Өйдә дә, эштә дә — гел бергә

Полиция бүлегендә ике гаилә пары эшли. Алар – Марат hәм Эльмира Мостаевлар, Ренат hәм Динара Тляшевлар.

Марат и Эльмира Мустаевы

РФ Эчке эшләр министрлыгы юридик институтында белем алганнан соӊ Марат Фәрит улы 1999 елда полиция бүлегендә хезмәтен участковый вазыйфасында башлый. Аннары ул тикшерүче, бүлек начальнигы урынбасары – тикшерүләр бүлекчәсе начальнигы булып эшли. 2015 елдан – ГИБДД бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы званиесендә.

Эльмира Марсель кызы Оса педагогия училищесын тәмамлый, аннан соӊ югары белем ала. Полиция бүлегенә 2001 елда килә hәм өч ел балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор вазыйфасын башкара. Хәзер ул – бүлек штабыныӊ мәгълүмат белән тәэмин итү группасы инспекторы, эчке хезмәт майоры званиесендә. Гаиләләрендә ике бала – Милена hәм Денис тәрбияләнә, алар Барда гимназиясендә укый. Мостаевлар унсигез ел бергә гомер итә.

Ренат и Динара Тляшевы

Ренат Мидхәт улы югары юридик белемгә ия. Армиядән соӊ Оса шәhәре полиция бүлегендә ДПС инспекторы булып эшли башлый. Динара Салих кызы полициягә эшкә әтисе үрнәгендә килә. Рәсәй Халыклар дуслыгы университетын тәмамлап, Пермь крае буенча ГИБДД идарәсендә ДПС инспекторы хезмәтен башкара. 2014 елда Тляшевлар Ульяновск шәhәренә күчеп китә hәм шулай ук полициядә эшләрен дәвам итә. Ә 2017 елда алар туган якларына кайта. Динара ПДН ОУУП бүлекчәсендә өлкән инспектор, полиция майоры званиесендә. Полиция капитаны Ренат – эксперт-криминалист. Алар шулай ук ике бала үстерә: кызлары Ариана – гимназия укучысы, уллары Адриан балалар бакчасына йөри. 30 июльдә Тляшевлар бергә яшәүләренеӊ унике еллыгын билгели.

Ике гаилә дә бүлектә эшләү елларында үзләрен грамоталы белгечләр, үз эшләренеӊ профессионаллары hәм лаеклы кешеләр итеп таныттылар. Бергә эшләү ир белән хатынны нык якынайта, алар полиция хезмәтенеӊ үзенчәлекләрен белә hәм бер-берсен яхшы аӊлый, бу аларныӊ гаилә мөнәсәбәтендә дә уӊай чагылыш таба. Эшләре ничек кенә катлаулы булмасын, алар балаларын тәрбияләүгә hәм яраткан мавыгуларына вакыт таба.

Мостаевлар да, Тляшевлар да бер-береӊне аӊлау, сабырлы булу, катлаулы хәлләрдә үзара ярдәмләшү бәхетле hәм ныклы гаилә нигезе дип исәпли.

Полиция бүлеге.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *