Алар — җиӊүчеләр буыны

Антонина Павловнаныӊ вафатыннан соӊ район үзәк больницасын төрле кешеләр җитәкли, ә 2013 елныӊ августыннан бу вазыйфаны И.Ә. Сәгыйдуллин башкара. А.П. Курочкинаныӊ 100 еллыгында без, асылда, аныӊ эшен дәвам итүче кеше белән аралашмый кала алмадык.

— Антонина Павловна белән беренче очрашуым кечкенә чагымда булды, әле мәктәпкә дә йөрми идем. Больницага кабул итүгә алып килделәр, ә врач миӊа бик өлкән яшьтә кебек тоелды, мәрхәмәтле, тыныч иде. Исәпләп карасаӊ, ул чакта А.П.Курочкинаныӊ минем хәзерге яшемдә булуын аӊларга мөмкин. Ә 53 яшьтә мин үземне бөтенләй олы кебек хис итмим, — дип елмаеп искә ала Илнур Әдhәм улы.

Антонина Павловна безнеӊ арабыздан инде 38 ел элек китүгә карамастан, әле дә аныӊ эшкә сәләтлелегенә hәм хезмәтенә бирелгәнлегенә сокланабыз. Хезмәттәшләренеӊ истәлекләренә, шулай ук башкарган эшләренә таянып, аныӊ җаваплылык, намуслылык сыйфатлары белән аерылып торуын, совет табибыныӊ чын чагылышы булуын күрәбез.

И.Ә.Сәгыйдуллин сүзләренчә, А.П.Курочкина үз эшенеӊ остасы була. “Башкача моны аӊлатып булмый бит. Чөнки бүген без кулланган технологияләр hәм мөмкинлекләр ул вакытта юк иде. Аныӊ күп компонентлы наркозсыз операция ясавын күз алдына да китерә алмыйм хәтта, бу технологияләр Бардада 80нче елларда гына барлыкка килә. А.П. Курочкина кебек эфирлы наркоз астында кесарев кисеме белән бала таптыру яки корсак куышлыгына операция ясау бик авыр. Мондый наркоз белән мускуллар йомшармый, тонуста була hәм аларныӊ үзләрен ничек тотачагын алдан фаразларга кирәк. Хәзерге заманча наркоз мускулларны йомшарта, аныӊ тәэсире тәмамланганнан соӊ гына мускуллар тонуска килә hәм кеше хәрәкәт итә, мөстәкыйль сулый башлый. Бу хакта медицина үсеше биеклегеннән уйлап, Антонина Павловнаныӊ ни дәрәҗәдә яхшы хирург булуын аӊлыйсыӊ”, — дип уртаклаша баш врач.

Бүген белгечләр заманча җиhазларга, инструментларга, тегү материалына тәмам ияләште hәм, әлбәттә, А.П.Курочкинаныӊ яраларны капрон, ефәк, кетгут белән тегүенә ис китәрлек. Больницаныӊ җиhазларына килгәндә, ул чакта аппаратлардан бары тик рентген гына була, лабораториядә иӊ гади анализлар ясыйлар, гемоглобин дәрәҗәсен шкала буенча ачыклыйлар. Ул елларда заманча эндоскопик җиhазлар, УЗИ, канныӊ биохимик анализы турында хәтта хыялланасы да түгел, ә донорлар каныныӊ запасларын саклау мөмкинлеге булмый.

Врачлык эшчәнлегеннән тыш, А.П. Курочкина 30 ел Барда районы сәламәтлек сагын җитәкли hәм үзенә йөкләнгән бурычларны бик яхшы башкара. “Ул эшли башлаганда районда трахома, туберкулез, дифтерия кебек авырулар таралган, ә яӊа туган балалар арасында бигрәк тә туберкулез менингитыннан үлүчеләр күп була. Без аныӊ нинди тырышлык белән боларны ерып чыгуын күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул елларда медицина персоналы белән дә хәл бик киеренке була. Антонина Павловна бу проблеманы чишү юлын таба, трахоматоз шәфкать туташлары курсларын оештыра. 40 кыз сайлап алына, аларныӊ күбесе мәктәптән соӊ ук килә, кыска гына вакыт эчендә кызлар шәфкать туташлары бурычларын үзләштерәләр”, — диде әӊгәмәдәшем hәм кайбер кызыклы фактларга тукталды.

И.Ә.Сәгыйдуллин сүзләренчә, элек Барда районында өч даруханә (Бардада, Сарашта hәм Шермейкада) эшләгән, hәм алар хәзерге кебек медикаментлар сату “кибетләре” булмаган, дарулар аз китерелгән. Эремәләр, порошоклар, төрле препаратлар нәкъ менә шушы даруханәләрдә ясалган. “1932 елда больница шәhәрчегенеӊ биналарына өстәп тагын бер объект төзелә, ул төп корпуслардан ерактарак урнаштырыла. Бүген анда элек хирургия бүлеге булганын беркем хәтерләмидер дә инде. Сүз район суды бинасы турында бара. Әйе, әйе! 60нчы елларга кадәр нәкъ менә шунда операцияләр ясала”, — дип сөйли район үзәк больницасы җитәкчесе.

Больница шәhәрчегенеӊ берничә бинасы була, hәм Антонина Павловна бу учреждениене үстерүне дәвам итә. Больница өчен берничә объект, су башнясы төзелә, ә корпусларда акрынлап су, үзәк җылыту системасы барлыкка килә башлый. Бөтен район буенча 30га якын ФАП, СВА төзелә. Болар барысы да зур тырышлык белән башкарыла. А.П.Курочкина чын җиӊүчеләр буыны вәкиле ул. Илнур Әдhәм улы фикеренчә, район халкы Антонина Павловнаныӊ нәкъ менә бездә эшләве белән бәхетле.

— Тормыш хәлләре hәм вакыт күзлегеннән караганда, кирәкле кешеләр кирәкле урында булып чыга. Бүген А.П. Курочкина исән булса, мин аӊа бик күп сораулар бирә, округта медицина үсеше турында фикер алыша алыр идем. Кызганыч, тик аныӊ гомере бик кыска булды, — дип нәтиҗә ясады И.Ә. Сәгыйдуллин.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *