Барысы өчен дә җавап бирде, һәркем өчен борчылды

Лукерья Екимовна Мельчакова
Лукерья Екимовна Мельчакова

Социалистик Хезмәт Герое, Барда район больницасының баш врачы Антонина Павловна Курочкинаның тууына 100 ел тулуга багышланган мәкаләләр циклын дәвам итеп, бу санда Л.Е. Мельчакова истәлекләре буенча материал бастырабыз.

Лукерья Екимовна тумышы белән Олы Сосновка районының Юрково авылыннан, аңа өч яшь булганда гаилә Лысьва шәһәре янында урнашкан Любимовский урман участогына күчеп китәргә мәҗбүр була. Бер елдан сугыш башлана, тиздән озак авырудан соң аның әтисе вафат була, җиде бала әниләре Рахманова Надежда Петровна тәрбиясендә кала. “Безнең салкын, ач балачак биредә, урман участогында узды, әни җирле алебастр заводында эшләде. Бүген әнинең истәлеге булып бары тик аңа Герой-ана буларак тапшырылган медаль генә калды. Җиде еллык мәктәптән соң, Лысьва медицина училищесын тәмамлап, дустым Людмила белән Бардага килдем, миңа 17 яшь иде”, — дип әңгәмәсен башлады РФ Хезмәт ветераны.

1954 елның 6 августында кызлар Барда больницасына эшкә урнаша. Антонина Павловна Курочкина берсен шунда ук педиатрия бүлегенә, икенчесен хирургия бүлегенә шәфкать туташы итеп билгели. Лукерья Екимовна әле дә үзенең хезмәт хакы 45 сум булуын хәтерли.

— Беренче тапкыр педиатр Рәисә Габделгалим кызы Ганиева белән эшләргә туры килде. Больницага килгәндә балалар бүлеге йогышлы авырулар барагы бинасының бер өлешен алып тора иде, терапия корпусы төзелеп беткәч, аны шунда күчерделәр. Терапия корпусы бинасы 1966 елга кадәр бер катлы, яртылаш кирпеч, ягъни җирдән кирпеч, өсте агачтан булды. Палаталар озын коридор буенча бер яктан гына урнашкан иде, — дип искә ала әңгәмәдәшем.

Ул елларда эш шартлары авыр, корпусларда салкын була, лампалар белән файдаланалар. Санитаркалар бу лампаларны чистарталар, юалар, ягулык салалар, шулай ук мичләргә ягып биналарны җылыталар, атларда китерелеп, махсус бинада кыздырылган кайнар суны чиләкләр белән корпуслар буенча тараталар. Соңрак больница шәһәрчегендә су челтәре барлыкка килгәч, бу бина сүтелә.

Л.Е. Мельчакова сүзләренчә, шәфкать туташларына да өстәмә эшләр эләккән. Төннә дежур торганнар, дарулар таратып ишегалды буенча йөрегәннәр, утын да өяргә туры килгән, язын хәтта утын әзерләргә дә барганнар. Шприцларны эшкәртү күп вакыт таләп иткән, чөнки ул чакта бер тапкыр кулланыла торганнары булмаган, шуңа күрә процедуралардан соң энәләрне чистартып, аларны шприцлар белән бергә юганнар һәм кайнатканнар. Соңрак автоклав аппараты барлыкка килгәч, кайнатудан стерильләштерүгә күчкәннәр. Гомумән, бөтен эштә дә катгый тәртип һәм чисталык булган. Мәсәлән, бүлектә яткан авыруларга үз өендәге киемендә булу тыелган. Аларга больница киеме: хатын-кызларга ак эчке күлмәк, ә ирләргә ак ыштан һәм күлмәк бирелгән.

— Антонина Павловна Курочкина бик мәрхәмәтле, ярдәмчел, гади кеше иде — андыйлар хәзер юк. Ул үзенең хезмәттәшләренә, авыруларга яхшы мөнәсәбәттә булды. Бернигә дә карамастан, барысына да булышырга тырышты. Аны еш искә алам. Тик шунысы кызганыч, ул үзенә тиешле игътибар бирә алмады, больничныйга да чыкмаска тырышты, ә еллар үзенекен ала бит. Әгәр кан басымы югары булса, тиз-тиз генә кереп, укол куярга куша да янә эшләре буенча чыгып йөгерде. Антонина Павловна тормышның бөтен авырлыкларын лаеклы үтеп чыкты. Барысы өчен дә җавап бирде, һәркем өчен борчылды. Ул елларда өлкән шәфкать туташы булып Носкова Елена Федосовна эшләде. Ул да инде исән түгел, — ди ветеран. Соңрак педиатрия бүлегеннән ул терапиягә күчә һәм озак еллар үз вазыйфаларын шунда башкара. Аның гомуми хезмәт стажы 39 елга тигез. 1994 елдан лаеклы ялга чыга.

Укучыга ул вакытта ару-талуны белмичә эшләгәннәр генә кебек тоелырга мөмкин, әмма иҗатка да вакыт тапканнар. Озак еллар больница каршында хор була, анда рус һәм татар телләрендә җырлар башкаралар. Коллектив төрле чараларда, клуб концертларында катнаша. Антонина Павловна композитор Харито Николай Ивановичның 1910 елда иҗат ителгән һәм ул елларда популяр булган “Отцвели хризантемы” романсын ярата. Хор бу әсәрне баш врач үтенече буенча еш башкара. “Җыр безгә төзәргә һәм яшәргә ярдәм итә”, диюләре дөрестер ул.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *