Яратырга һәм хөрмәт итәргә

8 июльдә илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә. Шушы якты бәйрәм алдыннан округыбызның унтугыз пары “Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен“ истәлекле билгеләре белән бүләкләнде, ә Шабаркадан Шестаковлар югары бүләккә — “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медаленә лаек булды. Гаиләне Барда округы башлыгы вазыйфаларын башкаручы И.С. Туйгелдин һәм округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов котлады, алар Шестаковларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер теләде.

Котлауларга Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, Шермейка территориаль бүлеге начальнигы В.Н. Мочалова һәм ЗАГС бүлеге белгече М.Т. Маматова кушылды. Алар гаиләгә әлеге бәйрәмне үткәрү буенча оештыру комитеты грамотасын, край Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А. Сухих, округ башлыгы Х.Г. Алапанов һәм край ЗАГС комитеты рәисе Е.А. Ерохинаның котлау адресларын тапшырды.

Медаль ияләре Федор Васильевич һәм Валентина Николаевна 1973 елның июнендә танышалар, законлы никахларын 1974 елның сентябрендә теркиләр. Кырык сигез ел бергә яшәү чорында алар өч бала үстерә, бүген өч оныклары һәм бер оныкчыклары да бар. Гаилә башлыгы белгечлеге буенча машина йөртүче. Төрле елларда җирле совхозда, Шермейка авыл администрациясендә, “ашыгыч ярдәм“дә, Оса технологик транспорт идарәсендә эшләгән. Ә гаилә учагын саклаучы тормышын якташларына хезмәт итүгә багышлаган: кибеттә эшләгән, җирле администрация белгече булган, җиде ел администрация башлыгы вазыйфаларын башкарган.

Гаилә бәхете нәрсәгә бәйле булуы турында сорауга Шестаковлар “аның бернинди сере юк“ дип билгелиләр. Бары тик бер-береңне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк, шул чагында үзара аңлашып һәм килешеп яшәү дә, үзара ярдәмләшү дә — барысы да булачак. Чыннан да, бергә һәм бердәм булганда тормыш авырлыкларын үтү дә җиңелрәк.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *