Өч йөз ел бергә

Пермьнеӊ 300 еллыгына әзерлек кысаларында 26-27 сентябрьдә зур бер чара үтте, ул “Пермьдә татар фәне hәм мәдәнияте көннәре, 300 ел бергә“ дип аталган социаль әhәмияттәге проект буенча оештырылган иде. А.М. Горький исемендәге край универсаль китапханәсендә ике көн дәвамында төбәк тарихын өйрәнүчеләр фәнни-гамәли конференциясе барды, “Пермь тарихы – татар халкыныӊ шәhәрне тергезүгә hәм үстерүгә, Рәсәй тау-руда сәнәгатен hәм тау-завод эшен үзләштерүгә керткән өлеше“ дигән исем астында барган бу төп чарада край hәм илнеӊ башка төбәкләре галимнәре, тарихчылары, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар катнашты.

Сүзне берничә ел элек булган вакыйгадан башлыйк әле. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан галимнәре hәм җәмәгать эшлеклеләре татар халкы тарихын өйрәнүгә зур әhәмият юнәлтеп, төбәк тарихын өйрәнүчеләрне туплау, алар өчен семинарлар оештыру, бу юнәлештә эшне җанландыру идеясе белән чыкканнар иде. Беренче конференция узды, аннан икенчесе, өченчесе – биш елда алты конференция, шул исәптән Казаннан тыш Уфада, Томскида да үткәрелде. Ә быел бу конференция географиясен киӊәйтү, анда урыннардагы төбәк тарихын өйрәнүчеләрнеӊ күбрәк катнашуын тәэмин итү максатыннан яӊа адым ясалды. Илнеӊ татарлар ишле булып яшәүче төбәкләре вәкилләре Казанга җыелды hәм автобуста Пермьгә юл алды. Алар биредә фән hәм мәдәният көннәрендә катнашты hәм яӊадан юлга чыкты – Свердловск өлкәсенә, аннары — Чиләбе якларына hәм яӊадан Казанга. Бу мавыктыргыч hәм файдалы сәфәр атнадан күбрәк дәвам итте.

Кайдан килеп туган проект бу? Шул сорау белән Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты А.Ә. Борхановка мөрәҗәгать иттем.

— Казанга төбәк тарихын өйрәнүчеләрне күпләп җыеп булмый. Алар саны зур, соӊгы вакытта бу хәрәкәткә кушылучылар нык артты. Шуӊа очрашуларны урыннарда үткәрү, төбәк тарихын өйрәнүчеләр hәм бер уӊайдан шәhәр-авылларныӊ тарихи ядкәрләре белән танышуны отышлы дип таптык. Бүген Пермьгә килгән зур делегациядә Рәсәйнеӊ дистәдән күбрәк республика hәм өлкәсе татар тарихчылары бар, фәнни-гамәли конференциядәге чыгышлар, экскурсияләр аша алар Пермь төбәгенеӊ үткәне hәм бүгенгесе турында тулы мәгълүмат ала алачаклар, — диде Альберт Әхмәтҗан улы.

Бөтендөнья татар конгрессында әлеге идеяне хуплап каршылыйлар hәм делегацияне хәерле сәфәр теләп олы юлга озаталар. Кунаклар арасында Түбән Новгород, Чувашстан, Мари-Эл, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Киров, Самара өлкәләре, хәтта ерак Новокузнецк шәhәре, башка регионнар төбәк тарихын өйрәнүчеләр, шулай ук Татарстан журналистлары, җәмәгать эшлеклеләре барлыгы мәгълүм булды.

Участники конференции — представители Пермского края

Пермьдә фән hәм әдәбият көннәре Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмәгать оешмасы, Пермь крае hәм Пермь шәhәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте тарафыннан hәм Пермь крае губернаторы, Пермь шәhәре администрацияләре, Татарстан Фәннәр академиясе, Рәсәй Фәннәр академиясенеӊ Урал бүлеге Пермь федераль тикшеренү үзәге ярдәме белән үткәрелде. А.М. Горький исемендәге край китапханәсе мәгълүмати ярдәм күрсәтте. Чараны ачу тантанасында край губернаторы администрациясенеӊ милли hәм дини мөнәсәбәтләр департаменты директоры А.А. Субботина, профессор, Пермь татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Д.Г. Закиров, профессор, Татарстанныӊ атказанган фән эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыныӊ татар төбәк тарихчылары белән эшләү буенча комитеты рәисе А.Ә. Борханов hәм башкалар тәбрикләү сүзләре белән чыктылар. Форумда катнашучыларга “Гүзәл Чулман“ бию ансамбле hәм Әдис Маликов гаиләсе артистлары матур номерларын бүләк иттеләр.

Мәгълүм ки, галим hәм җәмәгать эшлеклесе Данир Галимҗан улы Закиров Пермь төбәгенеӊ танылган татарлары, Бөек Ватан сугышы геройлары, төбәк үсешендә татарларныӊ роле турында китаплар авторы да, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү буенча да тәҗрибәсе зур. Фән hәм мәдәният көннәре шулай ук аныӊ инициативасы hәм мөхтәрият проекты нигезендә уздырылды. Шулкадәр колачлы чараны оештыру, сүзсез, җиӊелдән булмагандыр, hәм биредә хакимият органнарыныӊ, мөхтәрият советы әгъзаларыныӊ булышлыгы турында аерым билгеләргә кирәк.

Фәнни-гамәли конференциядә тәкъдим ителгән чыгышлар да күп темаларны үз эченә алды. Д.Г. Закиров “Пермь татарлары. Тарих hәм хәзерге заман. 300 ел бергә“ дигән мәсьәлә буенча чыгыш ясады. Дәүләт хакимият органнарыныӊ Пермь краенда татарлар мөнәсәбәтендә дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча эшчәнлеге турында А.А. Субботина сөйләде. Пермь крае татар халкыныӊ барлыкка килү hәм үсү тарихы буенча фәнни тикшеренүләр темасын тарих фәннәре докторы, профессор, Рәсәй Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты А.В. Черных яктыртты. Уралда татар төбәк тарихын өйрәнү торышы хакында А.Ә. Борханов фикерләре белән уртаклашты. Пермь крае татар милли-мәдәни мөхтәриятенеӊ эшчәнлеге белән аныӊ рәисе Х.Х. Фәрвазетдинов таныштырды. Төбәк тарихын өйрәнү буенча эзлекле эш алып баручы Н.Н. Шагаипов (Орда районы) руда белгече Баляк Русаевныӊ hәм Кояново руда сәнәгатьчеләренеӊ Урал тау-руда сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше турында чыгыш ясады. Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе С.Н. Назин чыгышын милли-мәдәни мөхтәриятнеӊ хакимият органнары белән үзара эшчәнлеге мәсьәләсенә багышлады.

Беренче көн азагында кунаклар Пермь шәhәренеӊ тарихи урыннары hәм hәйкәлләре белән таныштылар.

Иртәгесен конференция үз эшен дәвам итте. Катнашучылар игътибарына Пермь татар милли-мәдәни мөхтәриятенеӊ нәшрият проектлары, татар халкыныӊ сугышчан hәм хезмәт батырлыгы турында тикшеренүләр, халыклар дуслыгы, татар халкыныӊ милли үзенчәлеген саклауда иҗтимагый үзәкләрнеӊ роле hәм әhәмияте, Уралда унсигезенче-унтугызынчы гасырларда тау-руда сәнәгате, пермь татарлары – егерменче гасыр ахыры – егерме беренче гасыр башы публицистлары hәм мәгърифәтчеләре h.б. турында эчтәлекле чыгышлар, Д.Г. Закировныӊ “Шахтеры – гвардия труда“ китабына презентация тәкъдим ителде. Ә кичен кунаклар крайныӊ татар сәхнә осталары hәм “Пермь талантлары“ халык иҗаты фестивале лауреатлары катнашында матур концерт карады. Пермьдә узган фән hәм мәдәният көннәре, Пермь hәм пермьлеләр белән танышу, hичсүзсез, hәркемдә иӊ җылы тәэсирләр калдыргандыр, чөнки алар шәhәрнеӊ 300 еллык юбилеена багышланган hәм яхшы хәзерлек белән үткәрелгән чаралар иде.

Эльмарт Уразов.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *