Ил икътисадының мөһим тармагы

Ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә үз гомерләрен авыл хуҗалыгына һәм эшкәртү сәнәгатенә багышлаган һәм көндәлек хезмәтләрендә ил икътисадының бу мөһим тармагына өлеш керткән кешеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Агрономнар, тракторчылар, машинистлар, селекционерлар, ветеринарлар, умартачылар, балыкчылар һәм башка белгечләр хезмәте нәтиҗәсендә безнең өстәлләрдә һәрвакыт яңа сыйфатлы продуктлар бар. Элек-электән уңдырышлы җирләребездә хезмәт сөючән кешеләр яшәгән. Моннан йөз ел элек барлыкка килгән муниципалитетыбызның да авыл хуҗалыгы тармагында үсеш алуы гаҗәп түгел. Ә бүген бөтен край буенча һәм аннан читтә дә “барда бәрәңгесе”, “барда балы” кебек брендлар танылу алды…

Бәйрәм алдыннан без авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы һәм белгече Г.И. Акчардакова һәм Р.В. Адутова белән бергәләп лаеклы рәвештә алдынгылар дип атап булган хуҗалыкларда булдык. Гөлназ Илфат кызы сүзләренчә, округның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта аграрийлар җирләрне язгы чәчүгә әзерләү, бөртекле культуралар һәм бәрәңге орлыклары салу белән мәшгуль. “Якынча мәгълүматлар буенча, 7000 тоннадан күбрәк ашлык һәм 2500 тоннадан артык бәрәңге җыелган. Уңыш узган корылык елы белән чагыштырганда 50 процентка күбрәк. Гомумән, хуҗалыклардагы күрсәткечләр куандыра. Быел аграрийлар тарафыннан 200 гектардан артык файдаланылмый торган җир әйләнешкә кертелде, 10 млн. сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Туңга сөрү 4 мең гектардан артык мәйданда узачак, бүгенге көнгә план 78 процентка үтәлгән. Сөт җитештерү күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк, бу өлкәдә нигездә “Искир”, “ТРИуМФ” ОООлары, Масальских һәм Балтаева крестьян (фермер) хуҗалыклары шөгыльләнә”,- дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе.

Ел саен Пермь крае Агросәнәгать комплексы министрлыгы төрле программалар һәм субсидияләр кысаларында аграрийларга ярдәм итү максатыннан шактый средстволар бүлеп бирә. Шулай ук грант бирүгә конкурс сайлап алуы игълан ителә, финансларны гаилә фермасы үсешенә юнәлтергә була. Быел территориябездән әлеге юнәлеш буенча ике КФХ катнашты, аларның проектлары бәрәңге үстерүгә кагылды. Шунысы куанычлы, ике проект та хупланды һәм безнең фермерлар край ярдәмен алачаклар. Конкурс сайлап алуын узучыларның берсе — районыбызда танылган бәрәңге үстерүче Илһам Нәгыйм улы Дускаев.

Глава КФХ — Илхам Дускаев

— Ике ел рәттән һава торышы сөендерми. Бәрәңге яхшы үссен өчен дымлылык кирәк, ә яңгырлар ике айлап булмады. Әмма бөртеклеләргә быелгы һава торышы “ошады”, яхшы солы һәм бодай уңышы җыелды. Ни дисәң дә, без — җирдә эшләүче кешеләр һәр язда өмет белән алга карыйбыз һәм янә җир сөрәбез, янә чәчәбез һәм утыртабыз. Быел бәрәңге уңышы теләгәнчә булмаса да, өмет белән яшибез. Күргәнегезчә, бәрәңгене утыртуга әзерләдек, туңга сөрдек, — дип уртаклаша КФХ башлыгы.

Каенавыллы И.Н. Дускаев сүзләренчә, бу көздә хуҗалыкта 40 гектар җирдән 600 тоннадан артык “икенче икмәк” бүлбеләре, ягъни һәр гектардан 160 центнерга якын бәрәңге җыелган. Уңышның алтыдан бер өлешен орлыклык бәрәңге тәшкил итә. Хуҗалыкта сату эше күптәннән җайга салынган. КФХ округның мәктәпләре, ашханәләре, балалар бакчалары белән эшли. Шулай ук Пермьдәге “Заостровка” күпләп сату базарында да барда бәрәңгесе популяр. Илһам Нәгыйм улы барысын да сатып булмаса да кайгырмый, аның уңайлы саклау урыны бар, мич тә урнаштырганнар, шуңа күрә көчле салкыннар куркыныч тудырмый, бәрәңге язга кадәр яхшы сыйфатын саклап калачак.

— Төрле сортлар үстереп карадым. Бәрәңгенең иң яхшы сорты “Беллароза” дип тулы ышаныч белән әйтә алам. Башка төбәкләр аграрийлары да фикерем белән килешә. Ләкин мөһим кагыйдәне үтәргә кирәк — утырту материалы — орлык дүрт ел саен үзгәртелергә тиеш. Югыйсә бүлбеләр үз сыйфатларын югалтачак. Бәрәңге авыруларга тиз бирешүчән һәм кытыршылы (яргаланган) булачак, формасын һәм төсен югалтачак. Барысын да дөрес эшләсәң, бу сортның беркайчан да алдамаячагына ышанып була, теләсә-нинди һава торышында бүлбеләр эре, уңыш күп булачак. Безнең күзәтүләр буенча иң зур бәрәңге 800 граммлы иде, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Гомумән, Илһам Дускаев уңыштан канәгать. Көз җылы булганга күрә, ул уңышны саклауга керткәнче, бәрәңгене сортларга аера алуын билгеләп үтә. Бүлбеләр череми, ди. “Узган елларда башкача эшләдек, башта җыйдык, аннары ярты кыш сортларга аердык. Элегрәк бу ысул белән бәрәңгене 2-3 процентка гына югалта идек. Әмма куркыныч игенчелек зонасында яшәвебезне онытырга ярамый, яңгырлы елларда югалтулар зур була, шуңа күрә сортларга аеру ысулын да үзгәртергә туры килде. Авыл хуҗалыгында 1989 елдан бирле хезмәт итәм. Башта колхозда эшләдем, ә 2009 елда КФХ рәсмиләштереп, үз эшемне ачтым. Күпьеллык тәҗрибәгә карамастан, белемнәрне тулыландыру һәм яңа нәрсәләргә өйрәнү һәрчак мөһим”, — дип нәтиҗә ясады аграрий һәм грант средстволарын нәрсәгә сарыф итәчәген сөйләде. Аның сүзләренчә, ул яшелчә саклау бинасын, бәрәңгене сортлау һәм төрү линиясен сатып алырга, бәрәңге утырту мәйданын арттырырга һәм өстәмә эш урыннары булдырырга ниятли. Әлегә бу хуҗалыкта даими нигездә өч кеше: КФХ башлыгы һәм ике тракторчы эшли.

— Яңа ел бездә 1 январьдан түгел, ә март айларында башлана. Язгы чәчүдән соң түземсезлек белән көзне көтәбез, уңыш өчен борчылабыз, ә урып-җыюны тәмамлагач, яңадан җиң сызганып эшкә башлар өчен язга әзерләнәбез. Мин бүтән тормышны белмим һәм күз алдына да китерә алмыйм. Бәйрәмебез алдыннан коллегаларыма исәнлек-саулык, хезмәтебездән яңшы уңыш алуыбызны телим. Авыл хуҗалыгы яңа яшь кадрлар белән тулылансын. Барысына да уңышлар һәм зур казанышлар насыйп булсын, — диде фермер.

Илһам Дускаевтан аермалы буларак, А.Ә. Миназетдинова крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек белән шөгыльләнә. 2021 елда Альбина Әнгам кызы гаилә фермаларын үстерүгә грант алды. Средстволар ит ярымфабрикатлары җитештерү цехы өчен җиһазлар сатып алуга юнәлтелгән, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы да яңартылган, чөнки хуҗалар терлекләре өчен азык үзләре әзерлиләр. КФХ башлыгы мондый грантны беренче тапкыр гына алмавын билгели: “Элегрәк Пермь крае агросәнәгать комплексыннан алынган ярдәм нәтиҗәсендә терлек чалу цехын һәм ферма биналарын төздек. Аграрийларга ярдәм күрсәткәннәре өчен край җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә, андый грантларсыз куелган максатларга ирешү һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып бару авыр булыр иде”.

Альбина и Раиль Миназетдиновы

— Хуҗалыгыбызда эшчәнлекнең тулы циклы җайга салынды. Бу нәрсә дигән сүз? Барысы да азык әзерләүдән башлана. Кырларда терлекләр өчен үләннәр һәм бөртеклеләр үстерәбез. Сугым вакыты җиткәч, алынган чималдан ярымфабрикатлар әзерләнә. Продукцияне үз кибетебез аша сатабыз, округ мәктәпләренә тапшырабыз, башка социаль өлкә объектлары белән дә эшлибез. 100 гектарга якын җир эшкәртәбез. Быелгы җәй җылы булгач, азыкны да җитәрлек әзерли алдык. Зарланырга сәбәп юк, эшләргә генә кирәк. Хәзерге вакытта көтүлектә 50 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Алар барысы да кышлаячак. Терлекләрнең баш санын киметергә җыенмыйбыз, — диде КФХ эшләре белән идарә итүче Раил Гыйльмухан улы Миназетдинов.

Барда муниципаль округы территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре 13 октябрьдә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итәчәк. Әлеге мөһим вакыйга алдыннан А.Ә. Миназетдинова үз гомерләрен әлеге тармак белән бәйләүчеләрне котлады. Ул барысына да эшләрендә уңышлар, авыр хезмәтләрендә җиңеллек, ныклык һәм дөньялар тыныч булуын теләде. Шулай ук муниципалитет башлыгына һәм округ администрациясенең авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек идарәсе белгечләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Сәфәр ахырында авыл хуҗалыгы һәм эшмәкрәлек идарәсе начальнигы Г.И. Акчардакова хезмәтләре авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате белән тыгыз бәйләнгән барлык кешеләргә җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

— Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы ветераннары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар, сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм. Сезнең хезмәтегез авыр һәм кирәкле, сабырлыгыгыз һәм җиргә булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең көчегез белән яңа эш урыннары булдырыла, яңа культуралар һәм үсемлекләрнең сортлары үстерелә, сыйфатлы азык җитештерелә, авыл территорияләре саклана, муниципалитетыбызның, край һәм илебезнең икътисады үсә. Хезмәтегез белән сез сыйфатлы, кирәкле продукция булдырасыз. Сезгә мул уңышлар, хуҗалыкларыгызның үсешен телим.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *