Кадерле урын булсын

Каенавылда Биәмби чишмәне төзекләндергәннәр, 11 октябрьдә ачу тантанасы да үтте. Бу изге эштә бөтен битараф булмаган район халкы катнашкан дип әйтсәк тә ярыйдыр. Мондый чакта форсаттан файдаланып изгелек орлыкларын чәчеп калырга кирәк бит! Тантанада район имам-мөхтәсибе Марат-хаҗи Мозафаров, Каенавыл имам-хатыйбы Сәлим хәзрәт Батыров, Каенавыл мәдәни үзәге директоры Венера Сарманаева, авыл активистлары hәм башка кунаклар катнашты.

Венера Сарманаева: “Оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә үзләренә тазалык, бәхет белән әйләнеп кайтсын шушы изгелекләре. Чишмәнеӊ суын озак-озак еллар эчеп яшәмәгә насыйп булсын”, — диде. Марат Нәшәт улы шулай ук шатлыгын белдерде: “Мондый изге эшләр булдыру дингә тугрылыкны да күрсәтә, димәк, авыл халкы Аллаh Тәгаләгә тәвәккәл булып яши. Чишмәләр ул – Ходаебызныӊ бүләге, сезгә файдасын күрергә насыйп булсын!”

Элегрәк бу урында шулай ук су алырга яратканнар, әмма болай уӊайлы, матур итеп төзекләндерү – әле беренче тапкыр. Бу эшләрне башлап җибәрүдә hәм аны оештырып ахырына җиткезүдә бигрәк тә авыл активистлары зур тырышлык куйганнар. Алар – Сария Сакаева, Фәнзилә Әбүбәкерова, Нурсия Ижгузина, Наил Габдушев, Фәим Әмиров, Назиф Исәнгулов. Акчалата да ярдәм итүчеләр күп булган, иӊ зур сумма бирүчеләр: Зөфәр Сакаев, Сөфхәт Надыров, Назим Ягъфәров, Рөстәм Мөэминов, Гөлназ Аптукова, Марс Михайлов, Шәүкәт Зимасов. Авыл мәчетендә җыелган сәдакадан да өлеш кергән. Материал, транспорт hәм хезмәтләре белән ярдәм итүчеләр дә күп булган. Илhам Дускаев ташын алып килеп биргән, Артур Яппаров транспорт hәм такта белән ярдәм иткән. Авыл халкы шулай ук ПМК-19 оешмасы директоры Гамил Халитовка hәм хезмәткәрләренә техника белән ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтле. Наил Мөхетдин улы матур итеп чишмәнеӊ беседкасын ясаган, исем тактасын да язып биргән, хәзер ерактан күренеп, халыкны җәлеп итеп, авылны тагын да бизәп тора.

Фәнзилә Мөхетдин кызы чишмәне кадерләргә кирәклеген аӊлатты: “Бу суны эчәргә, аш пешерергә, шифаланырга гына тотарга кирәк, юынырга, савыт-саба, кер юарга ярамый”, — дип сөйлиләр иде безгә. Аныӊ исеме дә бит гарәп телендә “пәйгамбәрләр белән” дигән мәгънәдә килә, димәк, чиста, шифалы”.

Сария Биҗан кызы бөтен оештыручылар, халык исеменнән ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерде hәм алга таба авыл өчен тагын да нинди хезмәтләр файдалы булуы турында үзенеӊ фикерен әйтте: “Без барыбыз да бик рәхмәтле, зур изгелек эшләнде авыл халкы өчен, аныӊ игелеген күреп яшәргә булсын инде. Эшләсәӊ эш күп ул, алга таба чишмә кырларына, юлына таш салынса, тагын да уӊайлырак булыр иде”. Чириз елгасына унике чишмә агып төшә икән, шуӊа күрә елга суы бик тәмле булган, элегрәк аннан су алып, кайнатып чәй эчкәннәр. Әмма соӊгы елларда елгада бигрәк тә чүп җыелган. “Хәзер елга пычранган, авылда яшәүче яшьләр бергәләшеп елганы чистартсалар тагын да бер зур файда китерерләр иде. Елгаларны, чишмәләрне чиста итеп карап тору – зур изге эшләрдән бит”, — дип өстәде Сария апа.

Алга таба Каенавыл халкына чишмә янында күрешеп, бергәләшеп догалар кылып, “бисмилләh”ләрне әйтеп, күӊелне сафландырып, шушы шифалы суны эчеп яшәргә булсын!

Артур УРАЗОВ.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *