Өйрәнергә килдек

Барда муниципаль округында 29 сентябрьдә эш сәфәре белән Лысьва шәhәр округы вәкилләре булып китте. Делегация Үдик hәм Каенавыл территориаль бүлекләрендә, Бардада төрле программалар, проектлар буенча төзелгән, ремонтланган социаль hәм спорт объектлары эшчәнлеге белән танышты.

Лысьва шәhәре Бардадан 259 км ераклыкта урнашкан. Аралар шактый булса да, үзара хезмәттәшлеккә, территорияләр эшчәнлеге белән танышуга комачауламады. Очрашуныӊ төп максаты итеп муниципалитетлар арасында партнерлык элемтәләре булдыру, шулай ук территорияләрне үстерүдә практик тәҗрибә алмашу максатында хезмәттәшлек урнаштыру билгеләнгән иде.

Үдик авылында кунакларны Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, аныӊ урынбасары И.С. Туйгелдин, Дума рәисе И.Р. Вахитов, төзелеш hәм торак-коммуналь хуҗалык идарәсе начальнигы А.Х. Сарбаева, округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев, Барда балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев, Үдик территориаль бүлеге начальнигы М.И. Галина, урта мәктәп директоры Л.Г. Сәетова каршы алды.

Лысьва шәhәр округы башлыгы Н.Л. Федосеев, аныӊ урынбасары Э.Х. Бакиев hәм территорияләр үсеше буенча идарә начальнигы Н.А. Ширинкина иӊ беренче Үдик урта мәктәбе янындагы хоккей бортлары белән универсаль спорт мәйданчыгы, мәктәп спорт залы белән таныштылар. 2020 елда Пермь крае хөкүмәтенеӊ 108-п санлы карарын гамәлгә ашыру нигезендә төзелгән бу спорт мәйданчыгы халык өчен бик уӊайлы. Төзекләндерелгән Үдик мәдәни-ял комплексы шулай ук яше-карты җыела торган урын, биредә төрле түгәрәкләр, социаль кино залы эшли, тренажер залында да шөгыльләнергә мөмкин. Үдик урамнары буенча кыска сәяхәт оештырылды, кунакларга төзекләндерелгән балалар бакчасы hәм модуль тибында төзелгән фельдшерлык-акушерлык пункты күрсәтелде.

Каенавылда территориаль бүлек начальнигы Л.Р. Рангулова, мәдәни-ял комплексы директоры В.В. Сарманова көтеп тора иде. Мәдәният учагы төзекләндерелгән, ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Сентябрь урталарында
“ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” ОООсы проекты кысаларында яӊа “Бәхет түбәтәе” арт-объекты (авторы В.В. Сарманова) урнаштырылган

Каенавылдагы хоккей бортлары белән универсаль спорт мәйданчыгы инде 3 елдан артык эшли.

— Төзекләндерү hәм төзелеш эшләре төрле программалар hәм проектлар хисабына тормышка ашырыла. Мәдәният учакларына халыкныӊ ялын оештыру өчен бильярд hәм теннис өстәлләре, телевизор, музыкаль үзәк, өстәл уеннары, кирәкле эш җиhазлары: печән кистерү өчен триммерлар, кар чистарту машинасы h.б. алынды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өстенлек бирелә, чаӊгылар, скандинав йөреше өчен махсус таяклар таратылды. Халык өчен уӊайлылыклар тудырырга тырышабыз, — диде Хәлил Газбулла улы.

Алга таба танышу округ үзәгендә дәвам итте. Габдулла Тукай исемендәге гимназиядә директор урынбасары Я.Г. Тайсина “Үсеш ноктасы” эшчәнлегенә караган ике кабинет: проект эшчәнлеге өчен бүлмә, цифрлы hәм гуманитар компетенцияләрне формалаштыру кабинеты белән таныштырды.

Барда мәдәният hәм ял үзәгендә алып барылган ремонт, төзекләндерү эшләре турында директор Э.Н. Мәүлитов сөйләде. Үзәк янәшәсендәге тагын бер хоккей бортлары белән универсаль спорт мәйданчыгын hәм мәктәпара стадионны караганнан соӊ, край авыллары арасында бердәнбер бассейнга ия “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексына юл тоттык. Сәфәр маршрутында күптән түгел “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында федераль, край hәм җирле бюджетлар хисабына сафка баскан модельле үзәк hәм балалар китапханәсе дә бар иде. Директор Л.К. Исакова күӊелле үзгәрешләр белән таныштырды. Моннан тыш Җәмигъ мәчетенә, Барда урта мәктәбе спорт мәйданчыгына hәм Г.Тукай скверына сәяхәт оештырылды.

Ахырда Н.Л. Федосеевтан Барда округында алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

— Без авыл территорияләренеӊ ничек үстерелүен өйрәнергә килдек, бит Лысьва шәhәр округыныӊ өчтән берен авыллар тәшкил итә. Үзгәреш процедуралары сезгә караганда алданрак башланды, тик бездә шәhәрләр үсешенә күбрәк игътибар бирелде. Максатыбыз – авылларны да пропорциональ hәм комплекслы үстерү. Барда территориясе уникальлеге белән аерылып тора, авыл территорияләре үсешен оештыруда яхшылар исәбендә. Гади телдә әйтсәк, без өйрәнергә дип килдек. Территорияләр җитәкчеләренеӊ, яшәүчеләрнеӊ үз җирлекләренә булган карашларына сокландык. Без, үзебездәгенеӊ киресен күрдек – биредәге авылларда яшәүчеләр үзләренеӊ торган җирләренеӊ кадерен беләләр, җирле администрация белән берлектә яӊа эшлекле алымнар уйлап табалар, балалар өчен, буш вакытларын файдалы уздыру өчен шартлар тудыралар, яӊа эш урыннары ачалар. Юллар төзелеше хуп күренеш, бездәге авылларда әлегә таш түшәлмәгән юллар күп кенә. Ә биредә без инфрастуктура үсешенә бөтенләй башка мөнәсәбәт күрдек. Сәфәребез уӊышлы булды, уӊай тәэсирләр алдык, — диде ул.

Тәҗрибә алу максатыннан быел безнеӊ төбәккә крайныӊ Нытва, Краснокамск, Соликамск h.б. шәhәр округларыннан килделәр. Җирле муниципалитет эшенеӊ нәтиҗәле алып барылуын раслаучы күрсәткеч бу.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *