Укытучы — киләчәккә юнәлдерелгән һөнәр

26 августта, яңа уку елы башланыр алдыннан, Барда мәдәният һәм ял үзәгендә традицион август педагогика киңәшмәсе уздырылды. Концерт залында округ укытучылары, барлык мәктәпләр директорлары һәм кунаклар җыелды. Чараны үзләренең матур музыкаль номерлары белән “Малышок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Барда гимназиясе укучылары ачып җибәрде.

Видео мөрәҗәгатендә РФ мәгариф министры С.С. Кравцов август киңәшмәсенең мөһимлеген билгеләде, чөнки бу башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм планнар буенча фикер алышу өчен менә дигән мәйданчык. Ул мәктәп директорларына, укытучыларга, педагогик коллективларга, мәгариф идарәләренең муниципаль органнары начальникларына һәм белгечләренә, региональ министрларга узган уку елына куелган бурычларны үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Төп темалар арасында Рәсәйнең гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньяның ун әйдәп баручы иле арасына керүе буенча максатын билгеләде, класс җитәкчелеге, урта һөнәри белем бирү оешмалары төркемнәрендә кураторлык өчен өстәмә түләмнәр турында сөйләде, патриотик тәрбия темасына җитди карарга чакырды. Ахырда Сергей Кравцов педагогларга яңа уку елында уңышлар, сәламәтлек һәм, әлбәттә, барлык уй-ниятләрен тормышка ашыруда көч-куәт теләде.

Округ башлыгы Х.Г. Алапанов сүзләренчә, “Мәктәп белем бирү системасын модернизацияләү” федераль программасы нигезендә киләсе чорга ремонт эшләре генә түгел, ә мәктәпләргә җиһазлар сатып алу, укытучыларның квалификациясен күтәрү дә планлаштырылган. Яңа елдан Рәсәй Мәгариф министрлыгының яңа “Мәктәп” проекты һәм “Минем мәктәп” федераль дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлый. Барлык чаралар да бөтен ил буенча уңайлы, заманча белем бирү мохите булдыруга юнәлтеләчәк. “Барда округы администрациясе мәгариф системасына зур әһәмият бирә. “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль программасы кысаларында Төнгүк һәм Бөреҗледә ике мәктәп төзелә. Аларны ачу 2023 елга планлаштырылган. Төрле бюджетлар средстволарына соңгы ике елда кайбер белем бирү оешмалары биналарының фасады тышланды, “Колос” балалар бакчасы корпуслары, мәктәп спорт заллары, Әрҗән мәктәбе ремонтланды, ГТО нормаларын тапшыру өчен спорт мәйданчыклары булдырылды. Быел край хөкүмәте ярдәме белән укучыларны йөртү өчен өч яңа автобус алдык”,- дип билгеләп үтте Хәлил Газбулла улы һәм өлкән класс укучыларының курсларда белем алып, “В” категорияле машина йөртү таныклыгы ала алу мөмкинлегенә тукталды. Шулай ук округ Думасының бюджет комиссиясе рәисе Р.Р. Мукаев, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева һ.б. яңа уку елы алдыннан укытучыларга җылы теләкләрен җиткерделәр.

Чара барышында Төнгүк мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы О.О. Абдуловага, 2нче санлы Барда мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Р.Г. Альмухаметовага, Каенавыл мәктәбенең педагог-психологы Р.И. Илкәевага, Сараш мәктәбенең информатика укытучысы Г.М. Тимгановага РФ Мәгариф министрлыгының Почет грамоталары тапшырылды. Кайбер педагогларга Пермь крае Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамоталары, округ администрациясе, округ Думасы, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Август киңәшмәсенең тантаналы өлеше докладлар тыңлау белән дәвам итте, аларда мәгариф системасы үсеше нәтиҗәләре, 2022-2023 уку елына РФ Мәгариф министрлыгының төп карарлары, киләсе уку елында тәрбия эшчәнлеге үзенчәлекләре, округта физкультура һәм спорт үсеше юнәлешләре чагылдырылды. Шулай ук тиздән мәктәп коллективларына кушылачак яшь педагоглар тәкъдим ителде, чәчәк бәйләмнәре һәм композицияләре бәйгесенә йомгак ясалды. Чараның икенче өлешендә муниципаль методик берләшмәләрнең секция утырышлары узды.

— Һәрвакыттагыча, мәгариф үзгәрешләр кичерә. Быел да яңалыклар күп. Бу көтелгән хәл иде, чөнки мәгариф системасында тәрбия ягына юнәлеш беренче ел гына күзәтелми. Соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә, балалар арасында хәбәрдарлык, гражданлык позициясенең формалашуы җитмәү сизелгән, күрәсең. Барлык яңалыклар да уңышлы тормышка ашырылыр дип уйлыйм. Хезмәттәшләремне яңа уку елы башлану белән котлыйсым килә, барыгызга да илһам, иҗади күтәрелеш, рәхмәтле укучылар телим, — диде Барда гимназиясе директоры Г.Р. Ибраһимова.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *