Барда муниципаль округы территориясендә ике дистә елга якын “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” смотр-конкурсы үткәрелә. Коммерцияле булмаган район ветераннар советы җитәкчелегендә жюри әгъзалары авылларда булып хуҗалыклар белән очрашты инде. Газета битләре аша сезне бәйгедә катнашучылар белән таныштырабыз.
Туган төбәгебездә тырыш, уӊган гаиләләр күп. Лаеклы ялда булуларына карамастан, алар хезмәтләре исәбенә сокланырлык хуҗалык алып баралар. Барысына да каян өлгерәләрдер, йортлары чиста, бакчалары каралган, бал кортлары, терлекләр hәм кош-корт асрыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, тормышныӊ ямен hәм кадерен тоеп яшиләр, шул рәвешле яшь гаиләләргә үрнәк булып торалар.
Федорки территориаль бүлегенә караган авылларда безне белгеч А.Н. Аптракова каршы алып, ветераннар белән таныштырды. Роза Кәрим кызы hәм Фәнил Сәетгали улы Кучукбаевлар туган авыллары Федоркида яшиләр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 11 онык, бер оныкчыклары бар. Кызлары икесе дә пешекче, уллары водитель hөнәрен сайлаган. Хуҗалыкларында үгез, бозау карыйлар, сарыкларын корбанлыкка чалганнар, 41 бройлер тавыгы үстергәннәр, тавыклары, 20гә якын бал корты умарталары исәпләнә. Кышка утын хәстәрләнгән. Бакчада балан, кара миләш, крыжовник, кура җиләге, карлыган, алмагач h.б. үсә, 20 ящик суган җыйганнар. Алар икесе дә “Рассвет” колхозында терлекчелектә эшләгәннәр. Гаилә башлыгы мич салган, умартачы да булган, кыскасы, аныӊ кулыннан төрле эшләр килә. Хәзер авылда җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
— 47 ел бер гаилә булып яшибез, тормыштан канәгатьбез. Ирем барысын да диярлек үзе башкара, техника бар. Бакчабыз 50 сутый, туфракка hәр ел тирес керткәч, яшелчәләрдән мул уӊыш алабыз. Маллар өчен азык чөгендере дә үстерәбез. Балаларыбыз эшләп үсте, 11 баш мөгезле эре терлек, 31 баш каз асраган вакытларыбыз да булды, — ди Роза Кәрим кызы. Ул үзе намазда.
Җәй буе картәти-картәни янында оныклары тора икән, алар ял да итә, ярдәмләшә дә. Саф авыл hавасы сәламәтлек өчен бик файдалы. Картәниләре тәмле мич ашлары белән сыйлый үзләрен.
Йөкшер авылында без Вәлитовлар гаиләсендә булдык. Гүзәлия Тәүфикъҗан кызы hәм Раиф Ильяс улы хуҗалыкларында сыер, 4 бозау, тавыклар тоталар. Җирләре 39 сутый, кыяр, помидор, суган, алмагачлар, кура җиләге, балан, чикләвек, слива, терн h.б. яшелчә-җимешләр үстерәләр. Вәлитовлар тәрбиягә алган 5 бала карыйлар.
Акбаш авылында безне Батырлык ордены кавалеры Кучукбаев Илдусныӊ әти-әнисе Фәния Фаиз кызы hәм Зиннәт Сәлим улы кабул итте. Хуҗалыклары бик чиста, hәр җирдә тәртип. Бакчаларында башкалардагы кебек үк төрле яшелчәләр, җимеш куаклары бар, шулай ук имән, чикләвек агачы (фундук), крыжовник та утыртканнар, кура җиләге hәм чәчәкләр күп үсә. 31 бройлер тавыгы караганнар, йомырка салучы тавыклары — 10.
— Без 40 ел бергә торабыз. Йортны 1978 елда төзедек. Балаларыбызны тәртипле, тырыш булыгыз, дип үстердек. Улыбыз Илфиз Бардада ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә водитель булып эшли, — диделәр Кучукбаевлар.
Федорки территориаль бүлегеннән соӊ Байавылга юл тоттык. Зәбирә Төфхәт кызы Иманаева hәм Әүхәт Шәвкать улы Ибраhимов 21 ел бер гаилә булып яшиләр инде. Йорт, ишек аллары, бакча чәчәккә күмелгән, бик ямьле. Алар шәхси хуҗалыкларыннан мул табыш алалар, берничә теплицада кыяр, помидор, татлы борыч җитешкән. Үстергән яшелчәнеӊ артыгын сәүдәгә тәкъдим итәләр. Зәбирә Төфхәт кызы аларны җыеп кышка әзерли, узган елда гына да 3 литрлы 200 банка кыяр маринадлап тапшырган. Шулай ук 3 литрлы 236 банкада баланны томалап пешереп, кафеларга илткән. Бакчада җимеш агач hәм куаклары шактый: груша, сырганак, кара миләш мул уӊыш бирергә охшаган. Алмагачлары 12 төп. Быел 500 пар мунча яфрагы бәйләп сатканнар, “өйдән килеп алып киттеләр”, дип куаналар. Әле ял йортларына, чит илләргә барырга да вакыт табалар.
— Хуҗалыгыбызда 2 үгез, 2 ат асрыйбыз. Гаиләбез белән конкурсларда уӊышлы катнашабыз, 2012 елда ит сату буенча районда беренче урынга чыккан идек. Бу җәйдә эшебездә оныкларыбыз да бик булышты, — ди лаеклы ялдагы педагог, РФнеӊ гомуми белем бирү почетлы хезмәткәре З.Т. Иманаева. Ул 60 яшенә кадәр 38 ел дәвамында балаларга физик культура фәненнән белем биргән. Улы үз гаиләсе белән Бардада яши.
Гаилә инде 6 ел ярдәмгә мохтаҗ I группа инвалидны тәрбияли, аӊа көнкүреш уӊайлыклары тудырылган. Байавыл ветераннар советы рәисе Зөлхәбирә Мансурова авылдашлары хакында уӊай фикерен әйтте:
— hәр ел авылыбызныӊ күркәм гаиләләрен конкурска тәкъдим итәбез. Быел Зәбирә белән Әүхәт гаиләсен сайладык, алар үрнәк хуҗалык алып баралар, гөрләтеп эшлиләр hәм яшиләр дә. Бу чара ветераннарга яшәү өчен дәрт, дәрман өсти, — диде.
Ветеран хуҗалыклар арасындагы конкурста Минсара Нургали кызы Мостаева да катнашты, ул Искир авылында гомер итә, тормыш иптәше Наил күптән түгел вафат булган. Гаиләдә 2 бала үскән, безне хуҗабикә улы белән кабул итте.
— Терлекләр карамыйбыз инде, якынча 25 умарта бал кортларыбыз, ун казыбыз бар. Бакчабыз 32 сутый, карлыган, яшелчәләр, чәчәкләр үсә. Күпләп виктория җиләге утырттык, шактый табыш алам. Суган, сарымсак мул уӊыш бирде, — диде Минсара Нургали кызы.
Шермейка территориаль бүлеген чарада Лидия Ефимовна Казанцева hәм Сергей Владимирович Афанасьев гаиләсе тәкъдим итте. Ветераннар советы рәисе Н.Ф. Бабушкина якташларын мактап телгә алды. Алар яшәгән хуҗалык авылга ямь биреп тора: цинния, петуния, гладиолус, роза, ал hәм ак төстәге лаватералар h.б. Чияләре бар. Декоратив куаклардан ак сирень үсеп килә, тал, имән, чыршы бар. Яӊа сорт бәрәӊге дә үстерәләр, ул башкалардан ямь-яшел сабаклары белән аерылып тора. Без килгәндә Сергей Владимирович ремонт эше белән шөгыльләнә иде.
— Савымчы, ферма мөдире булып, аннан почта бүлегендә дә эшләдем. Шигырьләр язам, кул эшләре тотам, бәйлим, тамыр энә белән үрмәләр үрәм. Үстерелгән яшелчәләрдән, урманнан җыелган җиләк-җимешләрдән hәм гөмбәдән кышка төрле ризыклар: кайнатма, лечо, солянка hәм башкаларны әзерләп куйдым, — ди 3 ул тәрбияләп үстергән Л.Е. Казанцева. Аныӊ оныгы Наталья Олеговна Рудакова быел Пермь крае укытучылары арасында бәйгедә үз номинациясендә 1 урынны яулаган икән.
Шул ук көнне комиссия әгъзалары белән Түбән Искилде авылында гомер кичерүче Казанбаевларда да булдык. Гаилә башлыгы Мулланур Рамазан улын очрата алмадык, ул лаеклы ялда булса да, вахта алымы белән Пермьдә эшли икән. Җәүhәрия Габдрафикъ кызы хуҗалыгы белән безне үзе таныштырды. Аларныӊ йорты бик матур урында урнашкан, бакча янында гына агучы Гөлҗиhан чишмәсен дә тәрбияләп, карап торалар. 3 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сыер, электр көтүче ярдәмендә көтелә. Бакчада бар төрле яшелчәләр мулдан үскән, чүп үләннәре уталган. Койма тирәләре, капка алдындагы үлән кистерелгән. Безнеӊ якларда сирәк очраган карбыз (4 сортлы), кавыннар тәгәрәшеп үсә, алар уҗымын апрель аенда ук теплицага утыртканнар. Чәчәкләрнеӊ исәбенә чыгарлык түгел, алар оста хуҗалар куллары белән эшләнгән төрледән-төрле күркәм клумбаларда әйләнә-тирәне бизи. “Иӊ яраткан чәчәгем – петуния”, диде Җәүhәрия апа. Кышка кайнатмалар әзерләү, компотлар кайнату, сөт аерту кебек эшләрне ул махсус эшләнгән кечерәк йортта башкара – бик тә уӊайлы. Бөтен җирдә тәртип, чисталык, без хуҗаларныӊ уӊганлыкларына таӊ калып йөрдек. Үсемлекләрнеӊ сортларын белештек, ул аларныӊ барысын да диярлек яттан белә булып чыкты.
— Гаиләбез 1982 елда барлыкка килде. Дүрт бала: ул hәм 3 кыз тәрбияләп олы тормыш юлына чыгардык, аларныӊ өчесе Пермьдә яши. Улыбыз Ленинградта тора, контракт буенча Украинада хезмәт уза. Балаларыма иминлек телим, — диде Җ. Казанбаева. Чайковский медицина училищесын тәмамлаганнан соӊ ул Түбән Искилде авылында 30 ел фельдшер булып эшләгән.
Әнә шундый тырыш гаиләләр белән күрештек без. Алар туган төбәгебезне яхшы яктан тасвирлый, башкаларга өлге булып тора. Коммерцияле булмаган район ветераннар советы рәисе Ә.Ш.Габдушева да шул фикер яклы, конкурста җиӊгән гаилә округ данын край дәрәҗәсендә яклаячак әле.
Калган хуҗалыкларга багышланган язмаларны газетаныӊ киләсе саннарында укый алырсыз.
Роза Гыйззәтуллина.
Автор фотолары.
(Дәвамы бар).