Орденлы укытучы Гөлчирә апа

Гульчира-апа

Таһирова Гөлчирә Сәйфетдин кызы турында күптән язарга уйлап йөргән идем. Миңа аның белән күп аралашырга туры килде. 1980 елларда аңа 80 яшь булса да, ул үзенең тормышы турында шулкадәр матур итеп сөйләде, әйтерсең барысы да кичә генә булган. Аның хәтеренә таң калдым, ул укучыларын исеме һәм фамилиясе белән атый иде. Сезгә дә аның сөйләгәннәрен, иң кече кызы Резеда ападан алынган истәлекләр белән уртаклашам.

Гөлчирә Сәйфетдин кызы 1900 елның 10 ноябрендә Сарапул шәһәрендә туа. Аның әтисе Сәйфетдин абый шәһәрдәге заводларның берсендә гади эшче булып эшли, әнисе балаларын тәрбияли, байларның идәннәрен, керләрен юа.

Резеда апа әнисенең бала чагы турында сөйләгәннәрен исенә төшереп: “Мин буйга бәләкәй булганмын, әни мине үзе белән абыстайларга алып бара иде. Абыстай рөхсәте белән ул уздырган дин дәресләренә кереп утыра идем. Күпмедер вакыттан соң абыстай укучы кызлардан өйрәнгән догаларны яттан сорый башлады, алар белмәгәч, мин кулны күтәреп җавап бирдем. Шуннан соң абыстай әнигә: “Кызың бик зиһенле, укытырга тырыш“, — дип әйткән. Күрәсең, әни аның сүзләрен исендә тотып, мине укытырга тырыштылар. Биш бала арасыннан бары тик мин генә белемле булганмын“, — дип сөйләде.

Гөлчирә апа мәктәптә белем алгач, укуын Сарапул шәһәрендәге укытучылар әзерләүче иң борынгы уку йорты – хатын-кыз укытучылар гимназиясендә дәвам итә. Анда 1882 елдан башлап башлангыч классларда укыту өчен укытучылар әзерлиләр. Уку йортын тәмамлаганнан соң, Гөлчирә Сәйфетдин кызы 1919 елда Сарапул шәһәре мәктәпләренең берсенә башлангыч класслар укытучысы булып урнаша һәм анда өч ел, аннан бер ел Воткинск шәһәрендә укыта.

Тарихтан белүебезчә, 1921-22 еллар илебездә ачлык еллары булып хәтердә калган. Шуңадыр инде ул вакытларда укытучыларга хезмәт хакын акчалата түгел, ризыклата биргәннәрдер. “Хезмәт хакын безгә дуңгыз ите белән түлиләр иде. Әтием Сәйфетдин динле кеше булганга, ул итне өйгә кертергә кушмый иде, без аны башка төрле ризыкка алмаштыра идек“, — дип сөйләгәне истә калган ди Резеда апа.

1923 елларда Барда районы Сарапул округы составына кертелә. Шәһәрдә туган һәм эшләгән кыз татар һәм рус телләрен бик яхшы белә. Шуңадыр 1924 елны Гөлчирә Сәйфетдин кызын укытырга Барда районына билгелиләр. Бу елларда районда совет мәктәпләре ачыла башлый. Гөлчирә апаны иң беренчеләрдән булып ачылган Әрҗән мәктәбенә билгелиләр. Шулай ук аңа Озын Ялан, Акбаш мәктәпләрендә укытырга туры килә. “Акбаш мәктәбендә көндез балаларны, ә кич белән яшьләрне укыта идек“, — дип сөйләгәнен хәтерли Резеда апа. Күрәсең, илдәге белемсезлекне бетерүдә аның да өлеше зур булган.

Шул елларда Гөлчирә апа гомерен шулай ук балаларга белем бирүгә багышлаган Таһиров Шәмсевәли белән бәйли. Аның язмышы турында да берникадәр әйтеп китәргә кирәктер.

Таһиров Шәмсевәли Кадыйр улы 1899 елны Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә Татарстаннан күчеп урнашкан Кадыйр Биктаһир улы һәм Сәхибҗамал Мөхетдин кызы гаиләсендә беренче бала булып туган. 1900 елларда алар гаиләләре белән Йөкшер авылына күченәләр. Заманына күрә хәлле кешеләр булганнардыр, Йөкшер авылында яшәүче олылар бу гаиләне искә алганда: “Кадыйр бабай бик яхшы кара атын җигеп чыга иде“, — дип сөйлиләр. Шунысы да мөһим, аларның 3 балалары да — Шәмсевәли, Нәфисә һәм Фәйзерахман — белем алып, район мәктәпләрендә укытучы булып эшлиләр. Шәмсевәли Кадыйр улының Каҗмакты мәдрәсәсендә белем алуы турында Муллаәхмәт Мансуров китабының 38 битендә язылган.

Таһиров Шәмсевәли гаиләсе 1925-1930 елларда Акбаш авылында, ә 1930-1935 елларда Бардада укыта. Ә 1936 елда балалары белән Үдик авылына күчеп киләләр һәм тулы булмаган Үдик урта мәктәбенә эшкә билгеләнәләр. Бу мәгълүмат Таһирова Гөлчирә Сәйфетдин кызының хезмәт кенәгәсеннән алынды.

1936-1938 еллар тарихка иң авыр репрессия еллары булып кереп калган. Таһировлар гаиләсен дә репрессия җилләре читләтеп үтми.

1936 елда яңа уку елы август аенда Оса шәһәрендә үткәрелгән киңәшмәдән башлана. Бу киңәшмәдә Таһиров Шәмсевәли дә катнаша. Анда доклад сөйләгән кеше Шәмсевәли Кадыйр улын һәм анда катнашучы калган 45ләп яшь укытучыны троцкийчы булган дип, алар кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Бу вакыйга 1936 елның 11 декабрендә була. Резеда апа сөйләвенчә, бер елдан соң, кулга алынганнарны Бардага алып килеп, ябык суд үткәрәләр һәм карар чыгаралар: мөлкәтләрен алырга һәм атырга (09.12.1937) (“Годы террора“ китабы, өченче кисәк, 5нче том). Таһиров Шәмсевәли Кадыйр улын 15 декабрьдә Свердловск төрмәсендә аталар. Бары тик 1957 елның 7 мартында гаепсез дип аклана ул (44-У-240нче справка).

Гөлчирә апа ул елларны искә алып менә нәрсәләр сөйли: “Минем һәм гаиләм өчен иң авыр көннәр башланды. Авылдагы бер кеше белән дә сөйләшергә ярамый иде. Бер ел буена минем һәрбер дәресемә НКВДдан килгән тикшерүче кереп утырды. Әйтелгән һәр сүзне язып барды. Шундый бер математика дәресе истә калган. Дәрес бетеп килә, ә минем өй эше бирелмәгән. Кулга акбурны алдым да тактага мисалның номерын язып: “Балалар, өй эше шушы мисал булыр“, — дип әйтүгә, звонок шалтырады һәм мин җиңел сулап куйдым.

Үдик авыл кешеләренә дә рәхмәтем зур минем. Балаларымны да, үземне дә ач итмәделәр. Сөйләшергә ярамагач, минем мәктәптән кайтуыма капка алларына чиләге белән аертылган сөт чыгарып куя иделәр. Сөтне алып кайтам, иртәгесен буш чиләкне капка алдына куеп китә идем. Минем сөт күтәреп кайтканны күреп балалар: “Ур-ра, бүген сөт эчәбез!“, дип каршы ала иделәр“.

Кызы Резеда апаның Үдиктәге тормышы түбәндәгечә исендә калган: “Без, балалар, әнинең эштән кайтканын түземсезлек белән көтә идек. Үзебезчә уен таптык, вак таяклар алабыз да: “Әти кайта, әти кайтмый“, дип уйный идек. Бәйрәм җиткән саен әтине көттек. Шулай да әнигә похоронка килде дип беләм. Ә әтине 1937 елда Свердловск төрмәсендә атып үтергәннәр. Әни бу хакта белми үлде.

Хуҗалыгыбызда конфискацияләрлек әйбер булмагандыр инде. Шуңа күрә Кадыйр бабайның яхшы атын алдылар, дип истә калган. Әнине тикшерүче кешегә дә рәхмәтлемен. Чөнки, әгәр дә ул әни өстеннән хәбәр итсә, безнең тормыш ничек булып бетәр иде, билгесез. Әти булмаса да, әни белән үскәнгә бик тә сөенәм. Аннан соң Үдиктә ике яклы йортта торуыбыз исемдә. Берсе ягында без, ә икенче якта Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнүчеләр яши иде. Алар безне рус телендә сөйләшергә өйрәттеләр“.

Гөлчирә апа Үдик мәктәбендә 1943 елга кадәр эшли, аннан соң ул Йөкшер башлангыч мәктәбенә укытырга кайта. Сугыш вакыты бит, анда да тормышлар җиңелдән булмый.

Резеда апа: “Без Үдиктәге йортны сыерга һәм бер капчык ашлыкка алыштырып биреп куйдык. Йөкшергә сыер белән кайттык. Әни иртәнге якта укытса, аннан соң һәр йорт саен йөреп, оекбашлар, ике бармаклы перчаткалар бәйләтеп, фронтка посылкалар җибәрә иде“, — дип исенә ала.

Гөлчирә апаның анда укытуы турында болай сөйләгәне истә: “Укучылар белән уңышны җыеп алгач, басуда калган башакларны җыеп тапшыра идек. Аны икенче елда мәктәпкә аерым чәчтеләр. Укучылар белән тәрбияләп үстердек. Уңышын җыеп алып, онга тарттырдык. Укучыларга көн дә икмәк пешерергә дип авылдан бер апаны билгеләделәр. Нигәдер ул пешерүченең икмәген килештермәдек. Шуннан соң икмәкне үзем пешерә башладым. Озын тәнәфестә барлык укучыларны шул пешергән икмәк белән чәй эчерә идек. Шуңа да бер генә укучым да мәктәпкә килми калмый иде, яхшы да укыдылар. Шушы хезмәтләрем өчен мине Ленин ордены белән бүләкләргә дигән карар чыгардылар. Ләкин “халык дошманы“ хатыны булганга мине Ленин ордены түгел, ә “Почет билгесе“ ордены (122000, орден кенәгәсе 1949 елның 10 июнендә теркәлгән) белән бүләкләделәр“.

1946 елның 20 мартында Таһирова Гөлчирә Сәйфетдин кызы “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен“ (А ¹ 066146 таныклыгы), 1975 елның 7 маенда “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел“, 1979 елның 28 февралендә “Хезмәт ветераны“ медальләре белән бүләкләнә.

Күп кенә олы яшьтәге апалар һәм абыйлар хәзер дә Гөлчирә апада укыганнарын исләренә төшерәләр. Гөлчирә Сәйфетдин кызы Акбаш җидееллык мәктәбендә 1949 елдан алып 1956 елга кадәр башлангыч класс укытучысы булып эшли. 1956 елда лаеклы ялга чыга. Башта Акбашта, аннан соңгы елларын Пермь шәһәрендә кызы Резеда гаиләсендә яши. 1994 елда үлә, Акбаш зиратында җирләнә.

Зөһрә Мостаева.

Акбаш авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *