Агыла да болыт агыла…

В составе жюри: Г. Мурат, Р. Жамал, И.Аширов.

Халык шагыйре Хәсән Туфанныӊ бу әсәрен нинди хис-тойгылар белән иҗат итүе ачык аӊлашыла: туганнарына hәм туган җиренә мәхәббәт, йөрәгеннән сыкрап чыккан сагыну-ярсу, сагыш белән тулы шигырь ул. Әдип бу юлларны 1951 елда, газизләреннән еракта чагында яза. Репрессияләнеп кулга алынуына инде унбер ел үткән, алда тагын газаплы күпме көннәр көтә… сагынырсыӊ, сагышланырсыӊ да шул!

Бу шигырь көйгә дә салынды, аны күп кенә җырчылар башкара — җыр сәнгате осталары да, үзешчәннәр дә. Ел саен үткәрелүче “Ике Туфан йолдызлыгы“ фестивалендә җыр шулай ук hәрвакыт яӊгырый…

Фестиваль Лысьва төбәгендә уза. Ул Әвәте авылыныӊ тәҗрибәле hәм иҗади эшләүче мәдәният хезмәткәре Дилүсә Нариманова идеясе белән башланды, Пермь крае Мәдәният министрылыгыныӊ “59нчы регионныӊ 59 фестивале“ программасына кертелде. Әвәтедә өч ел рәттән үткәрелде, аннан соӊ шәhәр сәхнәсенә күтәрелде. Исеменә салынган мәгънәне исәпкә алганда ул чыннан да зур сәхнәләргә лаеклы фестиваль!

Шагыйрь иҗатын hәм тормыш юлын белмәүчеләрдә шундый сорау туарга мөмкин: Хәсән Туфан исеме ничек Лысьва белән бәйләнгән? Урал белән ул яшьтән үк таныш була, ундүрт яшеннән бакыр рудникларында эшли. Лысьва металлургия заводында токарь да була. Шулай ук укытучы хезмәтен башкарырга вакыт таба. Биредә мәхәббәтен очрата. Луиза Салиәскәрова белән гаилә кора, ул иренә ике бала – кыз hәм ул бүләк итә. Нинди авыр чакларда да Луиза Хәсәнне ярдәменнән ташламый, тормышында ышанычлы таяныч була. Үзәкләрне өзәрлек “Әйткән идеӊ“ җырын ул нәкъ менә сөекле хатынына багышлый.

Лысьвада Х.Туфан эшләгән йортка мемориаль такта куела. Шушы вакыйга уӊае белән шәhәргә күренекле әдип Туфан Миӊнуллин килә. Ул халык белән очраша, Хәсәннеӊ биредәге эшчәнлеге турында сораша.

“Ике Туфан йолдызлыгы“ дигән исем менә кайдан туган. Ике бөек әдип, иҗатлары белән дәүләт бүләкләренә лаек булган ике халык язучысы. hәм шушы ике исемне берләштереп, муниципальара фестиваль үткәрү идеясе бик уӊышлы проект булып чыкты. Быел ул инде бишенче тапкыр үтте. Фестиваль кысаларында оештырылган иҗат бәйгеләрендә лысьвалылардан тыш күрше Березовка, Кунгур, Пермь, Кишерть, Кизел, Орда hәм Барда үзешчәннәре катнашты hәм уӊышлы чыгышлары, иҗади эшләре белән куандырды.

Мондый зур чаралар үткәрү күп төрле оештыру мәсьәләләре белән бәйле. Хуҗалар барысы турында да хәстәрлек күргәннәр иде. Бары тамашачылар азрак булу гына күӊелдә юшкын калдырды. Әле фестивальне югары дәрәҗәдә үткәрү өстенә анда Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы hәм Язучылар берлеге юллаган мәртәбәле кунаклар катнашуын билгеләргә кирәк. Юл ерак димәгәннәр, машинада сигез йөздән күбрәк чакрым үтеп, Туфаннар рухын саклаган шәhәргә килеп тә җиткәннәр. Шагыйрьләр — атказанган сәнгать hәм фән эшлеклесе, Язучылар берлеге рәисенеӊ урынбасары Рифат Җамал, атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай бүләге иясе Газинур Морат, җырчылар – Татарстанныӊ халык артисты Фердинанд Фәтхи, Татарстанныӊ атказанган артисты Гөлшат Имамиева, музыкант, дәрәҗәле конкурслар лауреаты Рафинад Сәлахов – алар иҗат бәйгеләрендә жюри әгъзалары буларак та эшләделәр, сәхнәдән котлау-сәламнәрен hәм матур чыгышларын да бүләк иттеләр. Тәбрикләүләр белән шулай ук край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Хәлил Фәрвазетдинов, аныӊ урынбасары Сәлим Назин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Идият Әширов чыгыш ясадылар.

Нинди бәйгеләр оештырылган иде? Драма иҗаты, татар җырын башкаручылар, hәвәскәр шагыйрьләр hәм нәфис сүз осталары конкурслары күпләрне җәлеп итте. Ә шәhәр мәдәни-эш үзәге фойесында халык hөнәрләре буенча осталык дәресләре үткәрелде. Әле ул гына да түгел: коллективлар башкаруында биредә шауба көйләре яӊгырап торды.

Ф. Фатхи поздравляет А. Якупову.

hәр номинациядә иӊ яхшылар билгеләнде, алар фестивальне оештыручылар hәм Казан кунаклары кулыннан бүләк алды. Драма иҗаты буенча Бардадан Әлфия Якупова беренче урынга лаек булды, бу Барда халык театры танылган артистыныӊ хаклы җиӊүе иде. Лысьва районы Әвәтедән “Шауба татарлары“ hәм Березовкадан “Умырзая“ коллективлары икенче hәм өченче булдылар. Татар җырын башкаручылар арасыннан беренче урынга Кунгур районыныӊ Янычи авылыннан “Энҗе“, Әвәтенеӊ “Сердәш“ ансамбльләре hәм шушы ук авылдан Әдис Асанов лаек дип табылды. Икенче дәрәҗә диплом белән Әвәтедән Ризана hәм Әминә Мәҗитовалар, Березовкадан “Умырзая“ коллективы бүләкләнде, шулай ук әвәтелеләр Фирая Мәҗитова, Эльвина Байсакина hәм Байтирәк авылыннан (Березовка районы) “Асылъяр“ дуэты өченче булдылар. Шигырь язучылар бәйгесе лысьвалы Илгизә Сайрановага җиӊү китерде. Кишерть районыныӊ Югары Солянка авылыннан Земфира Минибаевага икенче, Кунгур районыныӊ Казай авылыннан Фирдәвес Фәхрисламовага өченче урын бирелде. Нәфис сүз осталары конкурсында Орда районы Искеавылдан Гөлия Галиева беренчелек яулады. Икенче урында — Әвәтедән Ризана Мәҗитова hәм Розалина Игъдисанова, өченче урында алты кеше: Әвәтедән Элиза Байсакина, Карина Катлишина, Энҗе Асанова hәм Кизел шәhәреннән Мария Постоногова, Мәнзилә Әхтәмова, Фәридә Ширкалина.

“Ике Туфан йолдызлыгы“ фестивале турында язмабызныӊ исеменә чыгарылган җыр сүзләренә яӊадан кайтыйк әле. Тирән эчтәлекле бу җыр биредә дә яӊгырамый калмады, аны Әвәтедән Идая Миӊнебаева бик хисле итеп, үзенә хас моӊ hәм аhәӊ белән башкарды. Идая фестиваль кичәсен алып бару осталыгы белән дә тамашачы күӊелен яулады.

Лысьва районы татарлары җәмәгать оешмасы рәисе Зәмирә Мухаева, оешма hәм “Бәхет“ ансамбле әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре hәм киӊ җәмәгатьчелекнеӊ бердәм тырышлыгы белән шундый эчтәлекле, мәгънәле фестиваль үтте. Бу хакта Казан кунаклары да басым ясап билгеләделәр. Тәнкыйтьсез дә булмады: бәйгеләрдә катнашучыларга нәкъ менә ике Туфан әсәрләрен башкаруга әhәмият бирү зарурлыгы турында әйтелде. hәм, әлбәттә, катнашучылар hәм тамашачылар күбрәк булсын иде, дигән теләк-тәкъдим яӊгырады. Киләчәктә болар исәпкә алыныр, оештыручылар фестивальне тагын да югарырак дәрәҗәдә үткәрүгә ирешерләр, дип ышанасы килә. Бу проект моӊа лаеклы. Хәсән Туфан hәм Туфан Миӊнуллин иҗаты халык мәхәббәтенә лаек булган шикелле үк!

Эльмарт Уразов.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *