелышып, зур делегацияләр белән килгәннәр. Менә нинди сабан туеының тарту көче, рухы, ул һәркемнең күңелендә. Ә бәйрәмдә башка милләтләр вәкилләре дә теләп катнаша, татарлар һәм башкортлар белән бергә рәхәтләнеп күңел ача, ул – халыклар дуслыгы бәйрәме, халык мәдәнияте, спорт бәйрәме дә!

— Сабан туена килми калу мөмкин түгел. Үзебезнең “Кардәшләр“ үзәге әгъзалары белән килдек, бик шатбыз. Барысы да яхшы, бәйрәм матур. Төрле төбәкләрдән килгән милли коллективлар белән очрашу да күңелгә рәхәтлек бирә, монысы Соликамскидан “Кардәшләр“ татар-башкорт үзәге җитәкчесе Марат Зайнуллин фикере. Ул, шәһәрдә милли-мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү максатында шундый үзәк оештырып, үзе үк инде озак еллар аның белән җитәкчелек итә. Һәм узган чорда күпме эш башкарылган!

Кама буеның башка территорияләрендә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар – шундый ук җәмәгать үзәкләре татарларны һәм башкортларны туплау һәм берләштерү, милли-мәдәни чаралар үткәрү, халык традицияләрен саклау, талантларны үстерү буенча зур эшчәнлек алып баралар. Бу инде утыз ел эзлекле дәвам итә. Мәгълүм ки, күпчелек төбәкләрдә үзәкләр узган гасырның туксанынчы аллары башында оештырылган иде. Ә аларга юнәлеш бирүче төп көчләр – Бөтендөнья татар конгрессыт һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае. Быел конгресс оештыруга утыз ел тула. Кама буенда исә татарлар милли-мәдәни мөхтәрияте һәм башкорт Корылтае эшчәнлеге зур әһәмияткә ия.

Милли коллективлар оештырган түгәрәкләрдә җыр-моңнар, бию көйләре яңгырый. Әнә сабантуй мәйданы буйлап Октябрьский төбәге баянчылары килә, дәртле музыка һәркемне биюгә дәшә. Бәйрәм рухы белән канатланган хатын-кызлар бөтерелеп бии дә башлый…

Ә бераздан халык сәхнә алдына җыела – край сабан туен ачу тантанасы башлана. Милли көйләр, алып баручыларның котлаулары яңгырый, хореографик композиция башкарыла. Парад башлана: Кама буе төбәкләреннән килгән делегацияләр бер-бер артлы сәхнә аша үтәләр.

Парадта — бардалылар

Парадны Башкортостанның Аскын районы делегациясе – пермьлеләрне котларга килүчеләр йомгаклый. Сәхнәдән халыклар дуслыгы, сабан туеның берләштерү көче турында сүзләр, тәбрикләүләр яңгырый, крайның танылган ансамбльләре “Камушка“, “Юность“, “Гүзәл Чулман“ коллективлары башкаруында Кама буенда яшәүче халыклар биюләре башкарыла.

Бәйрәмне алып баручылар сәхнәгә рәсми кунакларны чакыралар. Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары В.И. Политов, Кунгур муниципаль округы башлыгы В.И. Лысанов, край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвәзетдинов, Татарстан вәкиле……., Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Х. Гыйлфанов, Бөтендөнья башкортлары корылтае җитәкчесе Ю. Юсупов, край башкортлары Корылтае рәисе Р.Т. Мөхәмәтьянов, край мөфтие Әнвәр хәзрәт Әбләев, Асын района башлыгы….. бәйрәм котлауларын җиткерделәр. Вячеслав Иванович сабан туеның Пермь краенда яшәүче халыкларның дуслыгын чагылдыручы бәйрәм буларак билгели, бәйрәмдә катнашучыларга үзара тату булып һәм аңлашып, мәхәббәттә яшәүләрен тели.

Х.М. Гыйлфанов, Л.Н. Рыбакова, Х.Х. Фәрвәзетдинов hәм В.И. Лысанов

— Кунгур төбәге Перь краенда авыл хуҗалыгы нык үсеш алган төбәкләрдән исәпләнә һәм Тор-Түз бу өлкәдә югары уңышларга ирешүче поселение булып тора, округ башлыгы Владимир Иванович һәм авыл хезмәтчәннәре шундый матур ял чарасына лаеклы дип билгели.

Сабан туе – иң беренче чиратта игенчеләрне, алар хезмәтен зурлау бәйрәме ул. Борын-борыннан килгән традиция дәвам итә. Иң яхшыларга сәхнәдә почет грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырыла. Пермь крае Агропрмышленность комплексының Почет грамотасы белән Н.Ф. Хавыева крестьян (фермер) хуҗалыгы тракторчысы Рушан Глимшин, “Колос“ авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Алмаз Хавыев, Министлыкның рәхмәт хаты белән “Тор Түз“ колхозы“ авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Наиф Назин, Г.Г. Котдусова крестьян (фермер) хуҗалыгы машина йөртүчесе Радик Закиров, “Иске авыл“ җәмгыяте тракторчы-машинисты Азат Салихов. “ТорАгро“ җәмгыяте агрокомы Светлана Шархумуллина бүләкләнә. Авыл хуҗалыгы производствосы алдынгысы рушан Глимшин һәм ветеран, өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Наил Насретдинов сабантуй элемен күтәрәләр. Край сабантуе ачык дип белдерелә.

Ә бәйгеләрнең инде кызган чагы. Янәшәдәге мәйданчыкта ат чабышлары бара. Алар өч заездда үткәрелә: беренчече – Пермь крае губернаторы призына, өченчесенең спонсоры – “ТорАгро“ ОООсы. Губернатор призын Юго-Камскийдан “Лодон“ кушаматлы атта Анастасия Ушакова яулады. Орда округының Башап авылыннан Айгиз Рамазанов “Хельма“ атында (хуҗасы Р. Рамазанов) икенче, Октябрь округының “Богородский“ СПКсыннан Владимир Новокреùенның “Регалия“дә өченче булды. Владимир икенче заездда “Фракия“ атында (“Кишертский“ СПКсы) беренче урынга чыкты. Барда окруыганнан Ринат Тукхузин “Рыжая“да (хуҗасы – Руслан Маматов) икенче, КФХ “Бакилии“ атында чапкан Анастасия Ушакова өченче килде. өченде заезд янә Владимир Новокреùенныхның “Златой“да җиңү белән тәмамланды. Барда округы Рәмис Шәрипов хуҗалыгыннан “Памирка“да Сергей Пономарев икенче, Фирдәвес Шәриповның “Фланжер Лонг“ атында ОРинат Тукхузин өченче килде.

Кая карама – бәйгеләр бара. Балалар һәм үсмерләр авыш баганага менүдә ярышалар, әнә берәү вертикаль баганага җиңел генә күтәрелде һәм алкышларга лаек булды. Көрәш мәйданында да кызу: келәмгә бер-бер артлы башта үсмерләр, аннан өлкәннәр чыга. Ярышларның баш судьясы, Пермь крае “Көрәш“ федерациясе президенты Исмәгыйль Бикмөхәммәтов (Барда) шундый мәгълүматлар тәкъдим итте: бәйгедә җиде территория ир-егетләре – 38 кеше катнашкан, ярышлар үсмерләр – 4 авырлык категориясендә, өлкәннәр биш категориядә бил алышкан. Аларда җиңүчеләр булып Барда округыннан Ринар Иткинов, Кунгур округыннан Альберт Шакирҗанов һәм Илсаф Нуруллин, уен округыннан Эльвис Адыев; өлкәннәр арасында Уен округыннан Марис Минхәйдәров һәм Альмир Мәгафуров, Октябрь округыннан Вячеслав Минеев, Аскын районыннан Айгиз Зәйнетдинов һәм бардадан Руслан Маматов танылган. сабан туй батыры исемен айгиз Зәйнетлинов яулаган.

Зур һәм кече сәхнәләрдә баручы концерт чыгышлары күпләрне җәлеп итә. Сабантуй кунакларына Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Әнвәр Нургалиев, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева иң матур җырларын бүләк итә.

Край территорияләре, коммерцияле булмаган оешмалар – милли-мәдәни үзәкләр иҗат осталары чыгышлары халык күңелен яулый.

Сабантуй гөрли, бар халык җәйнең җылы ямьле көнендә кинәнеп күңел ача, бәйрәм итә. Бар халык көтеп алган. иң матур, чын халыкчан, борыңгы һәм мәңге яшь бәйрәм – ул халык күңелендә.

Эльмарт УРАЗОВ. Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *